Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Лечо 

Круглое Поле поселогыннан Ольга Хәертдинова кышкы чор өчен әзерләгән лечо рецептын тәкъдим итә.

Әлеге салатны әзерләү өчен
 2-3 кг помидор, 1 кг суган, 1 кг кишер, 1 кг баллы борыч, 1 стакан үсемлек мае, 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы уксус кирәк була. Мондый рецепт белән әзерләгән очракта 4 литр ярым продукт чыга. 

Реклама

Әзерләү ысулы:
Помидорларны иттарткыч аша чыгартабыз, суганны һәм борычны ярымай шәкелендә турыйбыз, кишерне эре угыч аша чыгарабыз. Үсемлек мае, шикәр комы, тоз салып, барысын бергә кушып болгатабыз. Килеп чыккан массаны уртача утта 40 минут пешерәбез. Сүндерергә 10 минут кала 3 аш кашыгы уксус салабыз. Әзер лечоны стерильләштерерлгән банкаларга тутырабыз да тимер капкачлар белән ябып өстен каплап куябыз. Суынгач базда яки салкынчарак урында саклыйбыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X