Көзге салкыннарга бирешмик
Көзге салкыннар – инфекцияле вирусларның активлашкан чоры. Организмы ныклы, иммунитеты көчле булмаган кеше чирләргә бик тиз бирешә. Температурасы күтәрелә, хәлсезлек барлыкка килә, буыннары, башы авырта башлый. Табиблар 38,5 градуска кадәр температураны дару белән төшермәскә тәкъдим итә. Шулай иткәндә сез терелүне тизәйтәчәксез генә, диләр. Мондый вакытта сыеклык эчәргә кирәк. Ә инде тән температурасы күтәрелүен дәвам итә икән, мәҗбүри рәвештә табибка мөрәҗәгать итү шарт. Салкын тиюдән ничек сакланырга, өзлегүләр булмасын өчен нишләргә? Үз киңәшләрен район үзәк дәваханәсе фельдшеры Зөлфия Нигъмәтуллина бирә.
Грипп эләктермәс өчен, беренче чиратта, гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Кулыгызны ешрак юыгыз, чөнки грипп белән транспортта, ишек тоткасы аша да, кул биреп күрешкәндә дә зарарланырга мөмкин. Кеше күпләп йөри торган урынга чыкканда борыныгызга оксолин мазе сөртегез. Дарулар кулланасыгыз килмәсә, гөлҗимеш, кара карлыган, кура җиләге кайнатмалары яки төнәтмәләре эчүне гадәткә кертегез. Сарымсак ашагыз һәм яшел чәй эчегез. Иртән контраст душ керү яхшы. Ул иммун системасын яхшыртуда һәм организмны саклауда бик нәтиҗәле чара.
Әгәр инде вирусны эләктерә каласыз икән, башкаларны да зарарламас өчен беренче симптомнар күренүгә үк өйдә калырга кирәк. Балаларны бакчага, мәктәпкә, түгәрәкләргә, күңел ачу чараларына җибәрмәгез. Постель режимын саклау яхшы, чөнки грипп вакытында йөрәк-кан тамырларына, иммун системасына йөкләнеш арта.
Температура 38-39 градуска җитсә, тиз арада авыл фельдшерын өйгә чакыртыгыз яисә ашыгыч ярдәмгә шалтыратыгыз. Шулай ук тукайлылар район үзәк дәваханәсенең 159нчы кабинетына табибка кадәр карау бүлмәсенә, я булмаса, участок терапевтына мөрәҗәгать итә алалар.
Йөткергәндә яки төчкергәндә авызыгызны һәм борыныгызны кулъяулык яки салфетка белән каплагыз.
Грипптан кала, көз көне башка төр авырулар баш калкытучан. Урамда әле һаман да җәйгечә киенгән кешеләрне, бигрәк тә яшьләрне күрергә мөмкин: кыска итәкләрдән, билне дә капламый торган курткалардан йөрүче кызлар да бар. Әлбәттә, матур, ләкин нәкъ менә шундыйлар цистит белән чирли башлый да инде. Бу вакытта гадәттә сидек куыгының лайлалы тышчасы зарарлана. Бу бик еш бәдрәфкә йөрүгә һәм авыртуга китерә. Цистит вакытында кешенең гомуми хәле дә начарлана, температура күтәрелә.
Циститтан саклану өчен урамда җылы киенеп йөрергә, бер төрле халәттә озак утырмаска (аерата салкын бүлмәдә), яхшы итеп тукланырга, авыр күтәрмәскә, йокыны туйдырырга, стресслардан сакланырга кирәк.
Сидек юлларын вакытында һәм дөрес итеп дәваламаганда чир өскәрәк күтәрелергә – бөерләрдә пиелонефрит барлыкка китерергә мөмкин. Бөерләргә көзге суыклар шулай ук тәэсир итә. Бөерләргә салкын тигәндә организм кискен респиратор инфекция йоктырган кебек хәлдә була: калтырата, температура 38 градустан югарырак күтәрелә. Симптомнары – арканың билдән аскы өлеше авырта, ботларга төшә, кеше тиз арый, баш авырта.
Туңу шулай ук ларингитка, ягъни тамак төбе авыртуга да китерергә мөмкин. Бу вакытта тамак төбе авыртып кына калмый, коры ютәл барлыкка килә, тавыш бетә. Авыруны туктату өчен тамакка ике тамчы хлорофиллипт майлы эремәсе тамызу нәтиҗәле. Борын куышлыкларына сары мәтрүшкә төнәтмәсе салу да файдалы. Бу процедураны ике сәгать саен эшләп торганда авыру бер көндә үтәргә мөмкин.
Салкынча кояшсыз кыска ультрафиолет җитмәгән көннәр кешедә күңел төшенкелеге, депрессия барлыкка китерүгә дә сәбәп була. Организмның мондый торышы гадәттә йокысызлык, тиз кабынып китүчәнлек белән билгеләнә.
Ләкин белеп торыгыз, көзге сезон – күңел төшерү, кәефсезлек чоры гына булырга тиеш түгел. Бу көннәрдә табигатькә чыгарга, аның матурлыклары белән хозурланырга, тормыштан ямь табарга өйрәнергә, үзеңне чыныктыру юлларын эзләргә кирәк.
ОРГАНИЗМГА НИНДИ ВИТАМИН ҖИТМИ?
Һәр витамин организмда мөһим функция үти. Организмга нинди витамин җитмәвен кайбер билгеләр буенча ачыклап була.
А витамины җитешмәү билгеләре: эңгер-меңгердә начар күрү, кара бетчәләр чыгу, иммунитет начарлану. Бу витамин чөгендер, кабак, кишер, кукуруз, шпинат, карбыз, абрикоста күп.
В төркеме витаминнары җитешмәү: начар йоклау, тиз ярсып китү, тире кычыту, ирен тирәсе ярылу. Бөртеклеләр, ипи, чикләвек, балык, кузаклылар ашарга кирәк.
С витамины җитешмәү: еш салкын тию, казналыклар канау, җәрәхәтләр озак төзәлмәү, чәч торышы начарлану, хәлсезлек. С витамины цитруслылар, шпинат, брокколи, киви, помидорда күп.
D витамины җитешмәү: аяклар ою, көзән җыеру, тешләр белән проблемалар башлану. Бу витамин кояш нурлары йогынтысында бүленеп чыга. Шуңа күрә кояшлы көннәрне күбрәк урамда йөрергә кирәк.
НИНДИ УРМАН ҺАВАСЫ ФАЙДАЛЫ?
Көз көне тузан басыла, һава сафлана. Мондый вакытта урманда йөрү бигрәк тә файдалы. Өстәвенә, бу чорда инде талпан кадалу куркынычы да кими.
Ылыслы агачлар урманы үпкә авырулары булган кешеләргә уңай тәэсир итә. Нарат урманы аеруча сихәтле. Андый урында һавага сумалалы матдәләр бүленеп чыга, алар үпкәдәге газлар алмашын яхшырта, сулыш алуны җиңеләйтә, тын юлларындагы кан әйләнешен җайга сала, ютәлне дәвалый. Ләкин гипертоникларга, йөрәгендә ишемия авырулары булган, бөере сырхау кешеләргә ылыслы агач урманнарында озак йөрергә ярамый. Чөнки баш авыртырга, йөрәк тибеше бозылырга, колак шауларга, тын кысылырга, кан басымы күтәрелергә, йокысызлык борчырга мөмкин.
Яфраклы агачлар үскән урманның һавасы бөтен кеше өчен дә шифа. Хәтта йөрәге авыртканнарга да ул сихәт бирә. Мәсәлән, имәндәге файдалы фитонцидлар кан басымын җайга сала, стрессны бетерә. Юкә бүлеп чыгарган флавоноидлар организмдагы күзәнәкләрне зарарланудан саклый, кан тамырларының сузылучанлыгын арттыра, нервларны тынычландыра. Юкә урманында йөрү баш авыртуын баса, стресстан арындыра. Каен һаваны ионнарга баета, игътибарны тупларга ярдәм итә. Каштан нерв киеренкелегеннән коткара, йокысызлыкка каршы көрәшергә булыша.
Яфраклы агачлар үскән урманда әкрен генә саф һава сулап йөрүнең берәүгә дә зыяны юк. Йөрәк-кан тамырлары системасында тайпылышлар күзәтелгән кешеләргә генә сак булырга кирәк.
ИММУНИТЕТНЫ НЫГЫТУ ӨЧЕН
* 300 грамм чистартылган әстерхан чикләвеген, 300 грамм күрәгәне, 300 грамм йөземне һәм 3 лимон кабыгын иттарткычтан чыгарып, 1 аш кашыгы бал белән бутагыз. Олы кешеләргә көненә бер аш кашыгы, балаларга көненә бер чәй кашыгы ач карынга эчәргә киңәш ителә. Әзер катнашманы суыткычта саклагыз.
* 1 килограмм кара миләшне угычтан чыгарып, 1,5 килограмм шикәр комы белән болгатып куярга. 1әр аш кашыгы итеп иртән һәм кич өч атна дәвамында кулланырга кирәк.
* 2-3 баш суганны вак итеп турап, 200 грамм шикәр комы белән болгатырга. Шуңа 0,5 литр су салып әкрен утта сәгать ярым кайнатырга. Катнашма суынгач, аңа 2 аш кашыгы бал салырга. Сөзеп, пыяла савытка салырга. Берешәр аш кашыгы итеп көненә 3-5 тапкыр эчәргә.
ҮЗЕҢӘ МАССАЖ ЯСА
Массаж тирене йомшарта, кан әйләнешен, буыннар бөгелешен яхшырта, мускулларны һәм сеңерләрне ныгыта. Массаж нәтиҗәсендә бөтен гәүдә җиңеләеп киткән кебек була, шунлыктан аны бик арыган чакларда эшләтергә кирәк. Массаж ясаганчы кайнар душка, мунчага керелсә, бассейнда йөзелсә, яхшы була. Бу очракта арыганлык, нерв киеренкелеге бетә, кәеф яхшыра.
Массаж ясаучыга йөрү мөмкинлеге юк икән, аны үзең яса. Бу очракта чит кеше ярдәме кирәкми. Башта гәүдәнең теге яки бу өлешен уч төбе белән ышкыгыз. Аннары аяк-кулларны яздыруга күчегез. Кулыгызны аска-өскә таба йөртегез. Гәүдәнең яссы мускулларын һәм буыннарны зур бармакларны әйләнүле хәрәкәтләндереп языгыз, моны учыгызның беләзеккә якын өлеше белән дә эшләргә ярый.
Икенче алым – чәбәкләү. Моны бармак очлары, учлар белән (аркада кул кырые белән) яки җиңелчә кысылган йодрык белән эшлиләр. Процедура азагында ышку хәрәкәтен кабатлыйлар – тик бу юлы аны йөрәккә таба юнәлтәләр. Мәсәлән, аяк бармакларыннан бот төбенә таба.
«Ашыгыч ярдәм», «Авырмас өчен 101 киңәш» газеталары язмалары кулланылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев