Якты юл
  • Рус Тат
  • Көз айларында бакча эшләре

    Көзнең дә бер ае үтеп бара. Бакчаларыбызда алмагачлар балланып, миләшләр һәм баланнар алланып, чәчәкләр нурланып, күңелгә рәхәтлек биреп утыра. Күпләр инде өлгергән уңышны җыеп, аны эшкәртеп, саклауга куюны тәмамлады. Ләкин алда салкын кыш. Җиләк-җимеш агачларын кышка әзерләү җәй айларында ук башланса да, төп эшләр, нигездә, сентябрь-октябрь айларында үткәрелә. Чөнки нәкъ менә шушы вакытта киләсе ел уңышына нигез салына. Бу айларда без агачларның кышны исән-имин үткәрүе турында да ныклап уйланырга тиеш.

    Агач-куакларны ашлау

    АЛМАГАЧЛАРГА килгәндә, аларның җимешләрен үз вакытында җыеп алу мөһим. Бер яктан караганда, алмаларның агачта мөмкин кадәр озаграк торуы яхшы – аларның тәме һәм саклануы яхшыра, ә икенче яктан караганда, җимешләргә кырау төшү куркынычы бар, озакка сузылган яңгырларның сыйфатка зыян салуы мөмкин. Черек алмаларны да җыя барырга кирәк. Аларны бакчадан читкә чыгарып җиргә күмү яхшы.
    Алмагач һәм груша агачларына органик һәм фосфор-калийлы ашламалар кертү мөһим. Һәр алмагач төбенең 1 квадрат метрына якынча 3-5 килограмм органик ашлама, 10-12 грамм калий һәм 3-40 грамм суперфосфат кертү дөрес булачак. Калийлы ашламалар агачларның салкынга чыдамлыгын, ә фосфор булачак уңышның күләмен арттыра. Ашламаны, агачның яшенә карап, 5-20 сантиметр тирәнлектә кәүсә тирәли тигез күләмдә кертергә киңәш ителә. Әгәр һава торышы коры тора икән, башта туфракны 35-40 сантиметр тирәнлеккә кадәр дымландырырга кирәк.

    КАРА КАРЛЫГАН ҺӘМ КРЫЖОВНИК та минераль тукландыруга мохтаҗ. Беренче өч елда, куакларны утырткан вакытта кирәкле матдәләрне керткәнсез икән, фосфорлы һәм калийлы ашламаларны кертмәскә дә мөмкин. Өч елдан соң һәр куак астына якынча 10-15 килограмм органик ашлама, 80-120 грамм суперфосфат һәм 30-50 грамм хлорлы калий кертергә мөмкин. Сентябрь аенда җиләк бирүче куакларны суперфосфат һәм калий тозы (1 чиләк суга 1 стакан суперфосфат һәм ½ стакан калий тозы) белән сыйларга мөмкин. 

    БАКЧА ҖИЛӘГЕН сентябрь буена әчетелгән сыер тизәге яисә чүп үләннәре төнәтмәсе белән ашларга мөмкин. Сентябрь уртасыннан соң мочевина бирүне туктатырга кирәк. Август аенда утыртылган бакча җиләкләрен игътибар белән карагыз, тамыр алырга өлгергән нәни куакларның төпләрен йомшартыгыз. Кайчак җиләкнең яфраклары яшел күренә, ә менә уртадагы «үзәге» күренми, аны туфрак күмгән була. Аларны өскә калкытып чыгарырга ашыгыгыз. Җиләк бирә торган плантацияне дә игътибарлап карагыз, арада артык картайган төпләрне алып ташлап, алар урынына яңаларын утыртыгыз. Көз коры килсә, бакча җиләгенә даими су сибеп торыгыз.

    ВИНОГРАД та ашламаларны бик ярата, аның төбенә тирес, көл дә кертергә мөмкин. Куаклар төбенә монофосфатлы калий (1 чиләккә 30-40 грамм) кертергә онытмагыз. Виноград аеруча тиресне ярата, чөнки тирес аны азот, фосфор, калий, шулай ук микроэлементлар белән баета. Аны куак төбенә 3 ел саен 1 квадрат метрга 6-8 килограмм чамасы казып салырга киңәш ителә. Фосфорлы (суперфосфат) һәм калийлыларны 1 квадрат метр җиргә 50-60 грамм исәбеннән кертергә кирәк. Шулай ук, фосфорлы ашлама буларак, виноград төбенә көл дә кертергә мөмкин.

    КУРА ҖИЛӘГЕ куагының быел җиләк биргән һәм авыру, зәгыйфь ботакларын төптән кисеп ташларга кирәк. Шуннан соң инде калган ботакларны толымлап бәйләп, җиргә иеп куярга. Бу эшне соңга калдырырга ярамый, чөнки соңрак ботаклар үзләренең сыгылмалылыгын югалта һәм җиргә игән вакытта сынарга мөмкин. 

     

    Белеп тору зыян итмәс
    * Коелган алма, груша, сливаларны җыеп эшкәртәләр яки җиргә күмәләр.
    * Крыжовник, кара карлыганның уңышын җыеп алгач, куакларга күп итеп су сибәләр, соңыннан төпләрен йомшарталар.
    * Сентябрь башында җиләк-җимеш агачларын утырту өчен чокыр казыйлар. 20 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр утыртып өлгерергә кирәк.
    * Алмагач белән чияне янәшә утыртмагыз, аларның тамырлары бер-берсенә зыян гына китерә.
    * Алмагач төбенә әрем яки гөлбадран (пижма) утыртсагыз, алар аны җимеш корткычтан (плодожорка) саклар.
    * Кыярга үсемлек бетләре ияләшсә (тля), көл өстенә кайнар су салып, шуны кыяр өстенә сибегез. 
    * Кәбестә күбәләге календула һәм помидор ботагы исен яратмый. Димәк, кәбестә рәтләре арасына шуларны утыртырга кирәк.
    * Кәбестәдәге күбәләк личинкаларыннан котылу өчен, нарат һәм чыршы ылысларын иттарткыч аша чыгарып, кәбестәнең аскы яфракларына һәм әйләнә-тирәсенә сибеп чыгыгыз.
    * Бәрәңгегә суны ул чәчәк аткач кына сибегез, бүлбеләре тизрәк формалаша. Чәчәк атканчы су сибүнең әллә ни нәтиҗәсе юк.
    * Кыяр белән помидорны бер теплицага утыртмагыз. Аларга икесенә ике төрле температура кирәк һәм һава дымлылыгына карата да таләпләре төрле.


    Үсентеләрне «ремонтлыйбыз»

    Сентябрьнең матур, аяз көннәрендә агач кәүсәләрен һәм скелет ботакларны чистартып, бакыр купоросы белән эшкәртергә һәм бакча сагызы белән сыларга кирәк. Шулай ук аларны бакча эшләре өчен махсус эшләнгән су – эмульсия буявы белән дә буяп куегыз. Әлеге буяу шунысы белән яхшы: ул көзге яңгырлар чорында юылмый һәм агачларны язын көчле кояш нурларыннан да саклаячак. Чөнки иртә язда әле бакчаларда кар күп ята, без агачларны тиз генә буярга өлгерә алмаячакбыз. Акбур белән аклауның файдасы аз, чөнки язга кадәр ул юылып бетәчәк.
    Сентябрь ахыры агач-куакларны кисеп, тәртипкә китерер чор. Бу бигрәк тә иске агачларга файдага, чөнки аларның карт, инде җимеш бирмәгән ботаклары яшь ботакларга үсәргә ирек бирми. Ботакларны дөрес кисү, агачларга зыян салмау мөһим. Монда төп принцип: эчкә, кәүсәгә яки аска карап үскән барлык ботакларны кисәргә кирәк. Чөнки алар бер-берсенә зыян салып, яктылыкны каплап тора. Ә инде тышка карап үскән һәм берьеллык ботакларны, әлбәттә, калдырырга кирәк.
    Агачларга «ремонт» ясаган вакытта авыру һәм корткычлар белән зарарланган ботакларны кисеп ташларга кирәк, чөнки алардагы личинкалар һәм авырулар әкренләп сәламәт ботакларны да зарарлаячак. Бакчадагы яшь агачларның очларын өзеп ташларга киңәш ителә, бу аларга яшь кәүсәләрен ныгытырга һәм салкын кышны исән-имин чыгарга булышыр.

    Орлыкларны саклау вакыты

    Кишер, кыяр, укроп, борыч, кузгалак һәм сельдерей орлыкларын – 2-3 ел;
    Помидор, кәбестә, петрушка, яшелчә орлыкларын – 3-4 ел;
    Шалкан, ташкабак, баклажан орлыкларын – 4 ел;
    Төче торма, әче торма, чөгендер, кабак орлыкларын – 5 ел;
    Бакча борчагы орлыгын 7-9 ел сакларга мөмкин. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: