Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Кыярны ничек иртә өлгертергә?

Яз соң килсә дә, уңышны иртәрәк алып була. Бу уңайдан берничә киңәшкә игътибар итегез.

Теплицага утыртылган кыярны ачык түтәлгә  майда көннәр җылыту белән утыртырга киңәш ителә. Бу очракта кыярны күршеләрегездән бер айга алдарак ашый башларсыз. Димәк, июнь башларында өстәлегездә беренче кыярлар булачак.
Әгәр кыярга җылы җитмәсә, ул озынга үсә башлаячак. Бу очракта аны тирәнгәрәк төртеп яисә туфрак өстәп коткарырга була. Теплицага, я ачык түтәлгә утыртылачак үсентенең 3-4 яфрагы булырга тиеш. Җир әйбәт булса, кыярга өстәмә ашламалар кертү кирәкми. Шулай да, үсентеләр хәлсезрәк күренсә, минераль ашлама кертергә кирәк булачак. Моны шытымнар чыгуга ике атна үткәч эшләргә кирәк, икенче тапкыр ашламаны үсентене күчереп утыртыр алдынан бер-ике көн алдан кертегез. Ашлама 10 литр суга бер аш кашыгы чамасы алына.
Кыярның иң уңдырышлы сортлары. Герман F1. Бу гибрид уңышны 36-38 көндә бирә башлый. Кыярлары артык зур түгел, матур һәм тигез. Ачык туфракта да, теплицада да яхшы үсә.
Маша F1. Иртә уңыш бирүче сорт, теплица өчен аеруча уңышлы булачак. 40-45 көннән соң уңыш бирә башлый. Тозлау, салатлар ясау өчен әйбәт.
Сибирскaя гирляндa F1. Бер төптән 15тән 30 килограммга кадәр уңыш алырга була. Кыярлары артык зур түгел, тәмле.
Зозуля F1. Бер квадрат метрдан 20 килограммга кадәр уңыш алып була. Кыярлары 300 грамм тирәсе, озынлыкка - 22-24 сантиметр.
Мурaшкa F1. Иртә уңыш бирүче гибрид. Теплицада бер квадрат метрда 12 килограммга кадәр уңыш бирә. Кыярлары 12 сантиметр тирәсе.
Емеля F1. Бер квадрат метрдан 16 килограммга кадәр уңыш бирә. Теплицада, пaрникта, балконда аеруча яхшы үсә.
Мaтрицa F1. Иртә уңыш бирүче сорт, утыртканнан соң бер айдан тәүге яшелчәләрдән авыз итәргә мөмкин.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X