Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Кузгалак ашы пешерер чак җитте

Кузгалакны (щавель) чистартып, яфракларын салкын суда югач бераз киптерәләр, аннары, кайнар су белән юып, иләктә саркыталар да вак кына турыйлар яисә иттарткычтан чыгаралар.

Кайнап торган тозлы шулпага яисә суга кишер һәм бәрәңге турап салалар. Бәрәңге пешкәч, майда кыздырылган суган һәм туралган кузгалакны салып, ашны кайнатып чыгаралар. Ашны табынга кайнар килеш, өстенә вак кына итеп яшел суган турап, каймак салып бирәләр. Һәр кешегә берәр йомырка турап салсаң, аш тагын да тәмлерәк була. Ашны башкачарак та пешерергә мөмкин: кузгалакны салкын су белән яхшылап юып саркыткач, вак кына токмачлап турыйлар да, бәрәңге пешеп җиткәч, майда кыздырылган суган белән бергә салып, 3-5 минут кайнаталар.
1 өлеш шулпага: 250 г сөяк, 150 г кузгалак, 100 г бәрәңге, 20 г кишер, 20 г башлы суган, 30 г каймак, 10 г май, 1 йомырка, тоз, борыч кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев