Кояшлы җәй кочагында
Җәй – сәламәтлекне ныгыту, көч туплау чоры. Ләкин ул вакыт бик тиз узып китүчән. Шуңа күрә кояшлы җәйнең мөмкинлекләреннән файдаланып калырга өлгерик.
Кояш нурларында коенуның файдасы
Кояш нурларының дәвалау үзенчәлеге Гиппократ заманыннан билгеле. Гелиотерапия – кояш нуры белән дәвалау шул чордан килә. Кояш нуры бактерияләрне юк итә. Авыл кешесе юкка гына гомер-гомергә җәй көне бөтен урын-җирен урамга ташып, коймаларга элеп киптерми…
Кояшта кызыну организм өчен бик кирәк, диләр белгечләр. Ультрашәмәхә нурлар бөтен организм эшчәнлегенә сихәт бирә, матдәләр алмашын яхшырта, чир-чорга каршы торучанлыкны көчәйтә. Моннан тыш, сәламәтлек өчен бик кирәкле D витаминын эшләп чыгаруга да ярдәм итә.
Өйдә салкын тиеп яки вируслы чирләр белән авырып ятучы бар икән, тәрәзә пәрдәләрен ачып куярга кирәк, яктылык вируска каршы, һичшиксез, көрәшәчәк. Сырхау ишегалдына чыгып, берничә минут утырып керсә дә файдага гына. Кеше озак вакыт кояшсыз урында торса, анда депрессия башланырга мөмкин.
Кояшта җиңелчә генә кызыну тән тиресен шомартып җибәрә. Аяклардагы ара-тирә күренеп торган зәңгәрсу вак-вак кан тамырлары да беленми башлый. Кояшлы матур көн кәефне күтәрә, чөнки организмда бәхет гормоны – эндорфин арта.
Әмма кояшта озак булу зыянлы булырга мөмкин мөмкин. Табиблар иртәнге сәгать 7дән 11гә кадәр, ә кичкә таба 16 сәгатьтән кояш баеганчы кызынырга киңәш итә.
Авыл кешесенең махсус кызынып ятарга вакыты юк, аның эше күп. Көн үзәге дип тормый, кояш күзендә чүбен дә утый, печәнен дә әйләндерә ул. Эссе кояш астында тәненең ачык урыннары кирәгеннән артык кызарып чыкканлыгын кич белән генә абайлап ала. Без пешкән урынга катык, әчегән сөт сөртергә гадәтләнгән. Ә менә белгечләр аларны үлән төнәтмәләре белән алмаштырырга тәкъдим итә. Ромашка чәчәге, сары мәтрүшкә, тырнак гөл, имән кайрысын кайнатып ясалган компресслар күпкә файдалырак, диләр алар. Әгәр тән тиресе кабарып, тишелеп китмәгән булса, пешкән урынга көнгә ике-өч мәртәбә әчегән кәбестә суында чылатылган тукыма ябып тору да файдалы була ала. Компресслар барысы да салкын булырга тиеш.
Белеп тукланыгыз
Җәй көне туклануга да игътибарлы булырга кирәк. Белгечләр эссе көннәрдә кайбер төр ризыкларны ашаудан тыелып торырга киңәш итә.
Диетологлар фике-ренчә, җәен камыр ризыкларыннан, кондитер эшләнмәләреннән, ярымфабрикатлардан баш тарту файдалы. Майлы камырдан әзерләнгән ашамлыклар организмга тискәре йогынты ясый: кан тамырларына, йөрәк һәм баш мие туклануына зыян килергә, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеге бозылырга мөмкин.
Җәй көне шулай ук майлы ит һәм майлы шулпалар ашаудан да тыелып торырга кушалар. Чөнки аларны үзләштерү өчен күп энергия таләп ителә, ягъни организмга күп көч сарыф итәргә туры килә.
Эсседә кыздырылган бәрәңге, тозланган, маринадланган ризыклар ашау да файдалы түгел. Соңгылары организмда метаболизмны (матдәләр алмашын) акрынайта, кан басымы күтәрелүгә китерергә мөмкин.
Шикәрне дә күп ашарга ярамый. Җиләк-җимеш сулары, компотлар, җиләк кушылган йогуртлар җиңел үзләштерелә һәм организм өчен күпкә файдалырак булачак.
Дару үләннәре җыеп калырга кирәк
Җәен файдалы үлән-нәр җыеп калырга да өлгерәсе бар. Үзебезнең туган җиребездә үскән үләннәрне киптереп, әзер-ләп куйсак, кышкы салкыннарга, сезонлы авыруларга бирешмәячәкбез. Алар безнең иммунитетны ныгытырга ярдәм итәләр бит. Ләкин шуны истә тотыгыз: табиб белән киңәшләшми торып, дару үләннәре белән дәвалану тыела. Әлеге язма бары тик киңәш буларак, таныштыру өчен генә тәкъдим ителә.
Каен җиләге
Җиләкләрнең иң тәмлесе һәм файдалысы. Дару сыйфатында аның яфракларын да кулланалар. Яфракларны җиләк чәчәк аткан чорда җыеп өлгерергә кирәк. Каен җиләге яфрагы төнәтмәсендә С витамины күп. Аны кан тамырларын киңәйтү, йөрәк тибешен акрынайту өчен кулланалар. Аның бәвел кудыргыч үзлеге дә бар.
Җиләген исә өлгергәч җыялар. Яңа сыгылган җиләк согы (көнгә 4-5 аш кашыгы) кандагы шикәрне киметә, диабеттан шифасы бар. Халык медицинасында каен җиләген азканлылыкны, гастритны, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтен дәвалау, үт юлындагы һәм бөердәге ташларны эретү өчен, югары кан басымы, остеохондроз булганда кулланалар. Ул хәл кертеп җибәрә, йончыганны бетерә. Әмма каен җиләге кайбер кешеләрдә аллергия китереп чыгара. Шуңа аны кулланганда бик сак булырга, тәнгә тимгелләр чыга башлауга, кичекмәстән табибка күренергә кирәк.
Каен җиләге яфрагыннан төнәтмә әзерләү өчен: 20 г вакланган үләнгә 200 мл кайнап торган су коеп, 5-10 минут кайнаталар. 2 сәгать төнәтеп, сөзәләр. Көнгә 3-4 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр.
Кычыткан
Халык арасында иң кулланыла торган үләннәрнең берсе. Кычыткан яфрагын чәчәк аткан чорда җыялар. Андагы витаминнар, тимер тозлары, башка матдәләр кеше организмына бик яхшы тәэсир итә, кандагы гемоглобинны һәм эритроцитларны арттыра. Кычытканның иң мөһим тагын бер үзлеге – аның сосотавындагы К витамины бавырда канны куертучы матдә – протромбин ясалышын яхшырта. Менә шул сыйфаты өчен кычытканны кан туктатучы буларак кулланалар да. Ул аналыктан, эчәклектән, ашказаныннан, борыннан кан киткәндә бик нык ярдәм итә. Кычыткан кандагы холестеринны киметә алуы, аналык мускулларының кыскаруын яхшыртуы, үт кудыргыч үзлеккә ия булуы, ялкынсынуны басуы белән дә кыйммәтле. Аның яфракларын куллану кандагы һәм бәвелдәге шикәрне киметә. Кычыткан сыгынтысы үт юлларын һәм бавыр чирләрен дәвалаганда кулланылучы «Аллохол» составында да бар.
10 г (2 аш кашыгы) кычытканны ваклап, эмаль савытка салырга һәм 200 мл кайнап суынган су өстәп, «су мунчасы»нда 15 минут төнәтергә. Уттан алып, 45 минут томалап тотарга һәм, сөзеп, төнәтмәне 200 мл микъдарга җиткергәнче кайнаган су өстәргә. Ашар алдыннан көнгә 3-5 тапкыр яртышар стакан эчәргә. Каны куе булган кешеләргә кычытканны куллану тыела.
syuyumbike.ru
Интертат.ру
/ Николай Туганов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев