Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Кайсы бал файдалырак?

Кайсы бал файдалырак?

Юкә балы
Аны салкын тидергәндә кулланалар. Ул бактерияләргә каршы көрәшергә, тирләтергә сәләтле. Юкә балын температураны төшерү, ютәлне дәвалау өчен дә эчәләр. 

Көнбагыш балы
Ул матдәләр алмашы бозылганда, шулай ук иммунитетны ныгыту өчен бик килешә. 

Тукранбаш балы
Ачык төстәге бу бал диеталы туклану вакытында, бигрәк тә ашказаны-эчәк авыруларын дәвалаганда менә дигән. Сару кайнауны баса. 

Кипрей (Иван-чәй) балы
Ачык төстә һәм үзенчәлекле исе булу белән аерыла. Составында күпсанлы минераллар һәм аминокислоталар бар. Йөрәк-кан тамырлары, ашказаны, нерв, тире авыруларын дәвалаганда киңәш ителә. Сару кайнау, йокысызлык, баш авырту, көзән җыеру булганда да киңәш итәләр. 

Карабодай балы
Төсе караңгы-соры. Бераз әчкелтем тәме бар. Карабодай балында тимер күп, аны кан составын яхшырту өчен кулланалар. Шулай ук азканлылык, юеш ютәл, авитоминоз булганда да хәлне җинеләйтә. 

Чәчәк балы
Бал кортлары нектарны төрле чәчәкләрдән – донник, тигәнәк, пустырник, тузганак, тукранбаш, люцерна һәм башкалардан жыя. Мондый бал иммунитетка файдалы. Салкын тигәндә, үпкә ялкынсынуы булганда да мондый балның файдасы ныграк. 

Донник балы
Аны витаминнар сандыгы дип йортәләр. Ул эчке һәм тышкы авыруларны дәвалый. Ул бигрәк тә тын юлларын дәвалау өчен кыйммәтле, ялкынсынуны баса, чистарта. Йокысызлыктан интеккәндә дә, нервлар кузгалганда да менә дигән дәва. Белгечләр аны буыннар авырулары вакытында да кулланырга тәкъдим итә.

/ Рөстәм Зәкиев фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев