Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Кайнана белән бер түбә астында ничек яшәргә?

Гади генә берничә кагыйдә уртак тормышны җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк. 

▪ Аның территориясендә яшәвегез белән килешегез.
▪ Ягымлы һәм тыныч булыгыз, конфликт чыгарырга тырышмагыз. Ләкин сез тулысынча аның кагыйдәләре белән яшәргә тиеш дигән сүз түгел. Теләгегезне ашыкмыйча, уйлап кына, түземлек белән тормышка ашырыгыз.
▪ Кайнанагызга ирегез белән сезнең бүлмә бары тик сезнеке генә икәнен төшендерегез. Анда шакымыйча керү сезгә ошамаганлыгын аңлатыгыз.
▪ Ирегезгә гел генә кайнанагыз турында зарланып тормагыз. Бу сезнең мөнәсәбәтләргә кире тәэсир ясаячак. Ир-атлар хатын-кыз бәхәсләренә катышырга яратмый. Һәм андый очракларда ирегезнең әнисен яклау ихтималы зуррак.
▪ Финанс бәйсезлеген саклагыз. Сезнең ирегез белән үз акчаларыгыз булырга тиеш. 
Йорт эшләрен бүлеп башкарыгыз – кемнең кайчан нәрсә эшлисе билгеле булсын.
Эчке конфликтларыгыз турында якынннарыгының, дусларыгызның белүе кирәк түгел. Гайбәтләр тиз арада кайнанагызга барып җитәргә һәм бу хәлне тагын да катлауландырырга мөмкин. 
Кайнанагыздан аерымрак тору өчен ирегез белән икәү генә ял итегез – табигатькә чыгыгыз, кафе-ресторанга барыгыз.
Уртак телне тизрәк табу өчен кайнанагыздан аш-су осталыгыннан файдаланыгыз – аннан да нинди дә булса ризык пешерергә өйрәтүен сорагыз. Киңәш сораганга ул бик сөенәчәк. 
Араларны тагын да ныграк якынайту максатында кайнанагыздагы яхшы сыйфатларны эзләгез. Чөнки андый сыйфатлар һәркемдә бар. Бәлки кайнанагыз бик яхшы педагог, кулинардыр, бәлки иҗат кешеседер. 
Кайнанагыз белән аның яшь чакларын искә төшерегез – ул ничек ире белән танышкан, балачагында улы нинди булган? 
Тагын бер ысул – үзегезне бер территориядә эшләүче хезмәтттәшләр кебек тоту. Бу очракта мөнәсәбәтләрегез башка төрле булачак, аралашуны эш принцибы буенча оештырачаксыз. Иртән торасыз, эшлекле стильдә уртак мәсьәләләрне хәл итәсез. Соңрак мөнәсәбәтләр дусларчага әйләнергә мөмкин.
Үзегезне якларга өйрәнегез. Кайнанагыз сезнең йомшаклыгыгызны бер күрсә, киләчәктә аның басымы тагын да көчәячәк. Ул тора-бара сезне улыгыз алдында да тәнкыйтьли башлаячак. Ләкин үзегезне яклый белү ул тавыш чыгару, кычкыру дигән сүз түгел. Сүзегез тыныч тонда, ләкин ныклы булсын. 

Чыганак: psyholic.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев