Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Как ясау

Как – халкыбыз ярата торган затлы сый. Әбиләребез чәк-чәк кенә кабып, как белән чәй эчә торганнар иде. «Әлү кагы» дигәне аеруча тәмле булып истә калган. Без дә как ясарга өйрәник әле. Киптерү җайланмасы булган кешегә аның бер авырлыгы да юк. 

Югарыда язылганча повидло әзерлибез. Алма повидлосыннан как ясарга да була, тик ул очракта шикәр комын яртылаш киметергә кирәк. Куе массаны җиләк-җимеш, яшелчә киптерү җайланмасының һәрбер бүлемтегенә (рәшәткәләренә) пергамент кәгазе җәеп, 1-1,5 см калынлыгында повидлоны салып чыгабыз һәм тиешле режимга куеп киптерәбез. Якынча бер-бер ярым тәүлектән как әзер була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев