Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Кабак пирогы

Кабак пирогы

Камыр өчен: 3 чәй калагы шикәр комын дүрттән бер стакан кайнар суда җебетәм. Су бераз суынып киткәч, 3 аш калагы коры чүпрә өстим, җебеп беткәнче ныклап болгатам. Аннары 3 аш калагы сыек май, 2 чәй калагы шикәр комы, 2 стакан җылы сөт, 5 стакан он, 1,5 чәй калагы тоз, 2 йомырка, 2 аш калагы майонез салам. Барысын бергә болгатып, 5 минутка калдырам. Аннары камырны кул белән басам. Савытны сөлге белән каплап, бер сәгатькә җылы урынга кабарырга куям. 

Камыр кабарган арада пирогның эчлеген әзерлим. Кабакны теркадан чыгарам, тоз салам, бераз вакытка калдырам. Аерылып чыккан согын сыгып алам. Яртылаш әзер булганчы 1 стакан дөге пешерәм, дуршлагка салам, салкын су белән юам. Дөгене, кабакны бергә болгатам, йөзем, туралган күрәгә һәм караҗимеш кушам. Тәменә карап шикәр комы өстим. Аннары камырны җәеп, эчлекне салам, өстенә тагын бер кат камыр каплап, духовкага тыгам. 

Зөһрә Вәлитова. Яр Чаллы шәһәре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев