Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Кабачкидан аджика

Круглое Поле поселогыннан Ольга Хәертдинова кышкы чор өчен әзерләгән рецептын тәкъдим итә.

Бу ризыкны әзерләү өчен 3 кг кабачки, 1,5 кг помидор, 0,5 кг кишер, 0,5кг баллы борыч, 5 баш сарымсак, 2.5 аш кашыгы әче борыч, 100 гр. шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 200 гр үсемлек мае кирәк. Әлеге күләмдә әзерләгән очракта 6 литр аджика килеп чыга. 

Әзерләү ысулы:
Помидорларны, кабачкины (алдан чистартып кисәкләргә бүләсең), баллы борычны, кишер, сарымсакны иттарткычтан чыгарабыз да барысын бергә салып болгатабыз. Әлеге массага үсемлек мае, шикәр комы, тоз салабыз да плитәдә уртача ут өстендә 40 минут пешкәннән соң әче борыч өстәп (әче борычны тәменә карап кушам, чөнки кемгәдер артык борычлы ошый, ә кемдер борычлыны яратмый) тагын 10 минут пешерәбез.
Әзер аджиканы стерильләштереләгән банкаларга салып, тимер капкач белән ябып куябыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев