Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Җиләкле пирог

Безнең дизайнер Динара Шакирҗанова газетаны ясауга гына түгел, десертлар әзерләүгә дә иҗади карый. Кухняда ул күп төрле экспериментлар ясап кына тора. Бүген без газета укучыларга аның җиләк пирогы рецептын тәкъдим итәбез.

Эчлек: теләсә нинди җиләкне, кукуруз крахмалын, шикәр комын кушарга, плитәгә куеп кайнауга җиткерергә һәм крахмалның тәэсире башланганчы бер минут кайнатырга. Мин 300әр грамм җир җиләге һәм чия алдым. Һәркайсына 1,5 аш калагы шикәр һәм ярты аш калагыннан бераз гына күбрәк крахмал салдым.   

Камыр: 300 грамм он, разрыхлитель, тозны иләктән уздырырга. 130 мл сөт, 50 грамм үсемлек мае һәм шикәр комы (мин эритритол дигән шикәр алыштыручы матдә алдым, аны тулы булмаган бер аш калагы салдым, шикәр икән, 1-1,5 аш калагы җитә. Барысын бергә болгатасың.

Әзерләү: Он кушып, йомшак, эластик камыр басасың. Җәеп, эчлекне ягасың. Пирог өстен үзең теләгәнчә бизәргә була. Минем кебек ленталап киселгән камыр җәяргә дә мөмкин, чәчәкләргә дә була. Кыскасы, фантазиягезне эшкә җигегез!
180 градуста 40 минут пешерергә. Пешкәч суытырга, югыйсә эчлек агып чыгачак. 

Реклама

Искәрмә:  50/50 итеп югары сортлы бодай оны һәм тулы бөртекле борай оны алырга мөмкин. Бодай онының үзеннән генә дә яки югары сортлы бодай оныннан гына да камыр әйбәт чыга. 

Фото Динара Шакирҗановадан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X