Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача»
Гүзәл Яхинанаң «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча куелган шул исемдәге сериал халык арасында зур бәхәсләр кузгатты. Ниһаять, безнең әдәбиятта да җәмәгатьчелекнең бар катламын уйланырга, бәхәсләшергә мәҗбүр итә торган әсәр туды. Бу – автор безнең авырткан җиргә кагылган дигән сүз.
Кулак аты нигә елый?
Режиссер Егор Анаш-кинның «Зөләйха күз-ләрен ача» фильмына алдан шулкадәр реклама бармаса, карар идем микән – белмим. Рекламадан соң мин аны кызыксынып көтеп алдым.
Әлбәттә, тарихка кагылышлы булса да, әсәр документаль түгел, геройларын автор уйлап чыгарган. Шигем юк, баш герой Зөләйха да жыелма образ. Шуңа күрә аны чын татар хатын-кызы итеп кабул итмәдем. Мөгаен, яшь автор Гүзәл Яхинаның тормышта тарихка кагылышлы авыр сынаулар аша үтәргә туры килгән героен татар итеп күрәсе килгәндер.
Фильмның эчтәлегенә, куелышына карата интернетта бик күп дәгъвалар бар. Мин аларның кайсы белән килешәм, кайсы белән юк. Әдәби әсәрнең һәркайсы, шулай ук фильмнарның да һәркайсы шедевр була алмый инде. Хәзер киноларны да элеккеге сыман еллар буе төшермиләр бит. Ашыкканда, гадәттә, кайбер нәрсәләргә төптән төшенеп бетмисең. Бу очракта геройларның милли үзенчәлекләрен, психологиясен өйрәнүгә бераз салкын караганнар сыман.
Шулай да «Зөләйха күзләрен ача» фильмы мине битараф калдырмады. Совет халкы язмышын, аерым алганда коллективлаштыру чоры гыйбрәтләре турында уйланырга бер сәбәп булды ул. Кайсы милләттән булуына карамастан, крестьяннарның йөрәгенә хәнжәр булып кадалган репрессия еллары бит ул. Безнең нәселгә – гаиләгә дә кагылган ул. Минем әнинең бабасы Газиз Мөслим районында урта хәлле крестьян булып гомер кичергән. Йорт-курасы төзек, җитешле, берничә аты булган. Җир эшкәртеп, умарта тотып көн күргән. Замандашлары аның турында эштән башканы белми ди торган булганнар. Утызынчы еллар башында ул да кулаклар исемлегенә кертелгән. Милкен тартып алганнар, атларын колхозга тапшырганнар. «Алай колхозга кермим дип каршылык күрсәтмәсә дә, атлары өчен өзгәләнә иде», – дип сөйли иде аның килене – минем әбекәй. Житмәсә, конюхлар – үз күршеләре аның күз алдында «Кулак аты, мөртәт!» дип атларын кыйный торган булганнар. Бер якта бабай елаган, хәтта атлар да елый торган булган ул вәхшилеккә. Аннары кулак Газизне сөргенгә жибәрергә дигән карар килгән. 70 яшьлек атасын жәлләп, аның урынына улы – минем бабам Нурлыгаян киткән. Котыпка, Ерак Себернең Верхоянск шәһәренә барып эләккән. Зәһәр шартларда урман кистергәннәр, ал-ял күрсәтмәгәннәр. Кешеләр ачлыктан, салкыннан, газаплардан кырылган. Бабай: «Бер каршылык та күрсәтмәдем, баш күтәрми эшләдем дә эшләдем», – дип искә ала торган булган. Бер елдан «төзәтеп» туган җиренә кайтарып җибәргәннәр.
«Зөләйха күзләрен ача» миңа үзебезнең нәсел-гаиләбезгә кагылышлы теманы күтәрүе белән кыйммәт. Эшлә-эшлә дә башкалар хуҗа булсын, үзеңне сындырып, кешелегеңне таптап ташласыннар!
Ә бит хәзер беләбез, кулак тамгасы астында сөргенгә сөрелү сәясәте алдан уйланган булган. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, анда кулларыннан эш килә торган, булдыклы, яше өлкән, гаиләсе артык зур булмаган кешеләрне сайлап алганнар. Бушка эксплуатацияләү өчен. Ә үз тамагын юньләп туйдыра алмаган, мал кадерен белмәгән бәндәләргә тимәгәннәр.
Милләт исеменә тап төшерми
«Зөләйха күзләрен ача» фильмы турында фикерләр каршылыклы. Кемдер татар милләтен кимсеткән дип санаса, кемдер совет чорына тел тидерелгән дип исәпли. Ничек кенә булса да, һәркемнен үз фикере.
Шулай да, фильмда сурәтләнгән вакыйгалар – безнең халыкның үткәне, тарихы. Без моны кире кага алмыйбыз. Минем фикеремчә, чит-ят жирләргә сөргенгә сөрелеп, ифрат зур сынаулар аша үтсәләр дә, милләттәшләребез кешелекләрен югалтмыйча, авырлыкларны җиңеп чыга алган. Фильмдагы Зөләйха образына килгәндә, мин анда татар хатыннарына хас сыйфатларны күрәм – сабырлык, тыйнаклык, көчле рух. Кырыс Себер шартларында да ул баласын саклап, яклап, аның өчен ут йотып яши. Аның үз фикере, характеры бар. Миңа калса, сөрген шартларында да башка милләтләр арасында ул үз милләте исеменә тап төшерми.
Лилия ВИЛДАНОВА. Мусабай Завод.
Безгә дә күзләрне ачарга вакыт
Һәр халыкның дистә-ләрчә еллар буенча төзәл-ми килгән тарихи яралары бар. Бездә дә андый җәрәхәтле урыннар аз түгел. Шуларның берсе – халыкны кулак дип сөргенгә җибәрү, репрессия чорлары. Әлбәттә, кеше өстеннән яшәгән кулаклар да булган, ләкин шул ук вакытта аякларында нык торган меңләгән, миллионлаган урта хәлле гаиләләр дә бу исемлеккә эләккән. Алар сөрелгән урыннарда яшәү өчен мөмкинлекләр булмаган, авырлыкларга түзә алмыйча үлүчеләр күп булган. Хәзер бу архив документлары белән расланган тарихи факт.
Ләкин күпләр моның белән килешмичә, Гүзәл Яхинаны тарихны бозып күрсәтүдә гаепли. Тарихның әлеге кара битләрен күзләрегезне ачып карагыз, аңлагыз һәм бабаларыбызны кичерегез дип әйтәсе килә андыйларга.
Шәхсән мин үзем әлеге фильмны күз яшьләре аша карадым, ачы тарихның корбаны булган меңләгән, миллионлаган кешене кызгандым.
Репрессия турында моңа кадәр аның корбаннары гына язды. Яшь әдәбиятчы Гүзәл Яхинаның шәхси тәҗ-рибәсе юк, роман тарихи фактларга нигезләнгән. Автор тарихка әдәби эзләнүче буларак караган, халыкны «кызыл»га һәм «ак»ка бүлмәгән. Бүген тарихны, аның фаҗигаләрен яңача бәяли белүче яңа буын килде. Гүзәл Яхина Зөләйхага да, кызыл командирга да бәя бирми. Тираннар һәм корбаннар бизәмичә, ничек бар шулай күрсәтелгән. Уйлап карасаң, аларның икесе дә корбан бит. Җимерелгән күпме язмышлар, канлы фаҗигаләр.
Әлеге сәясәт 23 млн кешене юкка чыгарды. Без, нәселне дәвам итүчеләр, бу хатаны кабатларга тиеш түгел. Бу тирән философиягә ия фильм. Монда татар образы бөтенләй гәүдәләндерелми. Бу зур империя җимерелгән вакытта кечкенә генә бер кешенең язмышы. Роман һәм аның буенча төшерелгән сериал – безнең тарихи яралардан котылуның беренче адымы.
Зөләйхага килсәк, ул үзенә татар хатын-кызының бөтен сыйфатларын алган. Ул тыйнак, эшчән, буйсынучан. Ул үз язмышын кабул итә, шул ук вакытта, нинди генә шартлар булмасын, кешелек горурлыгын югалтмый. Чулпан Хәмәтова рольне бик югары дәрәҗәдә башкарды. Төп героиняның шундый аз сүзле булуын мин әле бер фильмда да хәтерләмим. Геройның кичерешләрен Чулпан Хәмәтова күзләре белән әйтеп бирә белде.
Илиса ГАНИЕВА, журналист.
Ышандырды дип әйтә алмыйм
Әдәби әсәрнең көче нәрсәдә? Беренче чиратта, аның ышандыра алуында. Мин, кызганычка каршы, «Зөләйха күзләрен ача» фильмы тулысынча ышандырды дип әйтә алмыйм. Әлбәттә, фильмның эшләнешенә, музыкаль бизәлешенә тел-теш тидерерлек түгел. Анимацион стильдә ясалган заставка, Динә Гарипова башкаруында яңгыраган «Ай, былбылым» жыры берәүне дә битараф калдырмый. Халкыбызның гади булмаган язмышын тагын бер кат күздән кичерәсе килеп телевизор каршына киләсең. Баш рольдә Чулпан Хәмәтованың уйнавы да дәрәҗә өсти. Аның Зөләйханың үзенчәлекле образын тудыруы сокландыра. Төп героиняны ул килеш-килбәте, хәрәкәтләре, хәтта мимикасы белән дә тудыра һәм бу истә кала. Әмма барыбер сүзсез уйнавы әллә ничек. Китапта булмаган персонажлар килеп керүен дә кабул итә алмадым. Эчтәлек – тарих та тулысынча ачылмаган төсле. Баштагы серияләрдә урта хәлле крестьян гаиләсенең төссез, томана тормышы сурәтләнә. Гаиләдә мәхәббәт тә юк, дуслык-татулык та. Ир белән хатын, килен белән кайнана мөнәсәбәтләре дә коточкыч тупас. Гомерлеккә дип өеннән чыгып китүче Зөләйха үлгән улы белән калучы бәхетсез кайнанасына борылып та карамый. Ә бит безнең халык андый ук ваемсыз, кырыс булмаган. Тугрылык, кешелеклелек, туган жанлы булу безнең канда. Тарихтан беләбез бит, татар халкында элек-электән гаилә культы булган. Безне шул көчле дә иткән.
Лилия УМНОВА. Мәләкәс авылы.
Халык бәхәсләшә, димәк, битараф түгел!
Премьераны кызыксынып көтеп алдым. Беренчедән, үзебезнең татар язучысының әсәре буенча куелган сериал, өстәвенә, баш рольдә милләттәшебез, талантлы актриса Чулпан Хәмәтова уйный, икенчедән, темасы бик тә үзенчәлекле. 30нчы еллардагы мәҗбүри колхозлаштыру сәясәте хакында күпме генә язсалар да, әлеге шаукымлы чор ахыргача өйрәнелмәгән. Ә бит нәкъ шул чорда татар авылларының иң алдынгы – урта хәлле крестьяннар сыйныф буларак юкка чыгарылган! Аларның барысы да Совет власте дошманнары булмаган бит. Режиссер әнә шул хакыйкатьне кулак тамгасы белән Себергә сөрелгән татар хатыны Зөләйха Вәлиева язмышы, төп идея – нинди генә ситуациядә дә күңел хөрлеген югалтмау, кеше булып калу. Чулпан Хәмәтова, минемчә, әлеге рольне ышандырырлык итеп башкара. Сериалны яратып каравымның тагын бер сәбәбе – Идел буендагы табигать күренешләре белән хозурлану, горурлану.
Фильмда, минем күз-лектән караганда, бик үк уңышлы булмаган урыннар да бар. Әйтик, беренче сериянең сюжеты артык озын. Ире тарафыннан җәберләнеп, каенанасы кимсеткәнгә дә башын иеп, «телсез-сүзсез» гомер кичерүче татар хатыны Зөләйха, ни өчендер, теләктәшлек тә, кызгану хисе дә уятмый. Нинди максат күздә тотылгандыр, әмма образ артык «томаландырылган». Хатын-кызны гаиләдә җәберләү күренешләрен тыныч кына карап булмый. Әмма милләтне кимсетү дип кабул итүчеләр хаклы микән? Минемчә, әлеге ерткычлыкның милләткә бернинди катнашы да юк.
НКВДчыларның башбаштаклыгын күрсәткән кадрларга дәгъва белдерүчеләр дә шактый. Андый ук дәрәҗәдә кансызлык булмаган дип әйтәселәре килә. Тукай районы авылларында йөргәндә, шул чорның шаһитларын, шәхсән, үземнең тыңлаганым булды. Колхозга керергә теләмәгәннәрнең мал-мөлкәтен мендәр-юрганына кадәр тартып алу, каршылык күрсәткәннәрне атып үтерү очраклары, чыннан да, булган. Урыннарда кайбер «тайпылышлар», күрше күршесен «сату» аркасында Себергә сөрелгән авылдашлары турында әбием дә тыелып кына сөйли иде.
Тулаем алганда, сериал кызыклы да, гыйбрәтле дә. Башыннан азагына кадәр «кызыл җеп» булып сузылган мәхәббәт темасы беркемне дә битараф калдырмый. Ә баласы өчен җанын бирергә дә әзер торган Ана образы, аның бүреләр өеренә каршы торуы, гомумән, тетрәндерерлек! Зөләйха улының бәхете хакына гомере буе көтеп алган мәхәббәтеннән дә баш тарта. Әлеге эпизод Чулпан Хәмәтова тарафыннан аеруча көчле итеп бирелә.
Ни өчен гади бер татар хатынының күргәннәре турындагы фильм шулкадәр бәхәсләр кузгатты дисезме! Минемчә, күпләрне әлеге сериал әби-бабаларының ачы язмышы турында уйланырга мәҗбүр итте. Сүз дә юк, күпме кеше – шулкадәр фикер.
Кайбер тарихчылар-ның авыл тормышын тасвирлауга, татар хатынының үз-үзен тотышына, мөселманнарның киемнәрендәге төгәл-сезлекләргә карата ризасызлыгын аңларга була. Әйтик, Себергә озатылучы кулаклар исемлегендә бүгенге мөхтәрәм дин әһелләренең – Бөтенрәсәй мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, РФ Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, 19нчы гасырда яшәгән атаклы мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗәни исемнәре яңгыравын берничек тә аклап булмый. Кабат монтажлау мөмкинлеге булса, әлбәттә, төзәтергә кирәк әлеге ялгышны.
Рәзинә НАСЫЙБУЛЛИНА, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев