Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Гөлләр бал ярата

Яшелчә үсентеләрен караудан бушаган арада гөл утыртып, яңартып мәш киләбез.Бүлмә гөлләренең тизрәк үсеп китүләрен тели бит күңел. Шуңа күрә, яз җиттеме, гөл үстерүчеләр кибетләрдәге «Стимулятор роста» дигән сыекчага «ябырыла». Шул ук вакытта бу максаттан искергән, шикәрләнгән балны файдаланып карау күпләребезнең башына да килеп карамый. Ә бит элегрәк кибетләрдә махсус сыекча булмаган, әбиләребез, нәкъ менә шул балны кулланып, гөлләр үстергән.

Моның өчен нибары 1 чәй кашыгы бал кирәк. Балны 1,5 литрлы чиста пластик шешәгә салабыз да кайнаган су (суынган) тутырабыз. Капкачын ябып, бал эреп беткәнче, шешәне селкибез.
Эремәне кечкенә банкаларга бушатып, шуларга гөл ботакларын (өчтән бер өлеше баллы су эчендә торырга тиеш) урнаштырабыз. 12 сәгать узганнан соң, эремәне түгеп, банкаларга балсыз чиста су салабыз. Бу суда ботаклар бик тиз тамырлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев