Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Газета укучылардан рецептлар

Йөземле кекс

Ингредиентлар: 5 аш калагы майонез, 1 стакан шикәр комы, бер чеметем тоз, 2 йомырка, 2 стакан он, 10 грамм разрыхлитель, йөзем, мәк, шикәр оны.

Әзерләү: Йөземне юып, кайнар суга салып куярга. Аннары суын түгеп, йөземне киптерергә. Җимеш камырда тигез таралсын өчен аны киптерелгән җимешне онда әвәләргә.

Камыр ясау өчен йомыркаларны шикәр белән күпертергә, майонез, тоз, он, разрыхлитель салырга. Камырга онда әвәләнгән йөземне кушып, әкрен генә болгатырга. Форманы майлап, камырны шунда бушатырга һәм алдан кыздырылган духовкага куярга. Якынча 30-40 минут пешерергә. Теләгән очракта, табынга куйганда кекс өстенә шикәр оны яки мәк сибәргә була.

Энҗе Галиәхмәтова. Калмия авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев