Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Гаиләдә кем баш?

Гаиләгездә кем баш, соңгы сүзне кайсыгыз әйтә? Карарларны икәү кабул итәсезме, әллә берегезнең генә фикере исәпкә алынамы? Сездә ир баш, хатын муенмы? Психологлар әйтүенчә, кемнең баш буласы бергә яши башлауның беренче чорында ук билгеләнә. Соңыннан лидерлык өчен көрәш файдасыз. 

Элек татар гаиләләрендә ир баш булган, хатын аңа буйсынып яшәгән. Хәзер бу тәртип бөтен гаиләдә дә саклана дип әйтеп булмый.
Замана хатынына зирәк булу өчен үзен ничек тотарга? Кызык әйтем бар: «Өйдә әти баш, ә әтинең кем буласын әни хәл итә»... Формаль рәвештә гаиләдә хакимлек әле дә ир-ат кулында һәм акыллы хатын бу хакта иренә әйтеп тора. «Гаиләдә син баш», – дип ирен үсендергән хатын теләгәненә ирешә. Ул аны шулай психологик яктан «җиңә». Югыйсә хатын да гел ир дигәнчә яшәми, әмма «мин баш» дип чәчрәп чыкмый, хәләл җефетенең ачуын китерми. Өйдәге татулык күп очракта гүзәл заттан тора. Хатын-кызның төп бурычы – гаиләне бәхетле итү, җылылыкны саклау. Ә ир-атныкы – гаилә иминлеген кайгырту, акча табу һәм карарлар кабул итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев