Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Файдалы һәм тәмле чәй

Калмия авылы – табигатьнең иң бай урыннарыннан берсе. Болыннарында нинди генә файдалы үләннәр үсми! Шушы авылдан Энҗе Галиәхмәтова газета укучыларга үләннән чәй әзерләү рецептын тәкъдим итә.

Чәй үләне (Иван-чәй, кыркан үләне) өлгерергә күп калмады. Дәвалау үзенчәлекләрен саклап калу өчен аны безнең якларда июнь ахырларында, июль башларында җыя башлыйлар Иван-чәйне. Шушы вакытта чәчәк ата ул. Бөреләре ачылып беткәч, шау чәчәктә утырганда җыярга кирәк.
Җыйганда яфракларын өстән аска таба уртасына җиткәнче өзәргә кирәк. Алып кайткач, тишекле чүмечкә салып юабыз, суы сарыкканчы тотабыз. Яфракларны ак кәгазьгә яки салфеткаларга 3-5 см калынлыкта җәябез. Әледән-әле әйләндереп, 24 сәгать тотабыз. Аннан яхшылап алып угалыйбыз да пыяла савытка салып куябыз. Өстен дымлырак чиста чүпрәк белән каплыйбыз һәм җылы урынга куябыз. Үсемлек исе бетеп, тәмле ис килә башлагач чимал әзер була. Хәзер киптерәсе генә кала. Моның өчен аны банкадан алып, табага салып, газ мичендә киптерәбез. Мич артык кызу булмасын. 1 сәгать тирәсе торса яхшы. Аннан сүндереп, тагын 20 минут тотарга кирәк.
Мәшәкате күп булса да, чәе бик файдалы һәм тәмле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев