Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Файдалы киңәшләр

Хуҗабикәләр өчен файдалы киңәшләр:

1. Камыр ашларын кыздырганда (бөккән, кабартма һ.б.), майны камыр ашы биеклегеннән өч мәртәбә күбрәк салырга кирәк. Камыр әйберләрен онга әвәләп мавыкмагыз, чөнки бу вакытта янган тәм керә.
2. Тавыкны кыздырганда, башта тоз белән яхшылап сеңдерерлек итеп ышкыгыз. Аннары өстен эреткән сыер мае белән буягыз.
3. Шулпа туендырылган булсын дисәгез, итне салкын суга салыгыз. Кайнап чыккач, күбеген җыеп, утын кысыгыз. Ит пешеп җиткәндәрәк, аерым табада май салмыйча кишер белән суганны тиз генә «сызгыртып» салсагыз, ул тәмле һәм хуш исле булыр, төсе дә матур булачак.  
4. Шулпа тәмле булсын дисәгез, кайнап чыгуга, утын кысыгыз һәм ахырга кадәр әкрен утта пешерегез.
5. Тавык шулпасына лавр яфрагы салмагыз, чөнки ул тавыкның исен һәм тәмен үзгәртә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X