Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Дөнья кызыклы

Дөнья кызыклы

Җир тирәли орбитадагы «Хаббл» телескобы белән табылган иң ерак галәм объекты бездән 13 миллиард яктылык елы кадәр ераклыкта урнашкан. Физик теорияләр буенча, дөнья моннан 15 миллиард ел чамасы элек бик каты «олы шартлау» нәтиҗәсендә барлыкка килгән һәм шуннан бирле киңәюен дәвам итә. Бүген без галәмнең кырый чите дип күргән нәрсәләр чынлыкта аның «яшь чагындагы» күренеш булып тора, һәм, кем белә, тагы да көчлерәк телескоплар белән берәр вакыт кешеләр бәлки «олы шартлау»ның үзен дә күрерләр... 

Заманча көнкүреш техникасының, телевизор, компьютер, магнитофон, факсларның электр шнурын гел тартып алмасаң да була, бер кызыл күзе генә янып калган бәрәкәтле режимда алар энергияне юк дәрәҗәдә аз сарыф итәләр. Еш сүндереп кабызмасаң, аппаратның янып чыгу ихтималы да нык кими. Шуңа күрә, хәзер Америкада һәм алга киткән Европа илләрендә электр өзгеч кнопка турында инде онытып баралар. Әмма, дөнья бик киң булу сәбәпле, бәрәкәтле режимның да тулаем куәте бик зур, бөтенесен кушып санаганда, «кызыл күз»ләр 5 млн. квт, ягъни уртача зурлыктагы 5 электростанциянең энергиясен йоталар икән. 

Америка басуларында калын сабаклы люцерна сортын күпләп чәчә башлаганнар. Махсус машина белән аның яфракларын сыдырып алып малга ашаталар, ә сабагын электр станцияләрендә ягулык итеп файдаланалар. Берничә дистә фермер өчен уртак бер шундый станция гадәттә 75 мегаватт энергия бирә ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев