Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Бәрәңгесе дә бәрәңгесе!

Быел шәхси йортларның бакчаларында бәрәңге гөрләп үсте. Икенче икмәк өчен елы уңай килде, яңгырлар мул яуды. Бүген халык рәхәтләнеп яңа бәрәңге ашый. Ләкин бер нәрсә куркыта: яңгырлар тагын да дәвам итсә, бәрәңге черемәсме, диләр бакчачылар.

Гомер буе Пенсия фонды идарәсендә эшләгән, бүген район сайлау комиссиясенең алыштыргысыз әгъзасы Гөлсирә ханым Ларина бакчасыннан 1 килограмм 200 граммлы бәрәңге алган. «Бу төптә каз йомыркасы кадәр тагын биш-алты бәрәңге бар иде. Ярып карадык, эче дә куыш түгел», – ди ул. «Гомумән, бакчабызда кызыл бәрәңге бик уңды. Утыртканчы күп итеп тирес керткән идек, шуның файдасыдыр», – ди ул. 
Тәҗрибәле бакчачының мондый зур бәрәңгене беренче мәртәбә генә алуы түгел икән. 1992 елда берсе-берсе 20-30 сантиметр озынлыктагы бәрәңгеләр казыган булганнар. 

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бәлки сез дә шундый үзенчәлекле яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстергәнсездер. Мондый уңышны ничек алуыгыз турында безнең белән дә уртаклашыгыз – фотолар белән хатларыгызны yakti.ul76@gmail.com электрон адресыбызга юллагыз.

Фото Гөлсирә Ларинадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев