Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Базиликлы помидор

Инде күп кеше кыяр-помидорын тозлап, салатларын ясап, сакларга алып куйды. Ләкин яшелчәләрне урнаштырып бетерергә өлгермәгәннәр дә бардыр. Иске Җирекле авылыннан Гөлназ Зарипова андыйларга бик тәмле, базилик белән тозланган помидор рецепты тәкъдим итә. Гади дә, үзенчәлекле дә рецепт. «Ел дә шулай әзерлим, дусларым, туганнарым да рецептны куллана, безгә бик ошый!» – дип яза ул.

Банкаларны стериль-ләштерергә. Помидорларны аларга базилик катламы белән аралаштырып тутырырга. Помидорның «дамские пальчики» яки «виноград» кебек вак сортлары әйбәт. Тозлы су (рассол) өчен 1 литр су, 50 грамм тоз, 100 грамм шикәр комы, 50 грамм 9 процентлы аш серкәсе кирәк. Помидор тутырылган банкаларга тозлы су салып, 5-10 минут стерильләштерергә. 

/ Фото Г. Зариповадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев