Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Балаларны үпкәләмәскә, ата-аналарны сабыйлары белән аралашырга чакырдылар

«Үземә үзем психолог» программасы кысаларында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова Теләнче Тамакның тернәкләндерү интернат-мәктәбендә үпкәләү темасына бик кызыклы чара үткәрде.

Чараның максаты балаларда гафу итү күнекмәләрен булдыруга шартлар тудыру, «үпкәләү» һәм «усаллык» төшенчәләрен ачу, аларның кеше организмына тискәре йогынтысын күрсәтү, үпкәләүне гафу итүнең «сәламәт» ысуллары белән таныштыру һәм, гомумән, четерекле хәлләрдә үз-үзеңне тоту күнекмәләрен өйрәтү иде. Чара тренинг формасында үтте. Интернатта тәрбияләнүче балалар үпкәләүләрне анализлауга юнәлтелгән практик күнегүләр ясадылар, кәгазьгә үпкәләү тойгыларын яздылар, бу аларга проблеманы икенче яктан карарга мөмкинлек бирде. Әлеге чарада төрле категория гаиләләрдән булган 19 балигъ булмаган бала катнашты. 
«Тормыш матур!» һәм «Тыныч балачак» программасы кысаларында исә Ләйсән Насыйрова Яңа поселогы мәктәбендә ата-аналар җыелышында катнашты. Ул балигъ булмаган балалар арасында суицидны кисәтү турында сөйләде. Чарада психолог ата-аналар һәм балалар арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә, аралашу күнекмәләрен үстерү темаларына тукталды. Әңгәмә барышында яшүсмернең үз-үзен тотышының эчке мотивларын аңларга өйрәтте. Суицидка китерүче очракларны һәм балалар белән рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча үз киңәшләрен бирде. Суицидны кисәтү максатыннан ата-аналарны бала белән ешрак сөйләшергә, киләчәк турында әңгәмәләр алып барырга, планнар төзергә чакырды. 
Чарада 115 ата-ана катнашты. Җыелыш барышында аларга мәгълүмат белешмәләре дә таратылды, дип хәбәр итәләр «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән.

Фото «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X