Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Бал белән халык рецептлары

Бал белән халык рецептлары

Теш уртларын ныгыта
2 өлеш бал һәм бер өлеш тоз салып, тоз эреп беткәнче болгатырга кирәк. Әлеге эремәне көнгә берничә тапкыр уртларга сөртергә.

Сызлануны бетерә
Берәр аш кашыгы бал һәм алоэ согына ике аш кашыгы аракы салырга. Әлеге катнашманы артрит, артроз, остеохондроз, радикулит һәм ревматизм булганда компресс итеп авырткан урыннарга сыларга. 

Ютәлдән имбирь белән лимонлы чәй
1\4-1\3 чәй калагы вакланган имбирь тамырына 200 грамм кайнар су салып 5-10 минут төнәтеп тотасың. Лимон һәм 1 чәй калагы бал өстәп, ашар алдыннан көнгә ике тапкыр эчәргә кирәк. 

Грипптан котылыр өчен
Эпидемия вакытында бик файдалы. 1 чәй кашыгы балны вакланган сарымсак белән бутарга. Шуны йоклар алдыннан кайнаган су белән эчәргә. Терелгәнче шулай эшләргә кирәк. 


Төнге ютәлдән файдалы
Төнлә ютәл кузгалса, бер стакан сөт жылытыгыз, шуңа бер чәй кашыгы бал һәм бер йомырка салып болгатыгыз. Йоклар алдыннан шуны икегә бүлеп һәр кичне эчегез. 

Йөрәк мускулын ныгыту өчен
1 аш кашыгы гөлжимешне ике стакан кайнаган суга салып 10 минут кайнатырга. Аннары төреп 10 минут тотарга, сөзеп 1 аш кашыгы бал салып болгатырга. Көнгә өч тапкыр ашар алдыннан ярты сәгать алдан ярты стакан әчәргә. 

/ Рөстәм Зәкиев фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев