Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Бакча бизәге

Роза гөлен бакча чәчәкләренең патшабикәсе дип йөртәләр. Мөгаен, аның матурлыгына сокланмаган кеше юктыр. Бу матур куакларны үз бакчаңда үстерү кыен түгел, ләкин бик күп төрле сортлар арасыннан үз кишәрлегеңә туры килгәнен сайлап ала белергә кирәк.

Роза (Rosa) яки гөлҗимеш роза чәчәкләре семьялыгына керүче үсемлекләр. Бу гаилә 250 төр чәчәкне үз эченә ала. Кыргый розаларны бездә гөлҗимеш диләр. 
Культуралы сортлар җылыны ныграк яраталар, аерата салкын кышларда аларны капламасаң үләләр. Шуңа күрә розалар ел саен матур булып үссен өчен салкынга чыдам булган, климат шартларына туры килгән сортларны сайларга кирәк тә. 
Әлбәттә, чып-чын королева булган роза үзен яхшылап тәрбияләүне сорый. Безнең Яр Чаллы шәһәрендәге газета укучыбыз Рәзинә Гайнанова бик капризлы, ләкин бик матур булган әлеге куакны үстерү серләре белән бүлеште. 

Чәчәк атсын дисәң...
Роза үсентеләрен җиргә утыртканан соң, мин гадәттә туфракка балчык өстим, өскә салам җәям. Язын мәҗбүри рәвештә туфракны йомшартырга, кабартырга, коры көннәрдә күп итеп су сибәргә кирәк. Көзен исә тавык тизәгеннән ашлама кертәм. Күп итеп су сибәм. Теләгә каршы ике мәртәбә «Фитоверм» сиптерәм. Кышка куакның өстен кисәм, аска дугалар куям. Октябрьдә ак агроспан ябам, бераз ачыклык калдырып, ноябрьдә бөтенләй каплыйм. Җәй көне яшь ботакларны бөклим, тамырлансын өчен өстенә туфрак сибәм. Болай иткәч, алар кабат яшелләнә, куак киңәя, куера, матурлана, болай эшләү салкын тиюдән дә саклый.

 / Рәзинә Гайнанова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев