Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Алма бәлеше – «Шәргыя»

Халыкта «Шарлотка» исеме белән дан казанган бу бәлеш безнең гаиләдә «Шәргыя» исемендә. Бу бәлешне әзерләү өчен артык күп вакыт таләп ителми. Аны балалар да, олылар да ярата.

«Шәргыя» бәлеше өчен: 
200 гр югары сортлы он, 100 гр акмай, 150 гр шикәр, 
бер пакет ванилин, 4 йомырка, 1 чәй калагы камыр күперткеч, 1 чәй калагы корица кирәк була.

Камыр күперткечне (разрыхлитель) өй шартларында ясауның бер авырлыгы да юк. Моның өчен 10 чәй калагы онга 5 чәй калагы азык-төлек содасы һәм 3 чәй калагы лимон кислотасы кушарга да яхшылап болгатырга гына кирәк. Әзер порошокны кечкенә банкага салып саклыйбыз. 

Реклама

Бәлешне пешерү тәртибе. 
1.Шикәргә ванилинны һәм йомыркаларны кушып саргылт төскә кергәнче миксер белән күпертәбез. Шушы массага йомшарган акмайны кушып крем хәленә килгәнче миксер белән күпертәбез. Әзер массага 1 чәй калагы камыркүперткеч белән корицаны кушабыз. Әкерен-әкерен генә он өсти барабыз. Камыр әзер.
2. Алманы юып чистартабыз, үзәген алабыз да ярымбоҗралап турыйбыз. (Алманың кабыгын һәм үзәгенннән менә дигән тәмле эчемлек – тиз арада эчә торган компот ясыйбыз). 
3. Әзер алмаларны камырга салып болгатабыз. Бераз гына алманы бәлешнең өстен бизәү өчен калдырабыз. 
4. Табага пергамент кәгазь җәеп акмай белән майлыйбыз да камырны салабыз. Өстен тигезләгәч матур итеп ярымай сыман киселгән алмаларны тезәбез. 
5. Камырлы табаны 170-180 градуслы духовкага 40 минутка куеп пешерәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X