Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Культура

Китапханәчеләр Россиякүләм Әдәби марафонда катнашкан

Казан шәһәрендә V Россиякүләм #әдәбимарафон онлайн-проектында катнашкан татар китапларын укучыларны бүләкләү тантанасы үтте. Бу чарада Тукай районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләре – Энҗе Галиәхмәтова, Лидия Фәртдинова, Флүзә Сәлимовалар да катнаштылар. 

Әлеге проектның максаты – киң катлам укучыда татар әдәбиятына кызыксыну уяту, татар әдәби мирасын популярлаштыру, үзеңдә китап уку кебек файдалы гадәт тәрбияләү. 
Проект Татарстан китап нәшрияты белән берлектә оештырылып үткәрелә. Тантаналы бәйрәмдә республиканың танылган язучылары– Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Марсель Галиев, Мәдинә Маликова, Нәбирә Гыйматдинова, Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш премияләре лауреаты Ленар Шәех, «Ел китабы – 2014» республика конкурсы лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Галимҗан Гыйльманов, «Бәллүр каләм» иясе Гөлсинә Галимуллина, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиянең кызыксындыру бүләге иясе Гөлүсә Батталова, «Бәллүр каләм – 2018» премиясе лауреаты Гөлүсә Закирова, йөзләгән җыр сүзләре авторы Гөлнур Айзәтулла һәм шагыйрә Лилия Фәттахова («Көмеш кыңгырау») тантанага килгән китап укучыларга дипломнар һәм автографлы китапларын тапшырдылар. Әсәрләре бүгенге көндә иң күп укыла торган яраткан язучыларыбыз – Гүзәл Галләмова, Айгөл Әхмәтгалиевалар белән очрашу да бик истәлекле булды, дип хәбәр итә Боерган китапханәсе мөдире Флүзә Сәлимова. 

Фото Флүзә Сәлимова тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев