Үзара салым кемгә кирәк?
Февраль ахырына үзара салымны җыеп бетерү планлаштырыла. Бүген лидерлар рәтендә Мусабай Завод, Борды, Иштирәк авыл җирлекләре. Биредә үзара салым акчасы тулысынча җыеп тапшырылган. Алардан аз гына Калмия калыша. Биредә үтәлеш – 96 процент. Аутсайдерлар рәтендә Кнәз, Әҗмәкәй, Кече Шилнә һәм Мәләкәс җирлекләре. Аларда салым җыю күрсәткече 10 проценттан да артмый.
Үзара салым – республика программасы. Аның әһәмияте шунда: халыктан җыелган һәр сумга республика бюджетыннан дүрт сум өстәлә. Шулай булгач, программада катнашу – авылларны төзекләндерүнең отышлы юлы. Тукай районында яшәүчеләр ноябрь аенда үзара салым өчен референдумда тавыш бирде. Урыннарда салым күләмен 500 сумнан билгеләделәр. Инде хәзер аны җыю кампаниясе бара. Салым тизрәк тупланса, авыл җирлекләренә тиешле субсидияне тизрәк кайтару мөмкинлеге бар. Тик кайбер авылларда бу эш тоткарлана.
Иштирәктә акча тулысынча җыелды
Иштирәк авыл җирлегендә 2018 елда үзара салым акчасына янгын сүндерү депосы төзеделәр. Моңа кадәр янгын чыкканда ярдәмне күрше авыллардан көтәргә туры килә иде. Ә ут ул көтәргә яратмый. Чарасын кичектерми күрергә кирәк.
– Бер елны ишегалдында янгын чыкты. Янгын сүндерүчеләрне озак көттек. Билгеле, авыл аралары якын түгел. Шул арада янгын бер ихатадан икенчесенә күчте. Өй, мунча, тулысынча янып бетә язды, – дип искә ала шушы авылда яшәүче Фәнүсә Насыйбуллина.
Ә бүген авылның уртасында яңа янгын депосы тора. Янгын сүндерү машинасы җылыда, әзерлек сызыгында, төзек хәлдә. Быел үзара салым акчасына депога газ кертергә ниятлиләр.
Иштирәклеләр, һәр елдагыча, әлеге чараның мөһимлеген аңлап, быел да активлык күрсәтә. Бүген җирлекнең казначейлык счетына барлыгы 246 мең сум салынган.
Әнисә Шәймәрдәнова Иштирәктә 45 елга якын яши. Авылда булган үзгәрешләр аның күз алдында. «Җирлек соңгы биш елда үсте, ямьләнде. Халык үз акчасының кая тотылганын ачык күрә. Шуңа да акча җыярга зур теләк бар, җирлек башлыгына да ышаныч зур. Мөһим булган мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек туган икән, моннан файдаланып калырга кирәк», – ди ул. Ул – иң беренче булып акча тапшыручы.
– Мәктәп коллективы, клуб хезмәткәрләре белән берлектә йортларга кереп әңгәмәләр алып бардык, халык каршы булмады. Бездә халык бердәм. Йөри алмый торган өлкәннәрнең акчасын банкта үзебез түлибез дә, квитанцияләрен кайтарып бирәбез. Гади авыл халкы намуслы, берсүзсез түләргә риза, – ди жирлек башлыгы Гөлнара Гарифуллина.
Кече Шилнә авылында картина башкача
Дөрес, монда гади авыл халкы гына яшәми. Яртысы – шәһәрдән килеп төпләнүчеләр. Шуңа күрә җирлек проблемаларын аңларга теләмәүчеләр дә байтак.
Әйтергә кирәк, 2018 елда Кече Шилнә халкы, беренче тапкыр референдумда катнашып, үзара салымны 1000 сумнан җыярга тавыш бирде. Бу акчалар җирлекнең социаль мәсьәләләрен хәл итәргә тотылырга тиеш. Ә алар бихисап: юллар да кирәк, яктырткычлар да, балалар мәйданчыгы да комачауламас. Тик бүгенгә үзара салым җыю акрын бара. Югыйсә, авыл җирлеге аны җыюда халыкка уңайлыклар тудыру буенча бөтен чараны күрә.
Жирлек башлыгы Гадел Даутов җыелган үзара салым акчасының тиененә кадәр максатчан файдаланылачагын искәртә. «Аның нинди эшләргә тотылуы хакында халык алдында хисап бирәчәкбез. Икенчедән, ТР Финанс министрлыгы да һәрвакыт тикшереп тора. Барлык документлар белән авыл советында танышырга була», – ди Гадел Даутов.
– Үзара салым акчасының кая китәсе билгеле. Минем аларның максатчан тотылуына шигем юк. Гомумән, безнең җирлеккә игътибар зур. Карагыз әле, бер ел эчендә юллар төзеделәр, су керттеләр, балалар бакчасы капиталь ремонтланды. Ә бит проблемалы авыллар бер без генә түгел. Район җилкәсендә утырмас өчен үзебезгә дә актив булырга, мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк, – ди шушы җирлектә яшәүче Рафаэль Хәмәтшин.
– Үзара салым акчасы безнең җирлекне төзекләндерүгә тотыласы көн кебек ачык. Менә шул шикләнеп, кеше күңеленә коткы салган кешеләрдән махсус комиссия җыйсын алайса. Үзара салым кемгә кирәк? Безгә кирәк, – ди Наиля Исабаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев