Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Яңа елда сабыйлар авазы

2019 елның башыннан районда җиде сабый туды. Мусабай Завод, Биклән, Комсомол, Шилнәбаш, Бәтке авыл җирлекләрендә ике кыз, биш малай дөньяга килде. Әти-әни булу бәхетен татыган кайбер гаиләләр белән без дә очраштык, аларның сөенечен уртаклаштык.

Районда беренче бәби Биклән авыл җирлегенең Никошновка авылында яшәүче Муриновлар гаиләсендә аваз салган. Аларның бу өченче балалары. Көтеп алган нарасыйга Арина дип исем биргәннәр. 
Ә менә 2 гыйнвар көнне Мусабай Завод авылындагы Миңнехуҗиннар hәм Садыйковлар гаиләләрендә икеләтә бәйрәм булган. Аларның икесендә дә уллары дөньяга килгән.
– Без Регина белән ике килендәш. Берьюлы больницага эләктек, бер бала тудыру залына туры килдек. Балаларыбызның туу арасы да 15 минут чамасы, – дип сөйли икенче тапкыр әни булган Ләйсән Миңнехуҗина.
Ләйсән белән Илнар Миңнехуҗиннар – Мусабай Завод авылында үрнәк гаилә. Үзләре төзеп җиткергән йортта яшиләр. Илнар районның «Кама» агрофирмасында эшли, Ләйсән 1 яшь тә 11 айлык олы кызлары Диләрә белән декретта, хәзер инде нәни Тимурны да караячак.
– Бүген Тимур беренче төнне өйдә кунды. Шөкер, бик тыныч йоклады. Хәзер башкарасы эшләр күп: яшәү урынын теркәргә, салым түләүченең идентификация номерын, СНИЛС аласы бар. Шулай ук хөкүмәт тарафыннан бирелгән ана капиталын да рәсмиләштерергә кирәк, – ди гаилә башлыгы Илнар.
Шушы көннәрдә яңа туган сабыйга исем бирергә, аш уздырырга ниятлиләр. Икенче атнада кызларына ике яшь тула икән.
Миңнехуҗиннарның туганнары Садыйковлар гаиләсе 4750 граммлы «бәхет төенчеген» күптәннән көткән булган.
– Мин бәхетле! Яңа елда сөекле тормыш иптәшем Регина гаиләбезгә зур бүләк ясады. Безнең беренче балабыз Раян туды, – дип сөенеч белән сөйли Рафаэль Садыйков та. 
Матур гаиләләрне әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан районның граңданлык хәлен теркәү бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина котлады, аларга ул бәхет, тигезлек, балаларны исән-сау үстерүләрен теләп, республика Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау открыткасын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев