Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Хуш киләсең, яңа уку елы!

Атнаның беренче көне бик матур бәйрәмнән – Белем көненнән башланды. Республикабызның төрле шәһәр-авылларында яшәүче балалар, яшүсмерләр аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәрен тотып һәм букчаларын иңнәренә асып мәктәпләргә китте.

Круглое Поле поселогы мәктәбенең ишегалды да дүшәмбе иртәсендә күңелле көйләрдән, чәчләренә ак тасма таккан кызларның, матур мәктәп формасыннан булган малалайларның, инде җитдиләнгән югары сыйныф укучыларының, мөгаллимнәр һәм ата-аналарның тавышыннан шау-гөр килә иде. Халык ташкыны эчендә сыйныфташларын эзләгән укучылар, беренче класска баручы сабыйлары өчен дулкынланган әти-әниләр, каникуллардан соң сабакташлары белән тантананы көтеп сөйләшүче укучылар – моның һәммәсе дә Белем көненең аерылгысыз бизәкләре.

Изге теләкләр белән

Поселок укучыларын, аларның якыннарын, мәктәптә эшләүче педагогларны бәйрәм белән котлау һәм сәламләү өчен бирегә мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Тантаналы линейкада район башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Закиров, Тукай районы кураторы, РФнең ТРсы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, ТРсы буенча Куйбышев тимер юлы башлыгы урынбасары Марс Хәйруллин, район прокуроры Руслан Галиев һәм башкалар катнашты.

Барыгызны да чын күңелдән бәйрәм көне белән котлыйм. Җәй ахырына якынлашып, алда безне эшлекле, мавыктыргыч уку елы көтә. Укучыларыбызга яхшы билгеләренә генә укырга, әти-әниләргә сабырлык, балаларын аңлауларын, күңел күтәренкелеге теләп калам, – дип бәйрәм белән һәммәсен дә иң элек мәктәп директоры Әлфия Шәйдуллина тәбрикләде.

Район башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Закировның чыгышы да истә калырлык, матур булды:

Һәр елны 1 сентябрьдә без җылы хисләр белән мәктәптә укыган елларны, яраткан укытучыларыбызны, җанга якын сабакташларыбызны искә төшерәбез. Чөнки мәктәп белем туплау, иҗади ачышлар ясау, кыю эшләр ниятләү, ихластан дуслашу өчен мөмкинлекләр бирүче ныклы нигез. Яңа уку елында районыбыз мәктәпләрендә җәмгысы 4 757 укучы белем алачак. Шуларның 493е беренче сыйныфка баручы кызлар һәм малайлар. Аларга укуларында уңышлар, әти-әниләренә исәнлек-саулык телисем килә. Мәгариф өлкәсендә эшләүче һәркемгә шулай ук олы рәхмәтләремне белдерәм. Белем бирү өлкәсендә яңа казанышлар, бәхет, күңел көрлеге телим!

Рөстәм Илдусовичның җылы сүзләренә Тукай районы кураторы Эдуард Вафин һәм башка кунаклар да кушылды.

Яңарган мәктәптә укыячаклар

Круглое Поле мәктәбе үз укучыларын быел яңарган, якты уку бүлмәләре, спорт, актлар залы, яңартылган инженер челтәрләре белән каршы алды. Моңа кадәр бинаның фасады яңартылып, тәрәзәләр алыштырылган булган. «Мәгариф» милли проекты кысаларында мәктәпкә белем бирүдә үтә дә кирәкле интеректив такталар, ноутбуклар, принтер кайтты. Шулай ук мәктәп видеокүзәтү камерасына ия булды. Сентябрь аенда исә биредә соңгы төзекләндерү эшләрен башкарачаклар. Якын арада мәктәп ишегалдысына яңа асфальт җәелеп, коймалар алыштырылачак.

Әлеге эшләр Татарстан Республикасы, район җитәкчелеге һәм шулай ук Куйбышев тимер юлы ярдәмендә башкарылды.

Оешмада эшләүче хезмәткәрләр белән сөйләшеп, мәктәпне карап чыкканнан соң, без дә әлеге зур эшкә кушылырга, ярдәм итәргә булдык. Республика, район, поселок җитәкчелеге генә төзекләндерү эшләренең нинди зур хезмәт, көч салып башкарылганын яхшы белә. Шөкер, ниятебезгә ирештек. Бүген поселок укучыларын тулысынча үзгәргән мәктәп каршы ала, – дип чыгыш ясады бәйрәмдә ТРсы буенча Куйбышев тимер юлы башлыгы урынбасары Марс Хәйруллин.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, якын арада мәктәп тимер юл оешмасы белән берлектә уртак проект – бишенче, алтынчы сыйныфлар базасында профильле сыйныфлар булдырырыга ниятли. Әлеге класста белем алучы балалар, киләчәктә тимер юл белән бәйле уку йортларында белем алып, оешмага эшкә кайта алачаклар.

Бүләкләр һәм беренче кыңгырау чыңы

Һичшиксез, бер генә бәйрәм дә бүләкләрсез узмый. Круглое Поле мәктәбенең тантаналы линейкасын да бу күркәм традиция читләтеп узмады. Иганәчеләр ярдәме белән мәктәп кирәкяраклары тутырылган мәктәп букчаларын һәм акчалата сертификатны бәйрәм кунаклары беренче сыйныф укучыларына, әтиләре махсус хәрби операция зонасында булган, күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга тапшырдылар.

Белем көнендә ветеран мөгаллимнәрне дә онытмадылар. Беренче сыйныф укучыларының һәм аларның өлкән иптәшләре – чыгарылыш сыйныф укучыларының иҗади чыгышларыннан соң, лаеклы ялда булган укытучыларга җылы теләкләр, рәхмәт сүзләре әйтелеп, аларга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Беренче сентябрьнең иң дулкынландыргыч мизгелләре дә килеп җитте. Яңа уку елының башы булып, беренче кыңгырау чыңы яңгырады. Ул һәммәсен дә үзенең тавышы белән мәктәпкә, парта артына дәште.

Менә шулай күңелле дә, күркәм дә үтте Круглое Поле поселогында Белем көне. Без дә район укучыларын, аларның әти-әниләрен, барча мөгаллимнәрне бәйрәм белән ихлас тәбриклибез, иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Хәерле сәгатьтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев