Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Хезмәт белән матурлар һәм батырлар

Менделеевскида узган, халык белән эшләүдә активлыкны арттыру семинарында авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, кооперативлар җитәкчеләре, шулай ук республиканың 14 районы җирлекләре башлыклары катнашты. Безнең районнан зур делегацияне муниципалитет башлыгы Фаил Камаев җитәкләде.

Семинарда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Парламент җитәкчесе сүзләренчә, республикада 470 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык, 4 меңгә якын фермер һәм күп санлы шәхси эшкәртү предприятиеләре эшли, алар республиканың барлык аграр продукциясенең 40 процентын җитештерә. Болар барысы да дәүләт программаларын гамәлгә ашыру ярдәмендә мөмкин булды.

«Татарстанда дәүләт ярдәме системасы эшләнде. Дәүләт федераль һәм республика программаларында язылган ярдәм чараларыннан максималь файда алдырга өйрәнергә кирәк», – дип ассызыклады Фәрит Хәйрулла улы.

Семинарның пленар өлешендә республикада танылган фирмер, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Минталип Миңнеханов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул ике сорау күтәрде. Беренчесе стандарт булмаган яшелчәләрне эшкәртү үзәген төзү кирәклеге хакында иде.

- Вак кишер, чөгендер һәм бәрәңгене терлек азыгына җибәрергә яки ташларга туры килә. Ә менә, мәсәлән, Чувашиядә стандарт булмаган зурлыктагы яшелчәләрдән крахмал, консервалар, хәзерге вакытта файдалы һәм «модалы» яшелчә чипсы әзерләүче завод бар. Бу мәсьәләне стратегик яктан мөһим дип саныйм, - диде ул.

Икенче мәсьәлә административ-көнкүреш комплекслары, хуҗалыклар базасында эшчеләр өчен кунакханәләр төзүгә кагылган.

Безнең районнан фермерның чыгышы көчле алкышлар белән хупланды.

Семинар республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина «Татарстанның агросәнәгать комплексында кече хуҗалык итү формаларын үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» конкурсында җиңеп чыкты.

Татарстанның авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының иң яхшы рәисе булып «Бердәмлек» авыл хуҗалыгы предприятиесен җитәкләүче Иске Җирекле авылыннан якташыбыз Минталип Миңнеханов танылды.

Без Резеда Сафина белән аралаштык һәм аның мондый дәрәҗәле конкурста икенче тапкыр җиңүгә ирешүен белдек.

-Беренче тапкыр мин 2017 елда республиканың кече хуҗалык формаларын үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы булдым. Быел мин жюрига узган елгы эш анализы белән барлык кирәкле документларны тәкъдим иттем.

Иске Абдул авыл җирлегендә бүгенгә 438 баш мөгезле эре терлек, шуларның 138е сыерлар. Торак пунктта яшәүчеләр вак мөгезле терлекләрне бик теләп тоталар. Шәхси йортларда 520 сарык, 37 савым кәҗәсе бар.

Торак пунктта дәүләт программалары ярдәмендә күп кенә авыл халкы үз ишегалларын киңәйтә. Артамоновка авылыннан Андрей Путров хуҗалыкта өч дистәдән артык сыер асрый. Хәзер ул илнең чикләрен саклау буенча изге бурычын үти, терлекләрне әнисе һәм хатыны карый.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкта савымны арттыру өстендә бертуган Равис һәм Хафиз Гариповлар, Мерәстән Әүфәр Фарваев тырышып эшлиләр. Шәхси хуҗалыклардан сөтне ике сөт җыючы җыя, алар вакытында түлиләр.

- Кызганычка каршы, «зур сөт» чорында продукциягә бәяләр төшә. Шул ук вакытта без савым сыерлары саны кимүгә юл куймау буенча үзебезгә бәйле булганның барысын да эшләргә тырышабыз, халык арасында аңлату эшләре алып барабыз. Күп кенә авыл кешеләренең ит терлекчелеге урынына сөт юнәлешен үстерүне өстен күрүләрен яшермим, чөнки сөт – ул авылда «валюта», бу бүген алырга мөмкин булган акчалар, – дип саный җирлек башлыгы.

Иске Абдул поселогы территориясендә «Сәйдәшев исемендәге АХП» ҖЧҖ уңышлы эшли, аның базасында еш кына район гына түгел, ә тәҗрибә алмашу буенча республика семинарлары да үткәрелә.

Резеда Сафина билгеләп үткәнчә, хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин муниципалитет территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсешенә зур өлеш кертә. Авыл халкы дивидендлар исәбенә печән һәм ашлык ала, җитәрлек күләмдә салам бушлай бүлеп бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев