Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып

Иң элек Фаил Мисбах улы Круглое Поле поселогына юл алды. Биредә ул төзекләндерелүче мәктәп бинасын карап чыкты.

Шулай дөрес була

– Республика җитәкчелеге һәм «Куйбышев тимер юллары» җәмгыяте арасында булган килешүгә нигезләнеп, мәктәпне төзекләндерү мәсьәләсе белән без оешманың җирле җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттек. Тимерьюлчылар ремонт эшләре чыгымының яртысын үз өстебезгә алабыз, дип шунда ук ризалык белдерделәр. Чыгымнарның тагын 50 проценты республика бюджетыннан капланды. Киләсе 2024 елда ТРсы Министрлар Кабинеты боерыгы белән мәктәпне төзекләндерүгә тагын 125 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Моңа кадәр килгән акчага белем йортының тулысынча фасады җылытылды, тәрәзәләр алыштырылды. Бинаның эчке якларына ремонт эшләрен, мәктәп яны территориясен төзекләндерүне исә киләсе елда, каникуллар вакытында башларга исәпләп торабыз, – дип сөйләде Фаил Мисбах улы.

Сүз уңаеннан, җитәкче Тукай районы балалар бакчалары, мәктәп кебек социаль объектларны ел саен тапшыручы сирәк районнарның берсе дигәнне дә билгеләп үтте. 5 ел эчендә районда республика программасы ярдәмендә 140 урынлык 2 һәм 220 урынлы 1 балалар бакчасы тапшырылды. Федераль программа кысаларында исә Шилнәбаш авылында яңа мәктәп төзелде. Шулай ук Кече Шилнә авыл җирлегендә дә халыкка бик кирәк булган яңа мәктәп төзүне дә сорап үтенеч җибәрелгән. Шәһәрдән күчеп кайтучылар хисабына район халкының артуы социаль объектларга булган ихтыяҗны тудыра.

– Поселок мәктәбендәге ремонтка әйләнеп кайтканда, төзекләндерү эшләренең бер өлеше тимерьюлчылар хисабына башкарылуы дөрес дип саныйм. Чөнки поселокта яшәүче хезмәт яшендәге халыкның 80 проценты тимер юлда эшли. Бу кешеләрнең балалары биредәге балалар бакчасына йөри, мәктәптә белем ала, – диде Фаил Камаев.

«Кытай юлы»

Биклән җирлегендә исә җитәкче Дэн Сяопин исемендәге логистик үзәктә булып кайтты. Бер ай элек кенә биредә буп-буш, тигез җир өсте булган. Хәзер исә объект калкасы урында җир казылып, субайлар куелган, төзелеш материаллары, техника китерелеп, эшчеләр тулы куәткә эшли башлаган.

– Әлеге логистик үзәккә танылган Кытай эшлеклесе Дэн Сяопинның исеме бирелүе турында ишеткәч, кытайлылар бу хакта ишетеп, белеп алып бик гаҗәпләнгәннәр. Гомумән, Кытайда нинди дә булса биналарга, предприятиеләргә кеше исеме бирү гадәте юк. Шуңа күрә аларны Россиядәге логистик үзәккә ни өчен Кытай эшлеклесе исеме бирелүе кызыксындырган, – дип сөйләде индустриаль паркның проект җитәкчесе Юлиан Гнездалов.

Район һәм проект җитәкчеләрнең сүзләренә караганда, хәзерге вакытта проектны гамәлгә ашыру өчен бирегә 7 миллиардка якын акча кергән инде. Алга таба да шактый финанслар салынырга тиеш. Логистик үзәк якын киләчәктә 570 район кешесен эш урыны белән тәэмин итәчәк дип фаразлана. Биредә тимер юл белән килгән товарны бушатканда берьюлы ике поездка хезмәт күрсәтә алачаклар. Товарны кабул итү, киләсе ноктага җибәрү эше дә җайлырак, тизрәк башкарылачак икән.

– Билгеле булганча, башта товар Кытайдан килә дә, Мәскәүгә җибәрелә. Аннары ул бушатылып, йөк машиналарына төялә һәм кире бирегә сату урынына әйләнеп кайта. Бу бик озак һәм чыгымлы эш. Логистик үзәк исә мондый урап йөрүләрдән азат итәчәк, – диде Юлиан Гнездалов.

«Балкыш» биналы да газлы да

Аннары район башлыгы Иске Дөрешкә юл тотты. Биредә Фаил Камаев яңа төзелгән медпункт, ашханә, мәдәният учагы биналарын һәм социаль объектларны газлаштырып бетерү программасы буенча 722 метр озынлыкта сузылган газ торбасы аша объектларга газ җибәрү тантанасында катнашты.

Яңа биналарның төзелүе, бар кирәкле шартларны, уңайлыкларны булдыру лагерьның эшен тагын да сыйфатлырак итәчәк диләр балалар лагеры җитәкчесе һәм хезмәткәрләр. Хәзер «Балкыш» бер сменада 70-80 бала урынына биредә 120 баланы кабул итеп, аларның ялларын оештыра алачак.

– Район мәгариф системасы хезмәткәрләре, район халкы исеменнән «Балкыш»ны газлаштыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә. Куелган максатларны онытмыйча, газ хезмәте белгечләре, хезмәткәрләр эшне кыска тоттылар һәм шуның белән лагерьның бар биналарына вакытында җылылык бирү мөмкинлеген тудырдылар, – диде чыгышында район башлыгы Фаил Камаев.

Газ дигәннән, сүз уңае итеп шунысын да әйтеп узарга кирәк: быел газлаштыру эшләре буенча район күләмендә 1 млрд 860 млн сум акча үзләштерелгән. Газлаштырып бетерү программасы эшли башлаганчы Тукай районында газлаштыру эше 30 процентка гына үтәлгән булган. Соңгы ике ел эчендә исә газлаштыру районда 90 процентка кадәр башкарылган.

Яңа елга су белән

Суга кытлык кичергән авыл җирлекләрен өстәмә рәвештә су белән тәэмин итү быел аеруча яхшы бара. Көз башында Кече Шилнә авыл җирлегендә файдалануга тапшырылган суүткәргечтән соң, чират Суровка авылына да җитәр шәт. Хәзерге вакытта биредә «Чаллы су каналы»ннан, ягъни шәһәрдән 9 километр озынлыктагы су торбалары сузу эшләре белән мәшгульләр.

– Фаил Мисбахович судан кала, канализация белән бәйле эшләрне дә башкарырга тели. Ә су мәсьәләсе чыннан да Тукай районы өчен көнүзәк сорауларның берсе булып тора. Һәм суга булган ихтыяҗны канәгатьләндерү максатыннан без район җитәкчелеге белән тыгыз эшләргә һәрвакыт әзер, – дип әйтте «Чаллы су каналы» җәмгыятенең генераль директоры Владислав Гаврилов.

– Бүгенге көндә су белән тәэмин итү проблемасы бар районнарда да бардыр инде ул. Тукай районындагы артезиан коеларының барсында да су сыйфатка туры килеп бетә дип әйтеп булмый. Су анализы нәтиҗәләре дә моның шулай икәнен раслый. Ә су ул көндәлек әйберләрнең берсе.

Чаллы шәһәрендә су чистарту корылмалары булып, ник без аңардан файдаланмыйбыз соң дигән фикергә килдек тә, федераль, республика программалары аша без район халкын сулы итәр өчен ярдәм алдык. Яңа елга кадәр Суровка авылы халкына су бирергә ниятләп торабыз, – дип район хакиме дә үз сүзен әйтте.

Суровка авылыннан соң, җитәкче Кенәз җирлегендәге «Татарстан» совхозы поселогындагы амбулаториягә юл тоты. Хәер, бу хакта без газетабызның алдагы саннарның берсендә зурлап, тәгаенләп язарбыз. Чөнки, әлеге медицина ярдәме күрсәтү объектының ремонтлануын җирлек халкы түземсезләнеп көтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев