Хәйриячелек – изге гамәл
Районыбызда инвалидлар декадасы кысаларында 2018 нче елдан башлап “Игелек кыл!» хәйрия марафоны үткәрелеп килә.
Быел хәйрия марафоны 6 декабрьдә Яңа поселогы мәдәният йортында үтте. Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Камил Нәҗмиев, район хакимиятендә җитәкче вазыйфа башкаручылар, җирлегебездә эшләп килүче предприятие, оешма, учреждение һәм җитештерү предприятиесе директорлары, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр катнашты.
Камил Нәҗмиев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты, «Ак барс» хоккей клубы легендасы, биш тапкыр Гагарин кубогы иясе, өч тапкыр дөнья чемпионы Данис Зарипов марафонга старт бирделәр.
Камил Нәҗмиев марафонны ачу тантанасында: « Халкыбызда юмартлык, кешелеклелек кебек асыл сыйфатлар яшәгәндә әйләнә тирәбездә яшәүче кешеләргә ярдәм итү даимилеген югалтмас. Бу изге гамәл районыбызда матур традиция булып озак еллар яшәр. Районыбыз икътисадын күтәрүдә, ил табынын ризыклы итүдә тырышлык куючы, юмарт күңелле кешеләрнең сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле кешеләргә – инвалидларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт. «Игелек кыл!» хәйрия марафоны на сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле кешеләрнең тормыш яшәешен, социаль яктан хәлен җиңеләйтүгә, сәламәтлекләрен ныгытуга өлеш кертүчеләр, гомумән инвалидлар язмышына битараф булмаган кешеләр матди мөмкинлекләренә карап шушы акциядә үз өлешләрен кертергә дип килделәр. Игелекле эшнең иртәсе киче юк. Шуңа да хәйрия марафоны дәвамлы булырга тиеш. Һәммәбезгә дә сау сәламәт булып, игелекле гамәлләр кылып яшәргә язсын», – диде.
Биргән кул саекмас
«Игелек кыл!» хәйрия марафонында катнашучы легендар спортчы Данис Зарипов Мәләкәс авыл җирлегендә яшәүче Гадел Ивановка хоккей клюшкасы бүләк итте.
Хәйрия марафонында игелекле эш башкаручыларның күркәм эшләре хакында кыска сюжетлы фильмнар күрсәтел де, берничә кешегә район җитәкчелегенең рәхмәте белдерелде. Тукай районы пенсионерлар һәм инвалидлар җәмгыятенең беренчел бүлеге җитәкчеләренә – Круглое Поледан Самат Гобәйдуллин һәм Боерган авыл җирлегеннән Флүдә Сәлимовага, «Шәфкать» комплекслы социаль хезмәт күр сәтү үзәге өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре Гөлнара Зиннәтуллинага Халыкара инвалидлар көне уңаеннан намуслы хезмәтләре өчен Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесенең вазыйфасын башкаручының рәхмәтен белдерелде.
Район пенсионерлар һәм инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Фәйрүзә Вәҗиева җирлеге бездә яшәүче сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле кешеләрнең көнкүреш проблемаларын хәл итү, реабилитацияләү буенча җәмгыятьтә һәм беренчел бүлекчәләрдә башкарыла торган эшләр, даими рәвештә үткәрелә торган төрле чаралар турында сөйләде, киләчәккә эш планы белән уртаклашты. Инвалидларның үтенечләренә, төрле дәрәҗәдәге проблемаларына битараф булмаган һәрбер кешегә олы рәхмәтен белдерде. Сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле кешеләр арасында катлаулы язмышларын мактауга лаек рәвештә үтүчеләр байтак. Әнә шундый кешеләр турында язмалар биреп баручы «Якты юл» газетасы журналистларның фидакарь хезмәтен ассызыклады.
Чыгыш барышында зур экранда күпчелек инвалидларның сәламәт яшәү рәвеше алып барулары, актив тормыш позициясен хуплаулары һәм шул юнәлештә иҗтиһад итүләре, файдалы эшшөгыльләре, кызыклы мавыгулары, спорт ярышларында катнашып даими рәвештә призлы урыннар яулап торулары турындагы документаль фильмнар, слайдлар күрсәтелде.
Хыяллар чынга ашу – кешене бәхетле итә. «Игелек кыл!» хәйрия марафонында күпләрнең хыялы тормышка ашты. Сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле кешеләр арасында өлкән һәм урта яшьтәге кешеләр арасында балалар да байтак. Сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле кешеләр арасынданең күбесе физкультура белән шөгыльләнү өчен спорт җайланмалары, велотренажерлар, велосипед кебек кирәкле әйберләрне үзләрендә булдыру турында уйлый. Шулай ук, замана белән бергә атлау өчен ноутбуклы булу турында хыяллана. Күпләре сәламәтлегенең торышы буенча кирәк булган әйберләрне алу турында уйлый. Мисал өчен, кемгәдер тормышка яраклашу өчен ишетү аппараты кирәк. Үз аякларында йөри алмаучы кеше заманча инвалид коляскасы булса тормышым җиңеләеп китәр иде, ди. Урын өстендә ятучы авыру кеше күпфункцияле карават һәм махсус матрац кебек әйберләр булдыру турында уйлый. Аларның һәммәсе дә үзенә кирәкле әйберләрне булдыру турында хыяллана. Хәйрия марафонында күпчелек кешенең күптәнге хыялы тормышка ашырылды. Рәхмәтле күз карашлары, күңел кылларын нечкәртә торган мизгелләр күп булды хәйрия марафонында.
Башкаларга, бигрәктә сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле кешеләргә! риясыз рәвештә ярдәм күрсәтүче миһербанлы, юмарт күңелле кешеләрнең игелекле эш-гамәлләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев