Хәбир Иштирәков: «Фестивальнең нигезе ул сез»
Үзләренең чыгыш ясау вакытларын көткән арада, башкалар көндәшләренең чыгышларын карап, үзләре белән чагыштыра, фикерләрен туплый, хәтта бераз дулкынлана да алдылар.
Безнең район артистлары артык дулкынланмады. Чөнки, аларның концерт программалары уйланылып төзелгән иде – тамашачыларга боегып, моңсуланып утырырга туры килмәде. Һәр чыгыш артык сузылмыйча, күз ачып йомганчы диярлек тиз узып китте. Өлкән яшьтәге үзешчән артистларыбыз осталыкларын кимчелекләрсез, менә дигән итеп күрсәтте. Алар вакыт регламентына да сыешты, номерлары да төрле жанрда, композициядә төзелгән иде. Шунысы да билгеләп үтәргә кирәк: алар Тукай районында яшәүче төрле милләт халыкларының биюләрен, җырларын да тәкъдим итте.
Тамашачылар Күзкәй авылыннан булган, «Туган җиремә» җырын башкарган Наилә Шәйхетдинованы, «Каеннар шаулый» җыры белән чыгыш ясаган, Иске Дөреш авылыннан Гыйздулла Вәлиуллинны, «Гомер уза» җыры белән җәлеп иткән Нәгыя Гыйлмиеваны (Әҗмәкәй авылы) һәм әлеге вакытта актуаль яңгыраган җыр белән сәхнәгә чыккан Марина Орлованы (Бәтке авылы) дәррәү алкышларга күмде.
Сәхнәгә Круглое Поле поселогыннан бөтен районга таныш, өлкән яшьтәге ханымнардан торган җыр коллективы чыккач та, битараф кешеләр калмагандыр, шәт. Аллы-гөлле костюмнар, йөзләрендә балкыган елмаюлары, җырларын матур башкарулары һәм килешле хәрәкәтләре дә жюри әгъзаларына хуш килде. Жюри дигәннән, аның составында Римма Ибраһимова һәм Георгий Ибушев кебек мәртәбәле, атаклы артистлар да бар иде.
Иштирәк авыл җирлегеннән килгән бию коллективы биючеләре дә яшь кызлар сыман номерларын җиңел итеп, аякларын җиргә тидермичә халыкка тәкъдир итте.
«Чәйгә керегез» биюе белән Күзкәй авылының хореография коллективы исә фестивальнең зона этабында беренче тапкыр чыгыш ясады. Һәм күзкәйлеләр бер дә сынатмады. Тукай районы үзешчәннәре арасында иң беренчеләрдән булып чыгыш ясаган Иске Абдул җирлегенең «Асылъяр» коллективы да район дәрәҗәсен яхшы күрсәтте.
«Балкыш»та «Нәфис сүз» номинациясендә Боерганнан Гөлсәрия Сәхәбиева «Сугыш чоры балалары без» исемле шигырь белән күпләрнең күңел кылларына тиде. Шулай ук Шилнәбаш, Калмаш, Борды җыр коллективларының иҗат номерлары да беркемне битараф калдырмады. Алар чыгышларын Тукай районына багышлады.
Районыбыз баянчылары Атлас Әмируллин, Нәзир һәм Назыйм Гимазетдиновлар безнең артистлар белән менә дигән эшләп, аларның чыгышларына бизәк эстәде. Тамашачыларны үзенә генә каратып торып, концертны югары профессиональ дәрәҗәдә районның мәдәният һәм ял үзәге директоры Айрат Габдуллин алып барды.
Тукайлыларның чыгышлары төгәлләнгәч, сәхнәгә Татарстан Республикасы ветераннарның (пенсионерларның) иҗтимагый төбәк оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков күтәрелде.
– Фестивальнең нигезе ул сез – ветераннар! Сезгә карап, башкалар да үрнәк алсыннар, бүгенгедәй һәрвакыт шундый актив, дәрт күңелле, кайнар йөрәкле булып калыгыз. Бар эшләрегезне ташлап, атнасына берничә тапкыр менә шушы эш белән шөгыльләнүегезне аңлаган якыннарыгызга, башкарган эшегез өчен үзегезгә дә бик зур рәхмәт, – дип билгеләп үтте Хәбир Газиз улы.
Венера Кашапова, районның мәдәният һәм ял үзәге режиссеры:
«Балкыш» фестивале республикада сигезенче мәртәбә үтә. Ул өлкән буын гражданнарының ялын оештырырга, сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. Без ел саен районда әлеге фестивальнең муниципаль этабын уздырабыз. Бу юлы аңарда 277 кеше катнашты. Иң яхшы дип табылган номерлар Яңа поселогындагы мәдәният йорты сәхнәсендә күрсәтелде, район башлыгы Фаил Камаев җиңүчеләрне бүләкләде. Фестивальнең зона этабында исә безнең районның дәрәҗәсен күтәрүче номерлар тәкъдим ителде. Хәзер менә нәтиҗәләр көтәсе генә кала. Җиңүчеләр исә фестивальнең финал өлешенә Казанга барачак.
Районның ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева:
– Безнең ветераннар барысын да булдыралар. Конкурста алар бик теләп катнашты. Биредә чыгыш ясаган иң өлкән артистыбызга, Нәгыя апага – 84 яшь. Аның җырлаганын тыңласаң, бар дөньяңны онытасың! Гыйздулла абыйга исә 75 яшь тулды. Ул бар күңеле белән әле дә яшь, көч-дәрманы ташып тора, кәефе гел күтәренке. Безнең ветераннар артистлар гына түгел, алар көндә махсус хәрби операциягә дип маскировка челтәрләре дә үрүчеләр әле. Моның өчен аларга аерым рәхмәт. Аннары, өлкәннәребезгә исәнлексаулык, яңа иҗади уңышларга ирешүләрен теләп калам.
Татьяна Дусманова, фольклор коллектив җырчысы, Борды авылы:
– Бүген без «Яңа өйләремнең түрендә» дигән, туган авыл турындагы керәшен җырын җырладык. Җырга күп еллар, аның авторы да хәтта билгесез. Әлеге җыр авылыбызның бер гимны инде ул. Безнең «Борды» коллективында бар кешенең дә тавышлары яхшы, һәммәсе дә сәләтле. Озак еллар безне Вера Рамазанова җитәкләде. Хәзер исә безнең белән хормейстер Елена Маслова шөгыльләнә. Керәшен фольклор коллективы 1985 елда, авылда мәдәният йорты ачылган мәлдә оешты. Шул вакыттан бирле аның тик торганы юк. 2012 елда безгә халык коллективы исеме бирелде. Һәр биш ел саен без ул исемне исбатлап торабыз. Безнең өчен җан атып торган, халкыбызның иҗатын саклап калуны кайгырткан һәммә кешегә рәхмәт әйтәсе килә. Менә бүген дә, безнең белән залда җирлек башлыгы Роза Николаевна бар иде. Ул безгә монда килер өчен транспорт белән дә булышты.
Зоя Хәлитова, җыр коллективының иҗат җитәкчесе, Круглое Поле поселогы:
– Коллективыбызның оешуына – җиде ел. Нигездә без урыс халык җырларын башкарабыз. Күңелле, шаян композицияләр, такмаклар яратабыз. Бездә пенсионерлар да, эшләп йөрүчеләр дә бар. Өченче ел фестивальдә җиңү яулап, «Йолдызчык» җыры белән Казанга барган идек. Бүген Надежда Кадышеваның «Роза» исемле җырын җырлаячакбыз. Җиңүебезгә ышанып, коллективыбыз белән зур планнар корып яшибез. Әйтик, 15 майда Анапага барырга җыенабыз. Анда ике атна дәвамында чыгыш ясаячакбыз.
Гүзәлия Абдуллина, «Яшьлек» коллективы әгъзасы, Иштирәк:
– Коллективыбызда 12 кеше бар. Барысы да пенсионерлар. Чыгыш ясар өчен «Әбиләркуянкайлар» дигән шаян бию сайладык. Чөнки яшь булып каласыбыз килә, картаерга бер дә ашыкмыйбыз әле. Сәхнә костюмнарын исә үзебез тектек. Репертуарга килгәндә, анда татар, марый халык биюләре бар. Клубыбыз мөдире Гөлсинә Жиляева безнең белән даими шөгыльләнеп тора. Конкурста уңышлы чыгыш ясадык дип саныйм. Бик тырыштык инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев