Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Уртак Ватанда бер максат белән яшибез

Россиядә төрле милләт халык лары, этнос һәм төрле дин кешеләре кулга-кул тотынып яши. Республикабыз Татарстан Россия Федерациясенең аерылгысыз өлеше булып тора. Бездә күпмилләтле халыклар яши, алар туганлык һәм дуслык бәйләнешләрне, илебез өчен уртак кыйммәтләрне кадерләп саклап һәм яклап тату гомер итәләр. Туган төбәгебез-Тукай районында да төрле халыклар һәм дин вәкилләре дус һәм тату яшиләр, республикабыз үсешенә үз өлешләрен кертәләр.

2020 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, безнең районда 46760 кеше гомер итә, шуларның 31771е татарлар (668е керәшеннәр), 13209 руслар, 389 чуашлар, 223 башкортлар, 173 таҗиклар,129 үзбәкләр, 98 марилар, 83 украиннар, 80 чегәннәр, 47 удмуртлар. Безнең район – мордвалар һәм азәрбайҗаннар, әрмәннәр һәм казахлар, төрекмәннәр һәм кыргызлар, белоруслар һәм яһүдләр, грузиннар һәм немецлар, лезгиннар һәм молдаваннар һәм бер кореялы өчен уртак йорт булып тора. 2023 елның беренче гыйнварына районда 48959 кеше теркәлгән.

Соңгы 10 елда безнең районның халык саны артты, бу рәсми мәгълүматлар буенча 10199 кешене тәшкил итте һәм бу арта бару хәрәкәте дәвам итә. Балалар туу, башка шәһәрләрдән халыкның авылларга күченүе көннән-көн үсә бара. Федераль дәүләт статистикасы хезмәте бүлеге башлыгы урынбасары Гөлназ Шәйхуллина мәгълүматларына караганда, соңгы 8 айда гына да район миграция үсеше хисабына 2271 кешегә арткан. Даими яшәү өчен кешеләр еш кына Әҗмәкәй, Бәтке, Новотроицкое һәм Кече Шилнә авыл җирлекләрен сайлыйлар. Алар нигездә эре предприятиеләрдә һәм әйдәп баручы хуҗалыкларда эшкә урнашалар. Безнең төбәк авыл хуҗалыгы тармагы лидерларының берсе булып тора, һәр бодай башагында, һәр литр сөттә төрле милләт вәкилләренең фидакарь хезмәте ята.

Район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 10 аенда 250 пар язмышларын бергә бәйлә гәннәр, 80 милләтара никах, 20 кеше башка ил вәкилләре белән мөнәсәбәтләрен теркәгән.

Тукайлылар халык һәм дини бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр: Сабантуй һәм Масленица, Питрау һәм Нәүрүз, Раштуа һәм Корбан бәйрәме, Пасха һәм Ураза бәйрәме бездә гөрләп матур уза.

«Гасырлар буе кешеләр берберсе белән уртак тел генә табу белән генә чикләнмәгәннәр, гореф-гадәтләрне, диннәрне хөрмәт итәргә һәм бер-берсе белән бәйрәм итәргә өйрәнгәннәр. Авыр вакытлар килсә, бергәләп бу кыен вакытларны җиңеп чыгарга кирәклеген аңлаганнар», - дип ассызыклады РФ Президенты Владимир Путин.

Илебездә яшәүче барлык милләт вәкилләре махсус хәрби операциядә ил чикләрен яклау өчен безнең хәрби комиссариаттан өлешчә мобилизация кысаларында чакырылды. Анда катнашучы якташларыбызга тукайлылар рухи һәм матди яктан ярдәм итәләр. Бер Ватанда, бер җирдә гомер уртак максатлар белән гомер итәбез, безтату, без- бердәм! Иң мөһиме шул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев