Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Участок вәкаләтлеләре көне

17 ноябрь көнне халык иминлеге сагында торучы полиция участок вәкаләтлеләре hөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу елны әлеге хезмәт оешуга 95 ел тула. Бәйрәм уңаеннан без полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек башлыгы, полиция подполковнигы Илназ Байдуганов белән әңгәмә кордык.

– Илназ Наилевич, әлеге тәртип сагында күпме хезмәткәр эшли?

– Бүгенге көндә район бүлегендә 21 хезмәткәр эшли. Өстәвенә аларның күбесе әлеге хезмәттә инде күп еллар эшли. Шунсы да күркәм күренеш: үзен әлеге мөһим һөнәргә багышлаган көчле ир-атлар арасында гүзәл зат – Алисә Хөрмәтова да бар, ул Иске Дөреш авыл җирлегендә эшли. 

– Полиция участок вәкаләтлеләре булып эшләр өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

– Иң беренче чиратта дисциплиналы булу мөhим. Шулай ук, ул үз hөнәренә тугры, намуслы, җаваплы булырга тиеш. Изге хезмәтебездә төрле очраклар була, шуңа күрә ул бер дә югалып калмаска hәм аның дөрес, нигезле карар кабул итә белүе кирәк.

– Полиция участок вәкаләтлеләренең эшендә иң авыры нәрсә?

– Полиция участок вәкаләтлеләре үзләре хезмәт күрсәтә торган җирлекләрдә тәүлек дәвамында кешеләр белән аралаша. Һәрчак халыкка, бигрәк тә аның социаль кыен хәлдәге өлешенә беренчеләрдән булып ярдәмгә киләләр. Участок вәкаләтлеләре даими төстә җинаятьчелекне, караучысыз балалар, эчкечелек һәм наркоманияне профилактикалау белән шөгыльләнәләр. Эшләрендә иң авыры – кабатлап үтәм, дөрес hәм нигезле карар кабул итү, чөнки хезмәтебез олы җаваплылыкны, төгәллекне таләп итә.

– Эштән тыш,полиция участок вәкаләтлеләре нинди бәйгеләрдә, чараларда катнаша? Нәтиҗәләре бармы?

– Хезмәткәрләр бар яктан да бик тырышлар, алар үз вазыйфаларын намуслы башкара. Күптән тугел генә «Иң яхшы участок вәкаләте» республика конкурсы узды. Беренче этабында районнан 7 хезмәткәр көч сынашты. Иске Абдул, Сәмәкәй, Шилнәбаш авыл җирлекләренең полициянең өлкән участок вәкиле Айрат Шаябтдинов республика күләм этабына үтте. Ул районның данын яклап 7-16 октябрь көннәрендә республикада икенче урын яулды.

– Районда соңгы 10 ай эчендә полиция участок вәкаләтлеләре ярдәме белән ничә җинаять, административ хокук бозулар ачыкланды? Араларында хезмәт бурычын үтәп, яхшы күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләр бармы?

– 10 ай эчендә 149 җинаять ачылды, 1079 административ хокук бозу протоколы төзелде. Шуларның мисал өчен өлкән полиция майоры Айрат Мөхәмәтшин тарафыннан 22 җинаять эше, 195 административ хокук бозу, полиция майоры Илнур Сәлманов 18 җинаять эше, 178 административ хокук бозу ачыклады. Район бүлеге начальнигы урынбасары, полиция майоры Айрат Мөбәрәкшин эшчәнлеген дә билгеләп үтәсем килә. Ул административ күзәтүдә hәм профилактик учетта торучы хөкем ителгән затлар белән зур эш алып бара. Соңгы 10 ай эчендә нәкъ менә Айрат Хамбаловичның административ күзәтчелекне гамәлгә ашыру hәм тикшереп тору эше беренче урында тора. Ә гомүмән әйткәндә, бүлек эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча үз категориясендә икенче урында. Моннан тыш районда бер генә оператив-профилактик чара да, рейдлар да безнең бүлек хезмәткәрләреннән башка үтми. Әйтик операция «Уңыш», «Надзор», «Условник», «Нерест», «МАК»барысы да алар катнашуы белән генә уза.

– Илназ Наилевич, бу елны полиция участок вәкаләтлеләре хезмәт вазыйфаларын башкарып, яңа исем алучы булдымы?

– Чираттагы исемне үзләштерү таләпләре нигезендә Нур Габдуллин, Айрат Шаябтдинов майор исеменә лаек булдылар. Илнур Нәбиуллинга – лейтенант, Алисә Хөрмәтовага hәм Евгений Васюткинга кече лейтинант исеме бирелде. 

– Район бүлегенә республиканың эчке эшләр министрлыгы тарафыннан нинди ярдәм күрсәтелә?

– Республиканың эчке эшләр министрлыгының ярдәме шактый. Һәрдаим безгә булышып торалар, без аларга чиксез рәхмәтле. Күптән түгел бүлекнең матди техник ягы яңартылды, эчке эшләр министрлыгы тарафыннан ике яңа машина бирелде. 

– Һөнәри бәйрәм уңаеннан хезмәттәшләрегезгә нинди теләкләрегез бар?

– Бүлектә эшләүче hәр кешегә, эчке эшләр бүлегенә hәм җитәкчеләренә зур рәхмәтемне белдерәм. Форсаттан файдаланып, барлык хезмәттәшләремә, лаеклы ялда булган хезмәт ветераннарына ныклы саулык-саләмәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев