Тукай районы: Зур өметләр баглап язмышка
Тормыш булгач төрле хәлләр була. Еш кына, һич көтмәгәндә язмыш дигән нәрсә шул тормышның астын өскә китереп, кисәк кенә һәрнәрсәне үзгәртә дә куя. Ул үзгәрешләр күңелле дә, вакыты белән авыр, сынау тулы итеп тә бусагага килеп баса.
Иске Абдул җирлегенә керүче Артамоновка авылында яшәүче Андрей һәм Ксения Путровлар менә шундый кызык язмышлы гаиләләрнең берсе. Алар белән очрашырга дип юлга чыккан мәлдә, язмам геройлары күңелемә шуның кадәр нык кереп калыр дип, һич кенә дә уйламаган идем.
Өч бөртек кеше
Дистә елдан артык район газетасында эшләп, ничектер Артамоновкага аяк басылмаган. Әллә шул алты-җиде йортлы булып, ә чынлыкта ел буе авылда нибары күп дигәндә биш кешенең генә яшәве, игътибарга лаек вакыйгаларның Артамоновканы читләтеп узуы да моңа сәбәпче булгандыр, шәт.
– Кайчандыр Артамоновка хә тәр зур авыл иде. Сик сәнләп хуҗалык исәптә торды. Хә зер исә өч йортта гына кеше яши. Калган санаулы йортларны бакча итеп тоталар, җәен шәһәрдән кайтучылар кү ренә. Өч йортның берсендә мин яшим, икенчесендә олы яшь тәге бер пар, ә өченче йорт Андрей белән Ксенияныкы, – дип сөйли Андрей Путровның әбисе, сиксән биш яшьлек Галина Кудряшова.
Галина Степановна Андрейның әнисе Людмила ягыннан әби тиешле кеше. Уналты ел элек ул тормыш иптәше, яраткан ире Александрны соңгы юлга озаткан. Моңа кадәр дә һәрвакыт диярлек авылда булган Андрей шул заманнан бөтенләй диярлек әбисендә яши башлаган. Шәһәрдә туыпүскән егет булса да, егет кеше авыл тормышына гашыйк булып, җиргә ныклап кендеге белән береккән.
Казанны калдырып…
Андрей Путров үзенең шәх си хуҗалыгын армия хезмәтеннән соң тота башлаган. Әбисе Галина Сте панов наның йортында яшәп ул баш та берничә баш сыер сатып ал ган. Аннары, тора-бара, сыер саны җиде-ун башка арткан. Мал кайларны үзе карап, асрауга бәйле бар эшне дә үзе башкарган. Менә шул вакытларда яшь ир интернет челтәре аша булачак хатыны – Ксения белән танышкан.
– Бер-беребезне социаль челтәрләр аркылы таптык, аралашып, бер-беребезне ошаттык. Аннары, мәхәббәт, гашыйк булудыр инде – Андрейга кияүгә чыгып, шәһәрдән авылга кайтып яшәргә ризалаштым, – ди, танышу тарихы турында Ксения.
Ксения Евгеньевна тумышы белән шәһәр кызы. Бер көн дә авыл тормышы белән яшәмәгән. Ләкин шуңа да карамастан, йөрәге кушканча эшләргә булган: Казанны, ислемай фабрикасындагы яхшы вазыйфаны калдырып, йөзәр-йөзәр чакрым ераклыкта булган кечкенә авылга күчеп килә. «Беренче мәлдә авылда авыр булгандыр бит?» – дип сорау бирергә булдым Ксениягә.
– Әлбәттә, җиңел түгел иде. Моңарчы, кунакка кайткалаганым булды. Күчеп кайткач, һәммәсенә дә өйрәнергә туры килде. Иремнең әнисе Людмила мине сыер савырга өйрәтте. Ул вакытта хуҗалыкта җиде сыер бар иде. Аларның һәммәсен кул белән саудык. Моңа кадәр исә гел шәһәр тормышы белән яшәдем, ислемай фабрикасында линия буенча баш хезмәткәр булып эшләдем. Авылга күчеп кайтуыма 12 ел инде, – дип җавап кайтарды Ксения Путрова.
Сыерлар хуҗасыз калды
Фермер хуҗалыгы хуҗасы белән бик сөйләшәсебез килсә дә, кызганычка каршы, моны эшләп булмады. Ник дигәндә, Андрей Путров махсус хәрби операция башланган елны ук, хәрби хезмәткә алынган.
– Андрейга повестка килгәч, ул шунда ук шәһәргә, хәрби комиссариатка китте. Безнең белән сөйләшеп тә тормады. Чөнки ул чын патриот, йөрәге, намусы бармый калырга ирек бирмәде. Без ул вакытта: «Ул бит фермер, авыл хуҗалыгы тармагында эшли. Хәрби хезмәткә алмаслар, кире борып кайтарырлар», – дип уйлаган идек. Ләкин, ул безгә шалтыратып: «Мине Казанга җибәрәләр», – дигәч тә, ышана алмадым. «Нишләп ул, нишләп башка кеше түгел?!» – дия-дия борчылып, үзәгем өзелде. Тора-бара, әлеге хәлне кабул итеп, тынычлана төштем. Ләкин, ел ярымнан артык вакыт узса да, хәрби операция зонасында булган улыбыз өчен әлбәттә, гел борчылып кына торабыз. Бар булган догаларны укыйбыз. Андрейсыз сыерлар хуҗасыз калды инде. Ксениягә шул малларны карашырга, эшен җиңеләйтергә дип, ирем белән Чаллыдан кайтып яши башладык. Улыбыз башка солдатлар белән хәрби хезмәттән бик тиз, ике-өч айдан әйләнеп кайтыр дип йөргән җирдән, фермага берегеп калдык. Авыр әлбәттә, тик зыян юк. Андрей гына исән-сау булсын, малларын үзе кайтканчы тәрбияләрбез, – дип сүзгә кушылды Андрей Путровның әнисе Людмила Александровна.
Хәрби операция зонасына киткәннән соң уллары өч тапкыр кыска вакытлы ялга кайтырга өлгергән. Өченче ялы февраль аена туры килгән. Өйгә ул нәкь Ватанны саклаучылар көненә кайтып төшкән икән.
– Күбесе, якыннары ялга кайткач хәрбиләрнең үзгәрүе, үзләренә йомылып калуын билгеләп үтә. Безнең Андрей элеккеге кебек: холкы нинди иде, шундый. Үзүзен тотышы, һәммәсе дә хезмәткә киткәнче вакыттагы кебек. Бу аның холык үзенчәлеге дә, яшь чакта хәрби хезмәттә булып, чыныгуына да барып тоташадыр, дип уйлыйм. Хәрби операция зонасында «рядовой» булса да, командиры аңа үзенең кайбер бурычларын йөкли, җаваплы эшләрне тапшыра. Андрейның кеше тыңлата торган бер сыйфаты бар. Хәрби хезмәттәшләре аны хөрмәт итәләр, әйткән сүзеннән чыкмаска тырышалар. Безнең нәселдә хәрбиләр бар бит. Менә аңарда да шул нәселдәнлек чалымыдыр инде ул дип уйлым, – дия-дия, Людмила Путрова мине чәй эчәргә кыстый башлый. – Менә шушы конфетлар белән эчегез, Андрей күчтәнәчкә дип алып кайткан иде.
Аның шушы сүзләрендә, конфет тартмасындагы ул конфетларның беркем белән дә тиелмичә, ана кешенең улын ничек яратуы, аңа бәйле һәрнәрсәне кадерләп саклавы ярылып ята. Менә бит үзләренә булган күчтәнәчне дә ничек озак саклаган, мин килгәч кенә ачарга булган. Шуны күреп алудан, күңелләр тулып китте.
Безгә ярдәмче кирәк!
Менә шундый уйларга бирелеп утырган мәлдә, йорт эченә фермадан Ксения Евгеньевна килеп керә. Йөзенә арыганы чыкса да, ул мөләем итеп елмая, аның ул елмаюы күзләренә дә күчә. «Шөкер, сыерларын савып бетерде, хәзер тәмләп сөйләшәбез», – дип уйлап бетерергә дә өлгермәдем, яшь ханымның малларга ризык әзерләргә чыгып китәсе бар икәне билгеле булды. Шуңа күрә, озын сүзне кыска тотып, шунда ук ферма турында сорашырга керештем.
– Андрей 2008 елдан бирле, минем белән танышканчы ук сыерлар асрый башлады. Аннары крестьянфермер хуҗалыгын оештырды. Әлеге вакытта сөт тапшырып, яхшы керем алабыз дип әйтә алмыйм. Чөнки кергән акча шунда ук әйләнешкә кереп китә. Әйтик, без шул акчага 4 ел элек сөт үткәргеч системасын, 2 тонналык сөт суыткычы сатып алдык. Бөтен башкарылган эш белән бергә ул безгә якынча миллион сум бәягә төште. Аннары, үз акчабызга шулай ук өч ел элек ферма бинасын да салдык. Үзебезнең чәчүлек җирләре булмагач, мал азыгын да сатып алырга туры килә, – дип бер-бер артлы сорауларыма җавап бирде Ксения Путрова.
Быел Артамоновка авылы фермерларының мал саны да кисәк арткан. Берьюлы 19 таналары бозаулаган. Шул рәвешле, хәзерге мәлдә аларның хуҗалыгында туксан башка якын мал бар.
– Үткән кыш эчендә азыкка 500гә якын печән рулоны, 50 тоннага якын ашлык китте, 700-800 тонна салам сатып алынды. Кыш буе силос та кайтарттырдык. Бер «ЗИЛ» машинасы силосның бәясе – 32 мең сум. Һәм ул безгә 5 көнгә генә җитә, – диде Ксения.
Аннары, хуҗалыкта әйбере дә ватылмыйча калмый. Аларның һәммәсен карарага, төзәтеп торырга кирәк. Анысына да акча, кеше кирәк.
– Һәммәсенә дә үзебез өлгерә алмыйбыз. Безгә ярдәм кирәк. Өстәмә кул көченнән башка булмый. Ферма янында төзәтүне таләп итүче тракторыбыз да бар. Аларны карарга, сафка бастырыу зарур. Ярар, анысын Андрей кайткач кайгыртыр, әлегә тракторсыз да кайнашырбыз. Ләкин безгә хәзерге вакытта бик нык көтүче кирәк. Чөнки үткән җәйдә бик авырга туры килгән иде. Быелгы җәйдә, мал башы арткач, тагын да кыен булачак, – дип сүзен әйтте Людмила Александровна да.
Менә шулай, шушындый сөйләшү белән безнең очрашу күз ачып йомганчы үтте дә китте. Артамоновка авылының бердәнбер урамыннан кузгалып киткәч тә, машина көзгесенә күз салдым. Анда, мине кунак иткән тырыш Путровлар гаиләсе, иңнәренә силос, печән һәм сөт исе сеңгән эш курткаларын салып, янә фермага таба кузгалганнар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев