Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тимерюлчылар көне-2022

Круглое Поле күп функцияле үзәгендә Тимерюлчылар көнен бәйрәм итүгә багышланган чара узды. Тимер юлда көчле, һәм ышанычлы кешеләр генә хезмәт итә. Бу өлкәдә ирешкән казанышлар, барыннан да элек, әнә шул курку белмәс хезмәткәрләрнең казанышлары, аларның намуслы хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы

 Чарада алдынгыларны котлап алкышлар тынмады, җылы сүзләр яңгырады. Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков, Куйбышев тимер юлы башлыгы урынбасары Марс Хәйруллин, Татарстан Республикасы буенча Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрид Бәшәров, Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар. Дәрәҗәле кунак Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев булды.
Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларыннан тыш, тимер юл транспортында намуслы хезмәт куючыларга  аерым уңышлары һәм тармак үсешенә шәхси өлешләре өчен акчалата премияләр дә тапшырылды. Тимер юл хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы Тукай районы талантлары чыгышы белән үрелеп барды.
Кадерле тимер юл хезмәткәрләре! Без дә, “Якты юл”газетасы редакциясе  һөнәри бәйрәмегез һәм лаеклы бүләкләр белән котлыйбыз! Сезнең эш беркайчан да туктатылмасын, ә сезнең хезмәт уңышларыгыз буыннан-буынга күчсен!

Фото Круглое Поле тимерюлчылар идарәсеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев