Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Түбән Суыксу авылы мәктәбе өч ел рәттән беренче урында

– Балаларга авылыбызның «Ак каен» балалар бакчасы тәрбиячеләре дөньяны танып белергә өйрәтсә, сәләтләрен ачарга ярдәм итсә, белемгә нигез салса, акны карадан аерырга, тормышта үз юлларын табарга мәктәп укытучылары ярдәмгә килә, – ди Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Флюр Ихсанов авыл авыл мөгаллимнәре турында.

Күптән түгел генә балалар бакчасы тәрбиячеләре көне билгеләп үтелде. Ә бүген инде хөрмәтле укытучыларыбыз һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлау сүзләрен кабул итә.
Һәр ел саен мәгариф учреждениеләренең рейтингы төзелә. Мәктәпләр түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә: мәктәп тәмамлаучыларның рус теле һәм математика буенча бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре, 80 һәм аннан да артыграк бал туплаучылар саны, мәҗбүри фәннәр буенча имтихан тапшыра алмаган, шунлыктан аттестатсыз калган укучылар саны, республикакүләм һәм бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар саны. Күрсәткечләрне билгеләгәндә чыгарылыш сыйныф укучыларының гомуми саны да исәпкә алына һәм шуннан соң гына уку йортына бәя бирелә. «Рейтингта беренче урында тору – зур көч сорый торган эш», – ди бу җәһәттән район мәгариф бүлеге башлыгы Айгөл Мөхәмәтҗанова.
Бүгенге көндә районда 23 гомуми белем бирү мәктәбе эшли. Өч ел рәттән беренчелекне алучы Түбән Суыксу мәктәбендә 173 укучыга 23 укытучы белем һәм тәрбия бирә. 
– Мәктәп ел саен яхшы күрсәткечләргә ирешә икән – бу укытучыларның эшкә таләпчән карашлары һәм кушкан эшне җиренә җиткереп төгәл итеп үтәве генә түгел, ә укучылар тырышлыгы һәм ата-аналар ярдәме белән ирешкән олы хезмәт, – ди мәктәп директоры вазифаларын башкаручы Инсия Хәбирова.
Мәктәптә милли юнәлештә дә эш алып барыла. 
– Уку елы планы нигезендә татар теле һәм әдәбиятына кагылышлы төрле чаралар уза. Әйтик, мәктәптә татар милли уеннары оештырыла, укучылар халык әкиятләрен, әсәрләрен сәхнәләштерә, мастер-классларда катнаша. Шулай итеп, укучыларыбызга әхлакый һәм рухи кыйммәтләр, милли һәм мәдәни гореф-гадәтләр тапшырыла, сөйләм теле үстерелә, шомартыла, – дип сөйли 31 ел татар теле һәм әдәбияты укыткан Зилә Низамова. 
Зилә Мирзаһитовна мәктәптәге эше белән генә чикләнмичә, авыл үсеше өчен дә зур өлеш кертүче укытучы. Ул, авыл чишмәсе турында иҗади эш тәкъдим итеп, 2017 елда «Укытучы-остаз» грантын откан. Әлеге эшкә авыл җирлеге башлыгы да игътибар итеп, «Гөбертек» чишмәсе төзекләндерелгән. 
Укытучының шәкертләре дә аннан калышмый. Укучысы Аделина Арсентьева «Алиш эзләреннән» дип аталган V төбәкара фәнни-гамәли конференциядә җиңүгә ирешкән. Төрле бәйгеләрдә алдынгы урыннарны яулаган укучылар һәм укытучылар күп, барысын да санап бетерерлек түгел. Әйтик, узган ел «Мәгариф» журналы уздырган «Әдәби карта» иҗади конкурсында 200 кеше арасында беренче унлыкка кергән Затия Шакирова да Түбән Суыксу мәктәбе укытучысы. Математика һәм физика укытучысы Гүзәлия Хәбетдинова – «Өлкән укытучы» гранты иясе. Мәктәпнең актив укучысы Әдилә Мортазина исә яшь гражданнар форумында эшләгән өчен диплом белән бүләкләнгән. Айгөл Әхмәтҗанова, Эльвир Сафиуллин Әнвәр Тайсин исемендәге VII республика фәнни-гамәли укуларында катнашып, икенче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнгәннәр. 
Рейтинг бердәм һәм төп дәүләт имтиханнары буенча да билгеләнә дигән идек. Түбән Суыксуда быел унберенче сыйныф укучылары рус теле фәненнән бердәм дәүләт имтиханы буенча уртача 78,8, математикадан 65,5, җәмгыять белеменнән 66 бал җыйганнар. Бүген ике укучы медицина институты, икесе Казан федераль университеты һәм Яр Чаллы педагогия универститетлары студентлары.
Мәктәптә укытудан тыш, балаларны төрле яктан сәләтләрен ачарга ярдәм итү максатыннан «Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары», «Кызыклы математика», «Яшь лидер», «Эрудит», «Бәхетле инглиз теле», «Рус теле» кебек түгәрәкләр дә эшләп килә.
– «Яшь лидер» түгәрәге кысаларында укучылар социаль-педагогик чараларда, СПИДка, наркоманиягә каршы акцияләрдә катнаша, – ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Люция Нуриева. 
Шулай ук мәктәп базасында яшүсмерләр сәнгать мәктәбе дә эшли. Биредә 10 укучы домра һәм баян уен коралларында уйнау нечкәлекләренә төшенә. Шушы көннәрдә генә «Гөсләкәй» фольклор ансамбле шәкертләре Алабуга районында узган Бөтенроссия фестиваль-конкурсында җиңү яулаган.
Рейтингта беренче урында тору һәм өченче ел шушы урыннан төшмәү – ул мәктәпнең күпләгән таләпләрне үтәве, икенче төрле әйткәндә, «иләк аша үтүе» дигән сүз. Бу эшне Түбән Суыксу мәктәбе уңышлы башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев