Якты юл
  • Рус Тат
  • Түбән Суыксу: авыл рухы, шәһәр шартлары

    Авыл җирлекләре эшчәнлеген өйрәнү дәвам итә. Чираттагы семинар Түбән Суыксуда узды. Җирлек башлыгы Флюр Ихсанов җирлекнең социаль-икътисади үсеше белән таныштырды.

    Түбән Суыксу җирлеге – саф татар авыллары урнашкан территорияләрнең берсе. Җирлек көннән-көн үсә. Бүген монда 2300дән артык кеше теркәлгән. 
    Бүгенге көндә авыл җирлекләрен бәяләүдә иң төп критерий – үзара салым җыю. Түбән Суыксуда ул 87 процентка үтәлгән. Бу, беренче чиратта, җирлек башлыгының халык арасында аңлату эшләрен ничек алып баруына бәйле. «Флюр Ихсанов авыл халкы белән уртак тел таба белә», – диде район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров.
    2018 елда дәүләт субсидиясен юллар ремонтлауга, су торбаларын яңартуга, су башнясы урнаштыруга, урамнарны яктыртуга тотканнар. Быел да планнар зурдан: юллар төзекләндерү, урамнарга яктырткычлар кую, Түбән Суыксуда янгын гидранты урнаштыру, янгын сүндерү җиһазларын яңарту, Куадыда чишмә төзекләндерү, балалар мәйданчыгын җиһазлау, Югары Суыксуда Сабантуй мәйданын койма белән әйләндерү һ.б.
    Җирлектә халык өчен социаль мөһим объектлар ел саен яңартыла. Бер яктан республика һәм район җитәкчелеге булышлык күрсәтсә, икенче яктан җирлек башлыгы өстәмә акчалар җәлеп итү буенча да актив эшли. Әйтик, «Автострой» предприятиесе җитәкчесе Анатолий Ростилов һәм эшмәкәр Валерий Чулаков булышлыгы белән мәдәният йортының хореография һәм бизәнү бүлмәләренә ремонт ясалды.
    Мәктәп бинасы 1974 елда төзелгән. 2013 елда гомуми белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт ясау республика программасы кысаларында капиталь ремонт уздырылган. Бүген мәктәптә 172 укучы белем ала. 50 бала күрше авыллардан килеп йөри. 
    Билгеле булганча, һәр ел саен мәгариф учреждениеләренең рейтингы төзелә. Түбән Суыксу авылы мәктәбе өч ел рәттән беренче урында.
    2018 елда гомуми белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт ясау республика программасы кысаларында Түбән Суыксу авылының балалар бакчасы капиталь төзекләндерелде. Бакча территориясен әйләндереп алган коймаларны алыштырдылар. Бүген бакчада 70 бала тәрбияләнә.
    Мәдәният йортына 2015 елда капиталь ремонт ясалган. «Биредә бию, җыр, кул эшләре һәм рәсем түгәрәкләре эшли. Мәдәният йортының үзендә еш кына районкүләм чаралар уза. 
    Түбән Суыксу жирлеге – атаклы көрәшче Рәкыйп Хәмитовның туган җире. Шуңадыр да бу спорт төренә монда аерым игътибар бирелә. Авыл яшьләре элеккеге мәктәп бинасында үз көчләре белән тренажер залы ачканнар. Яшь спортчылар белән тренер Раиф Нигъмәтуллин шөгыльләнә.
    Узган ел район башлыгы Фаил Камаев җирлектә районкүләм көрәшчеләр клубы булдыру фикерен әйткән иде. Клубны Нарат-Елга паркы янәшәсендә төзергә ниятлиләр. «Бүген төзелеш буенча проект эшләре бара», – ди Флюр Ихсанов.
    Җирлектә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләр бихисап. Әйтик, Рафис Мөхтәров үз хуҗалыгында 3 савым сыер асрый. Савылган сөттән каймак, сөт өсте ясап сата. Маллары өчен азыкны үзенең пай җирләрендә үстерә. Фермер быел кече ферма төзү буенча республика программасында катнаша. «Сарай төзедем, хәзер сыерларны сигезгә җиткерәчәкмен», – ди ул.
    Фермер Дамир Хәйдәров ике ел элек ташландык хәлдәге иске ферма биналарын сатып алган. Бер торакка капиталь ремонт ясаган. «Үз эшемдә заманча технологияләр кулланам – суны җылыта торган эчерткечләр, җылытыла торган идән, катнашазык пешерә торган җайланмалар», – дип уртаклаша фермер. Аның үз чәчүлек җирләре юк, терлек азыгын сатып ала. Заманча торакта 100 баш ит токымлы үгезләр симертә. Быел 200 башка исәпләнгән тагын бер торакта ремонт үткәрәчәк. «Ул торакта таналар симертеләчәк», – ди Дамир Хәйдәров. Җитештерү предприятиеләре – җирлекнең тоткасы, халыкның социаль көнкүрешен ныгыту мөмкинлеге.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: