Татьяна Сафина: «Укытучы булырга киңәш иттеләр»
Һөнәр сайлаган чакта, бала еш кына әтиәнисе, дуслары, танышлары фикеренә колак сала. Кайвакыт, кылынган карарга укылган китап яки яратып караган нәфис фильм да йогынты ясый. Ә менә Бәтке мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Таня Токаревага укытучы булырга район мәгариф бүлеге мөдире үзе киңәш иткән.
Чаллы районының мәгариф системасы җитәкчесенең исемен дә хәтерләмим инде хәзер. Ачык дәрестә минем җавап бирүем яхшы булдымы икән, аңардан соң ул минем белән киләчәккә ниятләрем, нинди һөнәр иясе булырга теләвем белән кызыксынды, – дип хәтер йомгагын сүтәргә кереште Круглое Поле мәктәбенең математика фәне укытучысы Татьяна Владимировна Сафина.
Язмабыз героинясы районыбызның гүзәл табигатьле Җәйләү авылында күпбалалы гаиләдә дөньяга килә. Әтисе Владимир Николаевич җирле урман хуҗалыгында эшләп, ул вакытлар үлчәме белән өч сыйныф бетереп, гыйлемле кеше булып саналган. Әнисе Анна Маркеловна исә тумышы белән Зәй районыннан. Ул дүрт баланы тәрбияләү белән шөгыльләнгән, шулай ук һәр җәй, көзен чөгендер комбинатына эшкә чыга торган булган.
Безнең әти берничә чакрым алга карый белә торганнар калыбыннан иде. Өйдә һәммәсе дә татар телендә сөйләштеләр, янәшәбездә булган мәктәпләрдә дә белем бирү татар телендә башкарылды. Балалар рус телен яхшы белергә тиеш дигән карарга килеп, әти гаиләбез белән Круглое Поле поселогына күчәргә кирәк диде. Ул вакытта миңа биш яшь иде, – дип искә ала әңгәмәдәшем.
Танядан кала гаиләдә сеңелләре Тамара белән Зина, кечкенә энесе Коля да тәрбияләнә. Алдан ук әйтеп куйыйк, Тамара Владимировна озак еллар Круглое Поле мәктәбендә балаларга төгәл фәннәр буенча белем бирә, Зинаида юриспруденция юнәлешендә һөнәр сайлый. Энеләре Николай исә җирле асфальтбетон заводында күп еллар оператор булып эшли.
Токаревларның ишле гаиләсендәге бар балалар да хәзерге вакытта Круглое Поледа көн күрә. Ә заманында, олы кызлары Татьяна егерме дүрт ел буе туган җиреннән еракта яшәп, хезмәт куйган була.
Район мәгариф бүлеге мөдиренең киңәшен тыңлап, Алабуга педагогия институтына укырга кердем. Уку миңа җиңел бирелде. Нәрсә генә әйтмә, рус телен белү үз нәтиҗәсен бирми калмады. Минем төркемдәшем, Әлки районыннан килеп, татар мәктәбен тәмамлап чыккан Фиргатькә баштарак авырга туры килде. Группабызда кызлар күп булганлыктан, егетебезгә ярдәм итәргә тырыша идек. Аның өчен математика терминнарын һәм төшенчәләрне татар теленә тәрҗемә иттек. Фиргать үтә мөләем кеше булды. Ул шигырьләр яза, күп укый, авыр мәсьәләләрне дә санаулы минутлар эчендә чишеп ташлый торган, бик ярдәмчел, үз сүзендә торучы егет иде. Озын сүзнең кыскасы: экваторга җиткәндә (укуның яртысы узгач) ул барлык мөгаллимнәрнең һәм студентларның мәхәббәтен яулады. Төркемебездәге күп кызлар да аны ошатып йөрделәр, ә ул никтер мине сайлады. Озак сузып тормыйча, дүртенче курста чакта туй уйнаттык. Институтны тәмамлап чыккач, икәүләшеп Круглое Поле мәктәбенә эшкә кердек. Мин балаларга математика өйрәттем, ирем – физиканы, – дип сүзен дәвам итте сөйкемле ханым. Бу вакытта ул яшьлек елларындагы хатирәләренә кайтып, алар аның күңелен җылытты, үзенә бер рәхәтлек китерде булса кирәк – йөзендәге елмаю шул хакта сөйли иде.
Үзе укып чыккан мәктәптә тугыз ел эшләгәннән соң, Татьяна Владимировна гаиләсе белән Әлки районына күченеп китә.
Ул елны каената вафат булгач, Фиргать әнисенә ярдәм итәргә тиеш дигән фикергә килеп, аның янында яшәргә дип карар кылды. Мин аңа теләктәшлек күрсәттем, әлбәттә. Кечкенә балаларыбыз Руслан һәм Динә белән Татар Суыксуы авылына күчтек. Шәһәр янындагы поселокта һәм юлы булмаган кечкенә авылдагы тормыш һичшиксез, бер-берсеннән аерыла иде. Ләкин мине бик җылы каршы алдылар. Шуңа күрә, көнкүрештәге кыенлыкларны алай әллә ни сизмәдем. Каенанам Миңнегөл авыл тормышының нечкәлекләренә төшендерде. Аның белән бергә камыр куйдык, бәлешләр салып, сыерын саудык, бозау карадык, колхоз бүлеп биргән бер гектар чөгендерне дә эшкәрттек. Иң кызыгы: шушы вакыт дәверендә мин мишәр диалектлы татар телен шуның кадәр яхшы өйрәндем – күпләрнең шаклары ката. Авылда яшәгән еллар тормышымның иң бәхетле чоры, яшьлегем вакыты, – дип елмаеп, кыйссасын дәвам итте укытучы. Бер мәлне аның йөзе кинәт кенә төсен югалтты, күзләренә яшь килде. Бераз тын алганнан соң, ул ашыкмыйча сүзен дәвамлады:
1993 елда булды бу хәл. Авылыбызда өч көн рәттән ут булмады. Күп тапкыр мөрәҗәгать итеп тә, беркем электр энергиясен ялгарга ашыкмады. Әлеге вакытка Фиргать мәктәп директоры иде инде. Сабырлыгы тәмам төкәлеп, ул нәрсә булганын үзе белергә теләп, кулына индикатор алып трансформатор будкасына кергән. Электр тогы белән аны берничә метрга атып бәргән. Ә миңа аның һәлак булуы турында хәбәр иттеләр. Сүз белән әйтеп бетерерлек түгел ул чакта кичергәннәремне. Ә Фиргать исән калды. Озак дәваланды ул, тәнендә янган яралардан әзләре калды. Үзе соңрак аңлатканча, аны резин итекләре «коткарып» калган.
Шушы вакыйгадан соң аның йөрәге еш кына көйсезләнә торган булды, ләкин ирем зарланырга яратмады, эштән һәрвакыт елмаеп кайтты, балаларыбызны кочаклый иде... 2011 елның июнь аеның бер көнендә дә шулай кайтып, черем итәргә дип урын өстенә ятты да, башка күзен ачмады. Сөйгән кешемнең йөрәге тибүдән туктады.
Тагын бер ел иренең авылында гомер иткәннән соң, мәрхүмгә тиешле барлык искә алу мәҗлесләрен уздырып, Татьяна Владимировна Круглое Полега кайтырга хәл итә.
Балалар үсеп, белем алып, үз гаиләләрен корганнар иде инде. Динә ике югары белем алды. Киявем бик яхшы кеше, алардан ике оныгым бар. Руслан белән Ксения исә миңа тагын өч онык бүләк иттеләр. Руслан озак вакыт биредә, Круглое Поледа тимер юл остасы булып эшләде. Соңгы елларда шәһәрнең трамвай депосында хезмәт куйды. Хәзерге вакытта улым махсус хәрби операция зонасында. Әле кичә генә аның белән телефоннан сөйләшкән идем, – диде Татьяна Владимировна һәм аның күзләре яшьләрдән тагын мөлдерәмә килде. Ләкин аларга тамарга ирек бирмичә, ул горур гына башын күтәреп, сүзен дәвам итте:
Руслан анда үз теләге белән китте. Аны өч тапкыр кире кайтардылар, исемлектә син юк дип. «Мин бармасам кем барыр? Яшем туры килә, диңгез пехотысында хезмәт иттем. Вакыты белән барыбер чакырачаклар бит инде», – дип аңлатып, тынычландырды мине улым. Шулай булып чыкты да. Районыбызның башка ир-егетләре белән бергә без аны Казанга, җыелу пунктына озаттык, ә икенче көнне аның исеменә повестка килде, – дип әйтте Татьяна ханым.
Руслан ике тапкыр яраланып, дәвалану алганнан соң ике тапкыр кыска вакытлы ялда булып кайткан. Аннары, янә хәрби зонага киткән. Килене Ксения белән дә аныкы сыман күңелсез хәл кабатланган. Руслан һәлак булган дип хәбәр итүчеләр табылган.
Кешеләрнең таш бәгырьле булуларына шаккатам кайвакыт. Нигезсез, дәлилләрсез генә ничек итеп шулай кеше гомере, сәламәтлеге кебек кыйммәтләр белән уйнарга мөмкин?! Минем Фиргатем ничек исән булган булса, Руслан да исән булып чыкты. Ике ай элемтәгә кермәде ул, хезмәте шундый – Ватанны якларга! Аңларга кирәк, – дип, Татьяна Владимировна укытучының кайвакыт, кирәк чакта бик кырыс була алуын да күрсәтеп алды.
Круглое Полега кайткач, Татьяна Сафина шәһәр лицеена эшкә урнашырга уйлый. Ләкин язмыш, дөресрәге, авыл җирлеге башлыгы Эльмира Низамиева барын да үзенчә хәл итә.
Әйберләр белән тулган машинаны бушатуларын күргәч, ул яңа кешене сәламләргә ашыга.
«Нинди шәһәр? Нинди лицей ди ул? Юк! Безнең үзебезгә укытучылар кирәк. Барысын да үзем хәл итәрмен»,– диде ул чакта җирлек башлыгы. Һәм хәл итте дә. Шул вакыттан унике ел үтте дә китте. Хәзер инде Эльмира Робертовна районның мәгариф идарәсе белән җитәкчелек итә. Моңарчы да ул бар күңеле белән мәктәбебез, укытучыларыбыз, укучыларыбыз өчен җан атып, борчылып яшәде. Үз вакытында минем мәктәптән китәсем килгән иде. Яшем дә бар бит инде – тиздән җитмеш яшь тула. Ләкин хәзер уйлыйм, мәктәптә балалар белән булып, дөрес эшлим. Алар белән бар борчуларыңны онытасың, картаерга да вакыт юк. Математика фәнен исә мин яратам, бик нык яратам. Аннан башка бу тормышта яшәп була мени? Математика иң төгәл фәннәрнең берсе бит ул, барлык фәннәрнең дә диярлек нигезе. Ул үзиреклекне яратмый. Математика мантыйк һәм тәртип өлгесе. Кайвакыт мин уйланам: әгәр дә теге вакытта мәгариф бүлеге мөдире миңа математика укытучысы булырга киңәш итмәгән булса, нинди һөнәр сайлар идем икән? Аннары үзем үк соравыма җавап та бирәм – шул ук һөнәрне сайлар идем, – дип күңелендәгесе белән уртаклаша әңгәмәдәшем.
Татьяна Владимировна белән без озак кына сөйләшеп утырдык әле. Ул сөенеп, быел мәктәпкә өч яшь белгечләрнең килүе, ничек итеп үткән елдагы чыгарылыш сыйныф укучылары, ире Фиргать Фәттәховичның туган авылындагы эллекеге хезмәттәшләре, җитәкчеләр аны һәр бәйрәмдә тәбрикләүләрен дә искә алды. Замана балалары турында сорау биргәч, ул болай дип җавап бирде: «Бала, бала инде ул. Аның һәркайсына үз ачкычын табарга кирәк. Алар укырга телиләр, бары ярдәм итәргә, теләктәшлек күрсәтергә кирәк».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев