Сыйлы көнең – сыер белән
Гаиләнең туклыгы – ризык муллыгы – сыер белән бәйле. Шуңа да, сыерның исән-сау бозаулавы – зур шатлык. Әнә шул сөенечне тирә-күрше белән уртаклашу халкыбызда күркәм гореф-гадәт, матур йола булып гасырлар буена яшәп килгән.
Хәзергесе вакытта авылларда мөгезле эре терлек, бигрәк тә сыер малы асрау сизелерлек дәрәҗәдә кимеде, шуңа да карамастан, җирлегебездә матур традицияне саклап калырга омтылучылар бар. Күптән түгел Яңа Байлар авылында «Угыз коймагы» йоласы уздырылды. Мәгънәле, матур бәйрәмне уздыручы ханым район халкына яхшы таныш. Ул – Тукай районы ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Фаяз кызы Вәҗиева.
«Күзкәйдә өч җәй рәттән – 7, 8, 9 нчы сыйныфларны тәмамлагач Кардада – җәйге лагерьда дус кызым белән сыер саудык. Ул чакларда әле саву аппаратлары юк иде. Көн саен егерме өч сыерны кулдан саву үсмер кыз өчен җиңел булмады, әлбәттә. Ләкин, ул үзенә күрә тормыш мәктәбен үтү – алда көткән авырлыкларга чыдамлык-түземлек кебек сыйфатлар тәрбияләүгә әзерлек булган икән. Эшләп үскән бала тормышта авырлыклар очраса югалып калмый торган була бит ул», – дип җәйге чорда сыер сауганда очраган кыенлыкларга, авыр физик хезмәткә бүгенге көн күзлегеннән карап бәя бирә Фәйрүзә ханым. Авыл җирлегендә төрле тармакта, аннары сәүдә өлкәсендә хезмәт куйган, механик булып эшләгән ханым иртә тол калып ике баласын аякка бастырган – алар илгә-көнгә игелек күрсәтеп яшиләр. Фәйрүзә ханым бүгенгесе көндә балаларының матур тормышына, оныкларының уңышына сөенеп яши, күңеленә якын шөгыльләр таба. Районыбызда яшәүче өлкәннәрнең, физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең (инвалидларның) тормыш-яшәешен кызыклы, мавыктыргыч итү максатыннан авыл җирлекләрендә бәйрәм чаралары, спорт ярышлары үткәрә. Милли гореф-гадәтләрне, матур традицияләрне янә тормышка кайтару өчен янып-ялкынланып эшли торган тынгысыз кеше ул.
Күзкәй авыл җирлегенә караган Яңа Байлар авылындагы чарага җыелган өлкән һәм урта буын вәкилләренең күңелендәге
шатлык хисләре йөзләренә дә, телләренә дә чыкты. Бу очрашу – олы бәйрәм булды алар өчен. Хәер, алар өчен генә түгел, шәхсән үзем дә балачагыма, үсмер елларыма кайткандай булдым.
Шатлыклы вакыйга ул – сыер бозаулау!
Элекке чорларда кая ди ул абзарларга мич чыгарып утын ягулар!? Газ кергәнче, өеңне җылыту өчен утын хәстәрләү – ул заманда иң үзәккә үткән проблема иде. Кышын һәм яз башланыр алдыннан, салкын төннәрдә, яңа туган бозауның җылытылмаган абзарда өшеп үлгән очраклары хакында өлкәннәр әрнеп сөйләгәне истә. Сыерыбызның бозаулар чагы җитәрәк, әтием төнге йокысыннан берничә тапкыр бүленеп, абзарга чыгып малкайның халәтен күздән кичереп керә торган иде. Менә берзаманны, күпчелек вакыт иртәнчәк: «Малкаебыз исән- аман котылды. Бозавы туп кебек...» дип мич алдында иртәнге чәйгә ризык әзерләүче әнигә сөенечле хәбәрне җиткерә...
«Угыз коймагы бәйрәме»ндә хәтер-хатирә дигән «чаптар атым – җитез аргамагым» ерак балачагыма кайтарды да куйды. Мичтә чыжлаган коймакның хуш исе рәхәт тә, бераз моңсу да булган сагыш дәрьясыннан Яңа Байлар авылына – Тәгъзимә апаларның йортына кайтарды. Мич! Үткәннәрнең матур ядкаре – мич бүгенгесе көндә дә сыйлы – анда төрледән-төрле камыр ашлары пешә. Менә бүген анда Фәйрүзә ханым оста итеп коймаклар коя. – Үз мичеңнең көен беләсең. Сез кеше миченең дә җаен тапкансыз – коймакларыгыз күпереп, кояштай кызарып пешә. Кулыгыз бу эшкә ятып тора, – дим җәһәт кенә таба майлап коймак салып торган бәйрәм оештыручы ханымга. «Бу йортның хуҗалары – элекке күршеләрем. Алар янәшәсендәге каенаналы йортка 1976 нчы елны Күзкәйдән килен булып төштем. Күршеләр белән гомер буе дус- тату яшәдек. Сыерларыбыз бозаулагач угыз коймагын, эремчек тәкәләрен бергә ашадык, – дип яратып сөйли авыл тормышы хакында Фәйрүзә ханым.
Шатлык-сөенечне ут күршеләр белән уртаклашабыз
Сөтлебикә дәрәҗәсенә җиткергәнче тана өйрәтү этабын үтәргә кирәк. Бу – бик җаваплы эш. Кунакчыл йортка, сыйлы табын артына җыелган ханымнарның барысы да бу эшне башкарганнар. Араларында гомер буе сыер сауганнары да байтак иде.
Яңа Байлар авылында яшәүче Фәйрүзә Хәйретдинова – гомеренең иң егәрле, матур чорларын терлекчелектә эшләп үткәргән. Хәзер – лаеклы ялда. Гомере буе «Сыйлы көнең – сыер белән» дип, халык әйтемен тормышында кулланып яшәгән эшсөяр.
Күзкәйдән Әлфия Бәдретдинова – Дан ордены белән бүләкләнгән сыер савучы. Ул үткенлеге, эшкә булганлыгы белән хөрмәт казанган ханым. Бик тыйнак. Үзе турында башкалар сөйләгәндә дә кыенсынып кына утырды. Шулай да эш турында сүз чыккач түзмәде: «Чордашларымның күпчелеге эшне яратып, булсынга дип башкарды. Авыр булса да һөнәремне яраттым. Ферма малы, өйнеке дип аермадым. Мал җанлы кеше генә фермада гомер буе җигелеп эшли ала. Хуҗалыкта да мал-туарны күпләп асрадык. Кышның соңгы ае, иртә яз – сыерлар бозаулый торган чор. Шуны мәшәкать итеп тоймадык. Угыздан төрле ризыклар пешердек, бер-беребезгә өләштек. Бик матур яшәлгән чорларны искә төшерде бу бәйрәм», – дип оештыручыларга, йорт хуҗаларына ихластан рәхмәт укыды.
Тәгъзимә Вильданова – авыл халкы арасында яшелчәче булуы белән яхшы дан алган, башкаларга матур үрнәк күрсәткән. Ул, иң беренче булып авылда яшелчә
үстергән ханым. Сиксән җиде яшендәге Тәгъзимә апа улы Илнур һәм кызы Рәсимә тәрбиясендә яши. Ул, үз өенә авылдашлары һәм күрше-тирә авыллардан байтак кунак килгәненә, гөр килеп «сайрашу»ларына – матур итеп яшьлек елларын искә алуларына, егәрле чорларына «кайтып килү»ләренә сөенүләрен сүзләр аша гына җиткерә алмавын белдерде, оештыручыларга кат-кат рәхмәт укыды, изге догаларын кылды. Югыйсә, Фәйрүзә Вәҗиева: «Угыз коймагын пешерү өчен мич кирәк иде» дип кенә аларга килгән булган. Ә хуҗалар: «Мичтә коймак та пешерербез, табынны да шушында корырбыз. Кунакларны бирегә чакырыйк!» – дип киң күңелле булуларын тагын бер раслаганнар. Тәгъзимә апаның кызы Рәсимә ханым – җитез, булган ханым. Кулында эш уйнап кына тора. Авылдагы хәл-әхвәл хакында әдәп саклап кына сөйләп ала: «Көчеңдә чагында авылда сыер асрап, мал- туар тотып яшәүне хуплыйм. Буаз сыерыбыз, сугымлык үгез малыбыз бар. Тик менә, бездә ун еллар чамасы бар инде, көтү чыкмый. Сыерны – арканлап куябыз, үгез – утарда тора. Сыерыбыз чынлап тасөтлебикә, субхәәнАллаһ, күзләр генә тимәсен! – ди.
Угыз – тугыз авырудан шифа
Авылда сыер малы сирәк кешедә генә. Ә шулай да Фәйрүзә ханым яңа бозаулаган сыерның угызын табуга ирешкән. Баксаң, юмарт танышлары – коймак салырлык итеп тә, кәстрүл тутырып кайнатып эремчек ясарлык та угыз биргәннәр. Әнә шундый юмарт һәм киң күңелле кешеләр, үз эшеннән тәм табучы оештыручы ханымнар булганга Күзкәй һәм Боерган авыл җирлегенә керүче авылларда гомер итүче өлкәннәр өчен зур бәйрәм үткәрелде дә инде. Бу матур чарада терлекчелек тармагында хезмәт куйган апалар, укытучы, табибә, кибетче һәм элемтәче, хәтта ки... кочегар булып хезмәт куйган ханым да бар иде.
«Без эшне агына-карасына, авырына-җиңеленә аерып тормадык. Кочегар – ул ни җитте ирләр дә башкара алмый торган авыр хезмәт. Тырышып эшләдем. Хуҗалыкта мал-туарны да, кош-кортны күпләп асрадык. Мал тотсаң – тамагың тук, өстең бөтен була. Сыер – бөтенебезне туйдыручы малкай. Олыгайгач та сыер асрадык. Күптән түгел генә бетердек. Көчең җитеп кулыңнан эш төшкәнче сыер малы тоту безнең халыкның канында инде ул, – ди Роза Заһидуллина милләтебезнең эш сөючәнлегенә басым ясап.
Гомумән, бу очрашу – өлкәннәр өчен матур, якты бәйрәм, бәяләп бетергесез олы нигъмәт иде. Бу бәйрәмгә Боерган, Таулар авылы өлкәннәрен җыеп алып килгән китапханәче Флүдә Сәлимова «Угыз коймагы» йоласына кагылышлы тарихны да сөйләп алды. Гомере буе Боерган халкына мәгърифәт нурын тараткан, мәгънәле иҗаты белән райондашларыбызны рухи яктан баеткан мөгаллимә Гөлфия Әһлиева авылдашларына багышлап язган шаян хикәясен укып табындашларының күңелен тагын да күтәрде. Җыр-бию, шигырь сөйләү дисеңме, бу йола – мәдәни чара белән үрелеп барды. Фәйрүзә Вәҗиева пешергән угыз коймагы, угыз эремчеге тәкәсе – тел өстендә генә тотмалы иде.
Зур мәгънәгә ия булган йоланы җиренә җиткереп оештыручы Фәйрүзә Вәҗиева: «Угызны эретеп эремчек ясаулар, мич алдында коймак салулар... Каенанам – бик булган, уңган кеше иде. Хуҗалык эшләрендә, аш- су әзерләүдә һәрвакыт үрнәк булды. Матур яшәдек. Аннары үзебезгә йорт салып башка чыктык. Үз әнием дә эшкә булганлыгы белән авылдашлар арасында хөрмәтле булды. Без әтидән иртә ятим калдык. Әтинең әтисе – бабакай хуҗалыкта әнинең уң кулы булды, Ул – дөнья бәясе кеше иде. Аллаһ Тәгалә озын гомер белән бүләкләде аны – бер гасырга якын яшәп Ахирәткә күчте. Менә шул елларның матур истәлеге дә бу чара» дип, – бәйрәмне оештыруда булышлык итүчеләргә рәхмәтен белдерде һәм: «Угыз – шифалы, иммунитетны ныгыта торган, микроэлементларга, витаминнарга бай ризык. Язга чыккандагы авитаминозны авыл халкы шушы ризыкны ашап җиңгән булса кирәк», – дип үз куллары белән яшел суганнар кушып пешергән угыз эремчеге тәкәсен һәм коймагын килгән кунакларга өләште.
Күңел байлыгы, юмартлык – асыл сыйфат. Менә бу бәйрәм шушы матур сыйфатларның чагылышы булуы белән дә күңелдә матур хис-тойгылар калдырды. Дәвамлы булсын, башкалар да бу йоланы отып алсын һәм кабатласын.
Тана бозау туса – 7 савымнан, үгез бозау булса – 9 савымнан сөтне эчә башларга мөмкин. Көненә ике тапкыр савымнан исәпләгәч, өч-дүрт көннән сөтне куллана башлау дөрес була.
Сыерны савар алдыннан гигиена таләпләрен тулысынча башкару – кеше сәламәтлеге өчен гаять мөһим процедура. Шуның белән беррәттән, чисталык булдыру – һәр тере җан өчен кирәкле шарт. Сыер җиленен җылы су белән юганнан соң чиста, йомшак тастымал белән корытып сөртү – массаж ролен дә үти. Сыер – гаиләне туендыручы, табыннарыбызны иң кирәкле, мөһим ризык белән тәэмин итүче миһербанлы мал. Хуҗалар игелекле малның кадерен белергә, аңа тиешенчә хөрмәт күрсәтергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев