Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Суд приставлары белемнәрен арттырдылар

Тукай район судында суд приставлары эшчәнлеген оештыру буенча инструкторлык-методик дәресләр узды. Тәҗрибә алырга бөтен республикадан өлкән суд приставлары килде.

Аларның һөнәри осталыкларын Татарстан Республикасы баш суд приставы урынбасары Андрей Михайлов бәяләде. Чарада шулай ук Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе вәкиле һәм Татарстан Республикасы Тукай районы суды рәисе Радик Зиннәтов катнашты.

Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Михайлов аңлатуынча, чараның максаты – суд приставларын укытуга судлар эшчәнлеге тәртибен тәэмин итү буенча бердәм алымнар эшләү. Мондый чара ярты елга бер тапкыр үткәрелә. Ул билгеләп үткәнчә, кайткач, һәр бүлекчә җитәкчесе алынган барлык мәгълүматны үз кул астындагыларга җиткерергә тиеш. Ә яңалыклар күп, алар арасында мөһим объект янындагы һава киңлеген пилотсыз аппаратларга тикшерү һәм киләчәктә приставларның утлы корал йөртү мөмкинлеге хакында фикер алышу. Барлык катнашучылар төркемнәргә бүленеп шөгелләнделәр. Тукай район суды бинасында төп эшчәнлек юнәлешләре буенча уку урыннары оештырылды.

Беренче дәрес суд бинасына керү режимын тәэмин итүгә һәм кешеләрне һәм аларның әйберләрен тикшерүгә, суд утырышларының иминлеген оештыруга, судка китерүне гамәлгә ашыруга, чит илдән килгәннәрнең һәм гражданлыгы булмаган кешеләрне махсус учреждениегә озатуга һәм соңыннан Россия Федерациясеннән читкә чыгаруга юнәлдерелгән иде.

Шулай ук утлы корал белән эш иткәндә куркынычсызлык белемнәрен, аның матди өлешен, тактик-техник характеристикаларын белүгә юнәлдерелгән практик дәрес узды. Судта гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, приставларның оператив хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеген тикшерү буенча да практик биремнәр буенча белемнәрен ныгыттылар. Мәсәлән, 1 нче катта суд рәисе ярдәмчесе кабинетында янгын чыккан. Сигналдан соң берничә минут эчендә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килә. Ут белән көрәшүчеләр бинаны электрсыз калдыралар, барлык хезмәткәрләрне эвакуацияләүне оештыралар. Алар янгын сүндерү шлангларын тиз генә янган бүлмәгә сузганнар. Шул вакытта суд хезмәткәрләре кыйммәтле документлар белән тартмаларны тотып, бинаның уң ягына тигез тезелеп басып торалар.

Ачыкланганча, барысы да суд бинасыннан чыгып китә алмаган. Бер хезмәткәрне исә янгын сүндерүчеләр аңсыз хәлдә «коткарган». Алар зыян күрүченең йөзенә кислород битлеге кидерәләр, берничә минут эчендә янгын сүндерү машинасы артыннан килгән ашыгыч ярдәм машинасына илтәләр, зыян күрүчене хастаханәгә алып китәләр. Росгвардия хезмәткәрләре шунда ук территорияне камап алалар, тәртипне күзәтәләр. Янгын сүндерүчеләрнең берсе порошок белән янгын сүндерүне ничек дөрес кулланырга кирәклеген күрсәтте.

Аннары барлык катнашучылар Тукай районы администрациясе бинасына җыелдылар, анда аларны район советы аппараты җитәкчесе Айрат Габдуллин каршы алды. Актлар залында зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү өлешендә укулар дәвам итте. Аннары гомуми җыелыш уздырылды, анда җәлеп ителгән структураларның эшен анализлап, нәтиҗәләр яңгырый. Чарада катнашучылар-республика ведомстволары вәкилләре суд приставлары эшчәнлегенең оперативлыгын һәм бердәмлеген билгеләп үттеләр. Судлар эшчәнлеген тәэмин итү буенча приставлар Динар Минимулин, Радик Шәрипов, Нәфис Сәлихов, Данияс Хуҗин һәм Равил Шәйхиев Яр Чаллы махсус суд приставлары бүлеге начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы Александр Карпов җитәкчелегендә, законның хәрефенә ярашлы рәвештә, оператив чаралар кулланып, бергәләп эшләделәр, дип билгеләп үтелде.

Инструкторлык-методик дәресләр тәмамланганнан соң суд приставлары картиналар галереясендә булдылар, алар рәссам һәм остаз Мадияр Хаҗиевның һәм аның укучыларының рәсемнәр күргәзмәсе белән таныштылар. Күргәзмә буенча экскурсияне Татарстан Республикасының халык рәссамы, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты Мадияр Шәрип улы үзе үткәрде.

1 ноябрьдә безнең илдә Россия Федерациясе суд приставы көне билгеләп үтелә. Күп еллар дәвамында приставлар гражданнарның конституцион хокукларын гаделлек һәм нәтиҗәле яклауны тәэмин итәләр. Суд приставының эшеавыр һәм тырыш хезмәт, ул зур киеренкелек, чыдамлык, аккуратлык һәм сабырлык таләп итә. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, бәхет, оптимизм, барлык башлангычларда уңышлар һәм сез хезмәт иткән эшнең дөреслегенә ышаныч телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев