Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Сезнең хезмәттә муллык нигезе

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне – җир белән тыгыз бәйләнештә булган, илебезне, халкыбызны икмәкле, мул табынлы иткән һөнәр ияләре бәйрәме. Ел саен ул Республикада да, район берәмлекләрендә дә киң колачлы, онытылмаслык булып үтә.

Безнең Тукай районында да авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен һәрвакыт зурлап, хөрмәтләп кенә торалар. Үткән атнаның җомгасында Яңа поселогының мәдәният йортында узган бәйрәм чарасы да моның тагын бер дәлиле булды.

Мәдәният йорты фойесына килеп керү белән бәйрәм кунакларын авыл хуҗалыгы күргәзмәсе, фотога төшү зонасы каршы алды. Халык, тамаша залына агылганчы бирегә куелган күргәзмә экспонатлары белән танышты, хезмәттәшләре, дуслары белән бәйрәм вакыйгасын мәңгеләштерү максатыннан фотога төште.

Бәйрәм исә икмәккә багышланган театраль күренештә башланып китте. Аннары, сәхнәгә район башлыгы Фаил Камаев күтәрелде.

– Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре һәрвакыт үзләренең эш урыннарында. Ару-талуны белмичә, ял көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә алар үз һөнәрләренә тугры калып, хезмәтләрен намуслы башкаралар. Алар районыбызның гына түгел, республикабызның, илебезнең икътисадын үстерүче хезмәт ияләренең берсе. Араларында җиргә кендеге белән берегеп эшләүче гаилә династияләре дә, язмышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә теләгән яшь белгечләр дә бар. Бүген без аларның һәркайсына зур ихтирам күрсәтәбез. Бәйрәм уңаеннан, сезнең һәрберегезгә гаилә бәхете, исәнлек-саулык, эшләрегезнең уң булуын телим, – дип тәбрикләде залда утыручыларны Фаил Мисбах улы.

Аннары, район башлыгы Тукай районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдиновны “Россиянең агросәнәгать комплексының почетлы хезмәткәре”, Сәйдәш исемендәге хуҗалык шоферы Ринат Мөнәвировны “ТРсы авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре” исеме бирелү белән котлады. “Гигант” хуҗалыгының баш агрономы Рамил Сәгъдиев район җитәкчесе кулыннан ТРсы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Гомумән, бу көнне мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләүләр мулдан булды. Авыл хуҗалыгының төрле тармагында хезмәт куючыларның берсен дә онытмадылар.

Илебез өчен авыр вакытларның берсендә – махсус хәрби операция барышында хәрбиләргә ярдәм итүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен дә телгә алдылар. Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссары Дамир Вәлиев Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафинга, Калмаш авыл җирлеге башлыгы Фердинант Шәвәлиевка хәрбиләрдән килгән Рәхмәт хатларын тапшырды.

Аннары котлау сүзләре белән сәхнәгә ТРсы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле, Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек итү идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов күтәрелде. Ул да авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәм кунакларына иң изге теләкләрен теләп, район хезмәтчәннәрен ТРсы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Бәйрәм исә музыкаль күчтәнәч, Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның концерты белән тәмамланды. Сәгать ярым вакыт эчендә үзенең дәртле дә, моңлы да җырлары белән ул халыкның күңелен күреп, аларны үзе белән җырлатты, рәхәтләндереп ял иттерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев