Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Сезнең хезмәт авыр һәм җаваплы

Бүген полиция хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре.

– Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм, гел сафта булып, исән-сау хезмәт итүегезне, гаилә бәхете, тынычлык телим. Сездән башка без үзебезне күз алдына да китерә алмыйбыз. Фидакарь хезмәтегез, үз-үзегезне кызганмый хокук тәртибен саклауыгыз өчен бик зур рәхмәт. Бәйрәм белән! – дип, аларны район башлыгы Фаил Камаев котлады. 
Тәбрикләү сүзләреннән соң, бүләкләү тантанасы башланып китте. Фаил Мисбах улы район Мактау кәгазе белән Тукай районы буенча бүлек башлыгы урынбасары, тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция подполковнигы Руслан Исмәгыйлевны бүләкләде. Җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Рәфис Шәйхетдинов һәм эчке хезмәт майоры, баш бухгалтер Гөлназ Шәрипова да район башлыгы кулыннан Рәхмәт хатлары алды. 
Аннары, Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлекнең утырышлар залында җыелган полиция хезмәткәрләре алдында бүлек башлыгы, полиция полковнигы Владимир Елисеев чыгыш ясады. 
– Сезне чын күңелдән әлеге һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Сезгә корычтай ныклы сәламәтлек, эшкә яратып килүегезне, район халкына намуслы хезмәт күрсәтүегезне, файда китерүегезне теләп калам. Полиция хезмәткәрләре хокук тәртибен генә саклап калмадылар, хөкүмәтебез алга куйган бурычларны да үтәделәр. Мәсәлән, Төньяк Кавказ, Чечня, Дагестан, Ингушетия вакыйгалары аша үтеп, намуслы хезмәт иттеләр һәм кирәк икән әлеге эшне алга таба да дәвам итәчәкләр. Шуңа күрә, сезгә тагын бер тапкыр иминлек, гаилә бәхете телим, – диде Владимир Александрович һәм шулай ук эчке эшләр бүлегендә эшләүче хезмәткәрләрне Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, күкрәк билгеләре белән бүләкләде. 
Бүләкләү тантанасы һәм җитәкчеләрнең чыгышлары районның мәдәният бүлеге оештырылган концерт программасы белән үрелеп барды. 
Шулай да, бәйрәм котлау сүзләре, концерт номерлары белән генә чикләнеп калмады. Бу көнне Тукай районы бүлеге буенча участок полиция хезмәткәрләре дүрт яңа Нива «ВАЗ-21214» машинасына да ия булдылар. Әлеге бүләкне полиция көне уңаеннан һәм «2014-2025 елларда Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» программасы кысаларында  ТРсы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Бүләкләү 10 ноябрь көнне Казанның ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ плацында узды һәм төш вакытына яңа машиналар Тукай районына кайтып та җитте. 
Без үз чиратыбызда Тукай районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен үткән бәйрәмнәре белән ихлас котлап, аларга эшләрендә уңышлар, исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев