Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Сценарийдан аны тормышка ашыруга

“Ашаган белми, тураган белә”, ди татар халык мәкале.

Әйе, күрер күзгә күренмәгән әммә зур уңышка алып килгән мактаулы хезмәтләр бездә шактый. Бигрәк тә, мәдәниятсәнгать өлкәсендә. Бәйрәм чаралары, тамашалар, концертлар матур үтсен, халыкның күңеленә хуш килсен өчен аны оста оештырырга кирәк. Бу җаваплы һәм катлаулы хезмәт режессерларлар, оештыручылар җилкәсенә төшә. Аларның күренмәс хезмәте кайчагында тиешле бәясен дә алмый, әммә алар сәхнәдә яки мәйданда уңышлы чыгыш ясаган
артистларга булган алкышларга сөенәләр. Чөнки һәр җиңүдә аларның зур өлеше кергән. Районыбызда үз хезмәтен яраткан, эшенә тугры булган мәдәният хезмәткәрләренең берсе район мәдәният бүлегенең массакүләм тамашалар режиссеры, күп бәйрәмнәр кичәләрне оештыручы, сценарийларына кадәр язучы тынгысыз җанВенера Мансур кызы Кашапова.

Без аның алтын юбилее алдыннан очрашып әңгәмә кордык, өстәвенә быел һөнәри эшчәнлегенә 30 ел тула.

- Венера Мансуровна, сез кайсы якларда тудыгыз, шул хакта сөйләп китсәгез иде.

Башкалабыз Казанда туып үстем. Безнең йортның тәрәзәләре мәдәният йорты бинасына карый иде, хәзер анда Габ дулла Тукай исемендәге Та тар дәүләт филармониясе урнашкан. Әтиәнием мә дә ният өлкәсеннән ерак иде, әм ма һәрвакыт матурлыкка, сән гатькә омтылдылар, мине үскәндә театрларга, музейларга, күргәзмәләргә алып бардылар. Әтием Мансур Сабирович шәһәрдә танылган табиб булды, ә әнием Флера Миннәхмәт кызы бухгалтер булып эшләде. Ә мин балачактан ук артист булырга хыялландым: җырларга, биергә, театрда уйнарга. Мәктәп елларында бал биюләре белән җитди шөгыльләндем, ә аттестат алгач, Алабуга мәдәният училищесының хореография бүлегенә укырга кердем.

- Венера ханым, сез уку йортын кызыл диплом белән белән төгәлләгәнсез "Татар биюенең балалар өчен нигезләре" монографиясен язгансыз, ул зур тираж белән басылган.

Әйе, фәнни хезмәт язылган китабым 1990 елда дөнья күрде, бу милли мәдәниятләрнең чәчәк ату вакыты иде, шуңа күрә аның белән республикабызның клуб учреждениеләре тарафыннан гына түгел, илебезнең татар автономияләре белән дә кызыксынды. Аның үзенчәлеге шунда ки, бию рәсемнәренең барлык схемаларын мин кулдан үзем ясадым.

- Сезнең ике югары белемгә ия булуыгызны беләбез, педагогик һәм юридик белемнәр. Болар инде сезгә алдагы иҗади тормышыгызда зур ярдәм иткәндер?

Минем бөтен хезмәт биографиям диярлек Тукай районы мәдәнияте белән бәйле. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның мондый юллары бар:”Гәрчә монда тумасам да, мин бераз торган идем, Җирне азмаз тырмалап чәчкән идем, урган идем». Менә мин дә шушы еллар эчендә районыбызга хезмәт итәм, аннан башка тормышны күз алдына да китерә алмыйм. Минем йөрәгемә һәр авыл мәдәният йорты кадерле, һәр җырлыйбии белгән талантын хөрмәт итәм. Безнең төбәкнең табигате, аның данлыклы хезмәтчәннәре гаҗәеп матур, тырыш кешеләр.

-Шулай да Тукай районы мәдәният бүлегенә ничек килүегез кызыксындыра…

- 2017 елда район мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаб ба рова мине район Сабантуен куючы хореограф итеп ча кырды, һәм мин ризалаштым. Традиция буенча, Кызыл Бай рак авылында Сабантуе бәй рә ме уздырыла, аның беренче репетицияләре шәһәрнең «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда оештырылды. Ул елны Сабантуе тамашасы бик матур, моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә узды. Алсу Арслангалиевна минем аларда калуымны үтенде. Шул вакыттан бирле мин Тукай районы Башкарма комитетының мәдәният бүлегендә массакүләм тамашалар режиссеры, бәйрәмнәрне оештыручы булып эшлим. Үзем сценарийлар язам, режиссерлык итәм, безнең районда уза торган барлык чараларда хореография күренешләрен ягъни биюләрне куям. Бу эштә минем балетмейстер белемем дә файдалы булды. Әлбәттә, кеше факторы, үз бурычларына мөнәсәбәт һәрвакыт мөһим. Мәдәният өлкәсендә башка дөньядан килгән үзенчәлекле кешеләр эшли: инициативалы, талантлы, көчле характерлы, аларның сәләте һәм тирә – юньдәгеләргә шатлык бүләк итәргә омтылу безне берләштерә.

- Мәдәният өлкәсендә әнә шундый янып йөрүчеләрне атап китсәгез иде.

Үз ярдәмчеләрем, эшебезне яраткан хезмәттәшләрем турында мактау сүзләрен әйтеп атап китәсем килә, Мәләкәс мәдәният йорты хореографы Татьяна Солдатова, «Татарстан» совхозы поселогыннан «Энже» бию коллективы җитәкчесе Гөлфия Адиева, Комсомолец поселогыннан «Сандугач» вокаль коллективын зур сәхнәгә чыгара алган Лилия Муллагалиева, үз остазы, Бәтке мәдәният йортының элеккеге директоры Марина Орловаларга зур рәхмәт, кулга –кул тотынып эшлибез.

-Венера Мансуровна, сез зурбәйрәмнәрне оештырасыз, әйтик район Сабантуйларын, бубик тырышлык, осталык сорый торган хезмәт…

- Районда иң массакүләм чараларның берсе, әлбәттә, татар халкының яраткан бәй рә меСабантуй. Майданга берьюлы 800 кеше чыга. Һәр артист үз ролен башкарырга тиеш, шул ук вакытта ялгышмаска халыкның игътибарын, мәхәббәтен яулап алырга кирәк. Мин монда төгәллекне куранталар сугу белән чагыштырыр идем, үз вакытында һәр механизмның кимчелексез эшләве мөһим, шул вакытта гына сәгатьләр дөрес йөри. Минем максатһәр чарада кимчелексез эшләүгә ирешү. Бу бик авыр. Барысы да артта калгач, мин: «без моны дөрес эшләдекме, бер нәрсәне дә онытмадыкмы? « дип сорыйм.

-Сезнең өчен иң бәхетле минутлар кайчан?

Чарадан яки тамашадан соң кешеләр килеп, сәхнәдә булган һәр нәрсәгә минем дә өлешем барлыгын аңлап, чын күңелдән рәхмәт белдергәч, күңелемдә шундый җылы һәм күңелле була, үз хезмәтеңнең рәхәтен тату инде ул бәхетле минутлар. Мин кешеләргә рухи матурлык, күңел җылысы бүләк итәм, бөтен бәхетем, шатыгым да шунда.

- Хезмәтегез күп көч сорый, сезне гаиләдә аңлыйлардыр, ярдәм итәләрдер…

Мәдәни чаралар гадәттә бәйрәмнәрдә һәм кичке вакытта уза. Якын кешемнең миңа тулысынча ярдәм итүенә мин бик шат, чөнки эшемне яратканны белә. Кечкенә генә сереме ачам. Сценарийлар язганда мин еш кына үз улым Шамилнебиек чибәр егетне, төп рольдә тәкъдим итәм. Гарәп сәяхәтчесе һәм язучысы Ибн Фадлан образын, башка тарихи персонажларны мин нәкъ менә аңа карап «яздым». Улының сәләтләрен белеп, сәхнәдән чыгыш ясарга
тәкъдим итәм, ләкин ул гаиләдә бер мәдәният хезмәткәре җиткән дип саный.

- Венера Мансуровна, Сезне юбилегыз белән ихлас йөрәктән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, яңа иҗади уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев