Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Сабантуй – күңел халәте

Районда халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, әхлак кагыйдәләрен, йолаларны, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәм – Сабантуйлар гөрләп узды. Кызыл Байрак авылының матур аланында үткәрелгән районкүләм бәйрәм чарасы «Шушы җирдән – шушы туфрактан без» дип аталган театраль тамашадан башланды. Тамашада яхшыдан-яхшы номерлар белән үзешчән сәнгать ансамбльләре, балалар иҗат коллективлары чыгыш ясады. Анда барлыгы 800ләп бала катнашты. Сабантуй кунаклары өчен беренче тапкыр авиашоу тәкъдим ителде.

«Тукай районы Сабантуй бәйрәмен күркәм икътисадый уңышлар белән каршы ала»

– Халкыбызның милли бәйрәме гасырдан гасырларга дәвам итүче тарихыбызны бөртекләп, милли гореф-гадәтләребезне яңа буыннарга китереп җиткерә. Сабантуй бәйрәмен ЮНЕСКО оешмасының мәдәни мирасына кертү өстендә эш алып барыла. Бу юкка гына түгел: сүз милләтнең рухи мирасы турында бара. Элек-электән шулай булган: язгы кыр эшләре тәмамлангач, кырларыбызда игеннәр тишелеп чыккач, халкыбыз күңел ачкан, сабан эшләре төгәлләнгәч бераз ял иткән. Бүген бу бәйрәм дөньяның 158 шәһәрендә оештырыла, ул халыкара бәйрәмгә әверелеп бара. Аның нигезенең җепселләре Кызыл Байрак мәйданыннан да башлана. Безнең халкыбыз һөнәрле булган, элек-электән икмәк иккән, мал асраган, умарта тоткан. Бүген инде Тукай районы халкы икенче киңлектә эшләсә дә, гореф-гадәтләрен онытмый, аларга тугры кала. Икмәк үстереп, ит, сөт җитештереп, район һәм Чаллы шәһәре халкын азык-төлек белән тәэмин итә, яшәешен яхшырта. 2019 елда да Тукай районы Сабантуй бәйрәмен күркәм икътисадый уңышлар белән каршы ала, – диде бәйрәмнең әhәмиятен ассызыклап Тукай районы башлыгы Фаил Камаев Сабантуйны ачканда. 
Быел язын район игенчеләре, технологик шартларга туры китереп, 48,5 мең гектар мәйданда язгы культуралар чәчте. Игеннәребез тигез тишелеш бирде, яңгырларның вакытында явуы киләчәк уңышка ныклы нигез салды. 
Бүгенге көндә район территориясендә 98 авыл хуҗалыгы оешмасы үз эшчәнлеген алып бара, 17 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык һәм 80 фермер хуҗалыгы эшли. Төрле юнәлештәге 32 гаилә фермасы бар, шуларның 14е югары технологияле. Ел дәвамында шәхси хуҗалыклар 138 миллион сумлык продукция җитештерде. Чаллы шәһәрендә үткән авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 75 миллион сумлык продукция сатылды. 
– Республика күләмендә җитештерелгән барлык итнең 34 проценты безнең районга туры килә. Район предприятиеләре һәм оешмалары 32,7 миллиард сумлык товар җитештереп сатты. «Чаллы-Бройлер», «Тукай племрепродукторы», «Чаллы инкубаторы», «Чаллы элеваторы», Россиянең иң зур орлык заводларының берсе булган «Кама» агрофирмасы «Орлык заводы», «Кама-Бекон», «Чаллы икмәк продуктлары комбинаты» кебек азык-төлек һәм эшкәртү предприятиеләре сәнәгать җитештерүенең гомуми күләменә зур өлеш кертә. Ныклы икътисад халыкның социаль көнкүрешен дә билгели. Районда ел саен 100 мең кв. метр торак файдалануга тапшырыла, төзелеш эшләрен финанслау күләме 1,03 миллиард сум тәшкил итә. Бу юнәлештә эшебезне алга таба да дәвам итәчәкбез, – дип сүзен дәвам итте чыгышында Фаил Мисбахович. 
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов республика президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән тукайлыларны милли бәйрәм белән котлады. Чаллы мэры Наил Мәһдиев район хезмәтчәннәренә үзенең рәхмәтен җиткерде – алар азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүчеләр. Югары кунаклар арасында «Электр челтәрләре компаниясе» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, Катыргы-кәгазь комбинаты генераль директоры Андрей Фомичев та бар иде.

Мәйдан түрендә – хезмәт батырлары

Икмәк булса, җыр да була, диләр. Милли бәйрәмебез Сабантуйның нигезендә әнә шул икмәкне үстерүче игенчеләребез хезмәтен олылау ята. Бу хезмәт беркайчан да җиңел булмаган – тубал белән чәчү чәчкән чорларда да, хәзерге югары технологияләр заманында да. Билгеле, фидакарь игенчеләребезнең маңгай тире белән үстерелә икмәк. 
Авыл хуҗалыгы алдынгыларын да быел мәйдан түренә үзенчәлекле итеп чакырдылар: техника парады оештырылды. Иске тракторлардан башлап, яңа заманча техника тамашачылар каршыннан узды. Штурвал артында – кыр батырлары. Әлеге мизгелләрдә күңелдә горурлык хисе уянды, күпләрнең күзләре яшьләнде. 
Аннары мәйданга яхшы күрсәткечләргә ирешкән, Тукай районының икътисади үсешенә, ил табынын баетуга зур өлеш керткән хуҗалык һәм предприятиеләр, КФХ җитәкчеләре колоннасы чыкты. Алдынгылар парадын татар-башкорт көрәше ветераннары тәмамлады. 
Сабантуй әләмен «Сабан батыры-2018» исеменә лаек булган «Кама» агрофирмасы механизаторы Нәзил Закиров һәм 2019 елның көрәш батыры – Югары Байлар авылыннан Тәнзил Хәмәдиев күтәрде.
Сабан батырларына, алдынгы механизаторларга, гомумән, барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә кадер-хөрмәт күрсәтү, аларны бүләкләү – һәрбер Сабантуйның иң күркәм минутлары. 
Менә алар, безнең батырлар. Язгы кыр эшләрен кыска срокта яхшы сыйфат белән башкарып, үз эшендә югары технологияләр кулланган өчен «Иң яхшы хуҗалык» номинациясендә «Кама» агрофирмасы, «Гигант», «Ярыш», «Ирек» хуҗалыклары һәм Сәйдәшев исемендәге предприятиеләр бүләкләнде. «Чәчү комплекслары белән зур егәрлекле тракторда эшләүче иң яхшы механизатор» номинациясендә «Кама» агрофирмасының механизаторы Илнар Минекәев җиңү яулады. Ул 1065 эталон гектарда сабан культуралары чәчте. Кыр батыры Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев кулыннан «Наier» суыткычына ия булды һәм аңа бүләккә тәкә бирелде. 
«Безнең илдә җитештерелгән тракторда эшләүче иң яхшы механизатор» номинациясендә «Кама» агрофирмасыннан Юрий Суров җиңүгә иреште. Ул 614 эталон гектарда сабан культуралары чәчкән. Аңа заманча кесә телефоны бирелде. «Чәчү алдыннан туфрак әзерләүче иң яхшы механизатор» бәйгесендә «Вилданов» КФХдан Владимир Винокуров 587 эталон гектарны тырмалаган һәм культивацияләгән. Ул шулай ук заманча кесә телефоны белән бүләкләнде. «Иң яхшы савымчы» номинациясендә «Ирек» җитештерү кооперативыннан Раушания Гарифуллина җиңде. Ул 40 баш сыер сава. Бер сыердан елына 9657 килограмм сөт сауган. «Дуңгызлар симертү буенча иң яхшы оператор» номинациясендә җиңүче – «Кама Бекон» хуҗалыгы операторы Фәнис Гыймалетдинов. Ул 22258 баш дуңгыз карый. «Кошчылыкта иң яхшы оператор» номинациясендә «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ эшчесе Рифхать Хуҗиәхмәтов беренче. Ул 805717 баш кош карый. «Иң яхшы яшелчә үстерүче» номинациясендә «Кама» агрофирмасы механизаторы Сергей Новиков 848 гектарда шикәр чөгендере чәчкән.
Эш нәтиҗәләре буенча үз номинацияләрендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән башка игенчеләргә, терлекчеләргә, кош караучыларга шулай ук акчалата бүләк тапшырылды.
Ел саен районда авыл җирлекләре арасында санитар-экологик торыш, төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре буенча бәйге уздырыла һәм анда җиңүчеләр Сабантуйда бүләкләнә. Быел «Иң яхшы авыл җирлеге» номинациясендә Борды авыл җирлеге җиңде. «Иң төзек авыл җирлеге» номинациясендә Иске Абдул җирлеге – беренче. Аңа күчмә кубок тапшырылды.
Барлык алдынгылар Тукай районы башлыгы Фаил Камаевның Рәхмәт хатларына һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды. Алар сәхнә түренә чыгарып бүләкләнде. 

Үзәк мәйданнан халык өзелмәде

Хезмәт сөючән, кунакчыл тукайлылар Сабантуй бәйрәмен күтәренке күңел белән, моңлы-дәртле җыр-биюләр, ярышлар, батырларның кызу көрәшләре белән,  игенче хезмәтенә чиксез хөрмәт күрсәтеп үткәрде. Үзәк мәйданнан халык өзелмәде.
Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни ул? Алып баручылар уеннар башлануын игълан итүгә үк, бала-чага да, өлкәннәр дә мәйдан уртасына ашыкты. Кемдер авызына кашык белән йомырка куеп йөгерә, кайсыдыр аркан тартыша һәм чүлмәк вата башлады. Капчык киеп сикерүче бала-чагалар, иңнәренә көянтә-чиләкләр аскан хатын-кызлар – бар җирдә күтәренке кәеф, бәйрәм рухы хөкем сөрде.
– Сабантуй бәйрәмен ел да көтеп алам. Бүген Тукай районы Сабан туенда мин беренче тапкыр. Бу хәтле шәп булыр дип бер дә уйламаган идем. Дәртләнеп китеп ярышларда да катнаштым. Менә аркан тартуда катнашып бүләкле дә булдым, әле баганага да менәсем бар, – дип тәэсирләнеп сөйләде Сарманнан килгән Артур Ваhапов.
Биек баганага менүчеләр арасында Калмаш егете Илназ Каюмовка бәхет елмайды. Ул тузан суырткычка ия булды. Авыш багананың очына кадәр исә 20дән артык кеше менеп җитә алды. 
Быелгы Сабантуй бәйрәменә килгән халык үзен яңа төр спорт ярышында да сынап карады. Бу ярыш-эстафета иң көчле кешене билгеләде. Башта «Нива» автомобилен 30 метр өстерәп барырга кирәк иде. Аннары МТЗ тракторының тәгәрмәчен әйләндереп, 1 центнерлы агач бүрәнәне 30 метр күтәреп бару шарты куелды. Ярышта катнашкан 13 кешедән беренче урынны 2 минут 24 секунд күрсәткече белән Мөслим районыннан килгән Зирәк Нәҗипов алды. 
Кул көрәштерүчеләр дә күп иде. Яр Чаллыдан килгән Гөлназ Закирова бу спорт төре белән 13 яшеннән шөгыльләнә икән.  
– Искиткеч күңелле Сабантуй! Бәйрәм югары дәрәҗәдә оештырылган. Шәhәр Сабантуйларыннан уздырды дисәм, ялгыш булмас. Аеруча авыл хуҗалыгы техникасы йөреше сокландырды, – дип бәйрәм турында уй-фикерләрен бүлеште Гөлназ ханым.
Гер күтәрүдә өч кеше катнашты. Яхшы күрсәткечкә ирешеп, Теләнче Тамак авыл җирлеге егете Марат Шәйхетдинов беренче урынны, Түбән Кама шәhәреннән килгән  Фаил Ибраhимов икенче, Шилнәбаштан Александр Гончаров өченче урынны алды. 
Халыкны уеннарда актив катнашырга оештыручылар чакырып торды. Бәйрәмгә килүчеләр капчык сугышында да, йомырка кабып йөгерүдә дә, балык тотуда да катнашырга өлгерде. Бу көнне бәйрәм кунакларына 100 балык чиртте. Халык туйганчы күңел ачты. 
Кече мәйданда балалар өчен оештырылган ярышларда, уеннарда җиңүчеләргә «Бердәм Россия» партиясе исеменнән бадминтон җыелмалары, футбол һәм пляж туплары тапшырылды. Һәр елдагыча, партиянең район бүлекчәсе Сабантуй кунакларын, ветераннарны кайнар коймак, чәй белән сыйлады.
Бәйрәмнең концерт программасы да бай иде. Район үзешчәннәре, Мәскәү кунагы, виртуоз-баянчы Айдар Сәләхов, «Болгар» бию театры коллективы тамашачыларга иң күркәм чыгышларын күрсәтте. Төп кунак – популяр җырчы Ришат Төхвәтуллинны халык аеруча яратты. Тамашаларны безнең редакция хезмәткәре Лилия Мәхмүтова белән Ришат Хаҗиев hәм Казаннан килгән Илмир Ялалов алып барды. 

Милли көрәш батыры – Раиф Нигъмәтуллин

Үзәк мәйданда бәйрәмнең милли бизәге – татарча көрәш башланды. Бәйге ике келәмдә – яшүсмерләр һәм өлкәннәр категорияләренә бүленеп алып барылды. Тукай районы Сабантуена 200гә якын батыр көч сынашырга килгән. Аларда күп еллар бил алышып, үз җирлеген таныткан, дан тоткан егетләр дә бар. Призлар фонды да кызыктыргыч – барлыгы 262 мең сумга бүләкләр алынган.
Дүрт сәгатьтән артык бил алышканнан соң, ниһаять, батырлар билгеле булды. Өлкәннәр арасында 65 килограмм авырлыкта беренчелекне Дмитрий Левашов, 75тә – Тимур Сафин, 85тә – Ринат Минһаҗев, 100 килограмм үлчәмдә беренчелекне ике батыр – Радик Вороной һәм Раиф Нигъмәтуллин яулады. Ветеран көрәшчеләр арасында беренче урында Тәнзил Хәмәдиев калды. Аларга 10ар мең сум күләмендә акча бирелде. 
Сабантуйның иң мөһим һәм кызыклы өлешен күрер өчен келәм янына күпләгән халык җыелды. Абсолют батыр исемен алу өчен ике баһадир – 2017 елның абсолют батыры Радик Вороной һәм 2016 елның абсолют батыры Раиф Нигъмәтуллин бил алышырга чыкты. Көндәшләр икесе дә Түбән Суыксу җирлегеннән. Димәк, традицияләр дәвам итә. Биредә легендар көрәшче Рәкыйп Хәмитов туып-үскән, әлеге җирлек көрәшү, җиңү рухы белән сугарылган. 
Беренче раунд башлануын аңлатып сыбызгы тавышы яңгырады. Халык дәррәү күтәрелде. Беренче минутта көндәшен атып, Радик Вороной 1 бал алды. Калган вакыт эчендә көчләр тигез булды – берсе дә баш бирмәде. Бил алышырга бирелгән 2 минут тәмамланды.
Икенче раундта батырларның билләренә бау бәйләделәр. Раиф Нигъмәтуллин көндәшен атам дигәндә аркасына ятты. Көрәш кагыйдәләре буенча, моның өчен ул бер кисәтү алды. 
2:0 исәбе белән Радик Вороной җиңеп бара. 30 секунд вакыт калды. Бер мизгелдә Раиф Нигъмәтуллин бөтен көчен бер йодрыкка җыйды, гүя аның икенче сулышы ачылды. Алдагы 10 секунд эчендә ул көндәшен җилкә аша атты һәм 2 балл алды. Халык дәррәү урыныннан купты, кул чапты. 
Соңгы 20 секунд... Ике пәһлеванның һәрбер хәрәкәтен йөзләгән кеше тын да алмый күзәтә. Баш батыр булып кем калыр? Соңгы секундларда көндәшен чистага атып, Раиф Нигъмәтуллин Сабантуйның абсолют батыры исемен яулады. Раиф Нигъмәтуллин өчен җан атучылар батырны күтәреп алып күккә чөйделәр. Бабаларының җиңүен зарыгып көткән кечкенә җанатарлар – ике оныгы аның куенына ашыктылар. 
Тукай районы башлыгы Фаил Камаев баш батырның җилкәсенә төп бүләкне – тәкәне салды һәм акчалата приз тапшырды.
– Спортзал бусагасын 9 яшемдә атлап кердем. Хәзер миңа 46 яшь. Гомер буе милли көрәш буенча тренер булып эшләдем, һәр елны Сабантуйларда бил алыштым. Баш батыр булып калган 2016 елда кулны сындырдым. Шуңа күрә соңгы ике елда абсолют батыр исеменә дәгъва кыла алмадым. Ә быелгы Сабантуйга махсус әзерләндем. Әлеге җиңүемне оныкларыма багышлыйм. Алар ярыш буе миңа көч биреп торды, – дип уй-хисләре белән уртаклашты Раиф Нигъмәтуллин.

Ат чабышлары – Сабантуйның күркәм бизәге

Алып баручының: «Атлар килә!.. Атлар!..» – дип игълан итүенә, ярты Сабантуй куптарылып шул якка йөгерде. Ат чабышы милли бәйрәмебезнең матур бизәге генә түгел, халкыбызның үткәне, тарихы да. Ул традиция, ул яшь буынга үзенчәлекле тәрбия чарасы. 
Быел ат чабышлары тагын да киңрәк масштабта үтте. Сабантуйга кадәр ат юлын, мәйданны әзерләү буенча бик күп эшләр башкарылды, мәйдан киңәйтелде, туфрак өстәлде. Ат чабышларын оештыруга җаваплы булган район ветеринария берләшмәсе, Яр Чаллының «Тулпар» атлы спорт мәктәбе коллективы зур көч куйды. Тулпарлылар Тукай районы Сабантуенда ат чабышларын үткәрүдә ел саен зур активлык күрсәтә. Ә инде ветеринария берләшмәсенең бу эшне башлап йөрүе – озак еллардан килгән матур традиция. Элеккеге елларда ат чабышларын оешманың ул вакыттагы җитәкчесе Әнсәр Әбделмановтан башка күз алдына да китереп булмый иде. Хәтердә, бар күңелен биреп оештыра иде ул бу ярышларны, чабышларның башыннан ахырына кадәр мәйданда йөгереп йөри иде. Әнсәр Әхәтовичның гаиләсе дә ат чабышлары өчен ут янып йөрде. Тормыш иптәше Роза ханым һәм балалары хәзер дә һәр ел саен бу ярышларга үз өлешләрен кертәләр. Бу юлы да Әнсәр Әбделмәнов призына махсус чабыш оештырылды. Әтисенең истәлегенә уздырылган чабышларда катнашучыларга бүләкләрне улы Ренат тапшырды. Аллага шөкер, берләшмәнең бүгенге җитәкчесе Ленар Хәйбуллин – лаеклы дәвамчы. 
Ярышлар башлану турындагы игълан яңгыраганчы ук инде мәйдан тирәли шактый халык җыелган иде. Алар уйнаклап торучы горур атларны сокланып күзәттеләр. Ә атлар быел бик күп иде. Үз җирлегебездән «Ярыш», «Гигант», «Биклән», «Р-Агро», Сәйдәшев исемендәге, «Тукай азык-төлек корпорациясе», «Камский» авыл хуҗалыгы предприятиеләре, «Миңнехуҗин», «Вилданов», «Павлов» КФХ атлары, Түбән Суыксудан Рафаэль Нигъмәтуллинның, Шилнәбаштан Василий Яцкевичның атлары, Татарстанның Алабуга, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Әлмәт, Балык Бистәсе, Чистай, районнарыннан килгән юртаклар. Хәтта Тукай районы Сабантуена дип Башкортстаннан, Оренбург өлкәсеннән дә килгәннәр иде. «Тулпар», «Кентавр» атлы спорт мәктәпләре үз чабышкыларын тәкъдим итте.
Атлар, нәселләренә карап, 500 метрдан башлап 2400 метрга кадәр дистанцияләрдә узыштылар. Һәрберсендә җиңүчеләр билгеләнде. Шулай ук район башлыгы Фаил Камаев, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, «Электр челтәрләре» компаниясе генераль директоры Илшат Фәрдиев, «Тулпар» атлы спорт мәктәбе җитәкчесе Нәсим Гыйләҗев призларына ярышлар үткәрелде.
Быелгы ат чабышларының яңалыгы – «аударыш» булды. Ягъни җайдаклар бер-берсен ат өстеннән бәреп төшерергә тырышты. Бу ярыш бераз капчык сугышын да хәтерләтте. Уенчыларны тамашачылар арасыннан чакырдылар. Халык башта катнашырга куркып торса да, аннары азартка китте. Барысы 10 кеше бу үзенчәлекле ярышта көчен сынады. 
Шулай ук тагын бер яңа төр ярыш өстәлде – катнашучылар җигелгән атны туарып, аны кабат җигәргә тиеш иделәр. Бу биремне үти алган уенчылар үзләре җиккән атларның арбасына бишәр капчык цемент салып, мәйданны әйләнделәр.
Ярышларның башыннан ахырына кадәр ат чабышы мәйданы гөрләп торды, җанатарларның «Афәрин!», «Булдырасыз!» дип көч биреп торуы узышчыларга тагын да дәрт өстәде. Сабантуй кунакларының кайсы белән генә сөйләшмә, барысы да беравыздан ат чабышларының югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үтте. 

Фотолар Рәфкать Билданов һәм Рөстәм Зәкиевтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев