Роберт Вилданов: «Машина йөртү культурасы җитми»
Юл-транспорт һәләкате турындагы хәбәрләрне массакүләм мәгълүмат чаралары аркылы еш ишетергә, күрергә туры килә. Автомобилендә бар тизлектә барып кемдер башка машинаны бәрдергән, яки юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмыча, җәяүле тиешсез урыннан юлны кичкән... Менә шуларның һәммәсе турында белеп алгач, ЮХИДИ хезмәткәрләренең физик һәм мораль яктан никадәр авыр һәм катлаулы эш башкарганнарын аңлый башлыйсың.
Шушы көннәрдә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең Тукай районы буенча бүлек җитәкчесе вазыйфасын башкаручы полиция капитаны Роберт Ринат улы Вилданов белән очрашып, кызыклы әңгәмә кордык.
– Роберт Ренатович, 2023 елның алты ае үтте инде. Бу вакыт эчендә районда юлтранспорт һәлакәте буенча хәл ничек? Үткән елның шушы вакыты белән чагыштырганда үзгәрешләр бармы?
– Аллага шөкер, аварияләр буенча хәлләр начар түгел дип әйтә алам. Ләкин бу хакта бик күп сөйләп, күз тидерергә куркам, чөнки мин мондый әйберләргә бик ышанучан кеше. Шулай да әйтеп үтмичә дә булмый. Үлем-китемгә килгәндә, ел башыннан алты ай эчендә бездә андый бер очрак кына булды – Сарайлы авылы янында яшь кыз машина тәгәрмәче астына эләгеп, һәлак булды.
Бүгенге көндә безне нык борчый торган нәрсәләрнең берсе ул – балигъ булмаган яшьләрнең мотоцикл, мототранспорт белән идарә итүләре. Агымдагы елда без шундый 6 очрак теркәдек. Анда төрле дәрәҗәдәге тән-җәрәхәтләре алучылар, зыян күрүчеләр булды. Бу алты очрак – әлеге вакытка теркәлгәннәре генә. Ә бит мотоциклда йөреп, зыян күрүчеләрнең юл-транспорт һәлакәтен теркәүдән баш тарту фактлары турында да онытмаска кирәк. Алар табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр, ләкин яраларның авария вакытында алганнарын яшерәләр. «Без мотоциклда йөрмибез, болай гына егылдык», – диләр. Ләкин, чынлыкта нәрсә булганын без бик яхшы беләбез. Аннары, инспекторларыбызның патруль машинасы белән авылга кергәннәрен күргәч, мотоцикллардагы яшьләр тизлекне арттырып, бездән кача башлый. Бу вакытта алар куркудан берни турында да уйламыйлар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, аларны үтәү турында башларына да китереп карамыйлар. Шул рәвешле, алар ирексездән үз гомерләрен куркыныч астына куялар. Без хәтта тавыш көчәйткече аркылы аларга тизлекне киметергә кушабыз, сезнең арттан бармыйбыз, дип әйтеп, тынычландырырга тырышабыз, ләкин, кызганычка каршы, алар без әйткәнне колакларына да элмиләр. Бүгенге көндә безнең район өчен әлеге хәл четерекле мәсьәләләрнең берсе булып тора.
– Икенче баш авыртуы ул исерек килеш руль артына утыручылардыр...
– Әйе, дөрес әйтәсез. Быел исерек килеш машина йөртүчеләр катнашындагы аварийларның саны артты. Үткән елда исерекләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре юк иде, ә менә быел, шушы ярты ел эчендә алар катнашында 5 авария булды. Моның сәбәбе кеше факторына барып тоташа. Хәмер эчкән кеше ничек уйлый? «Әй, менә монда кадәр генә барам бит, ерак түгел, берни булмас», – дип машинага утыра да, аннары авариягә эләгә. Исерек килеш машина йөртүчеләрне бик еш тотабыз. Әлеге мәсьәләгә игътибарны киметмәскә тырышабыз, ләкин экипаж еш кына башка эш белән дә шөгыльләнә. Әйтик, җәй айларында шәһәрдән авылга кайтучылар, бакчага баручылар күп. Алар вак юл-транспорт һәлакәтенә очраганда, без шунда чыгабыз.
– Балаларны махсус утыргычка утыртмыйча, аларның гомерләрен куркыныч астына куючы машина йөртүчеләрне еш туктатасызмы?
– Әйе, монысы да безнең район өчен сирәк күренеш түгел. Районда яшәүчеләр арасында күпме генә агарту эшләре алып барсак та, балаларны махсус автомобиль кәнәфиенә утыртып йөртергә кирәк, дип һәрдаим кабатлап торганнан соң да, бу сорауга җиңел караучылар шактый. Машина барган чакта баланы теге яки бу сәбәп белән креслодан күчереп утыртулар, каешын ычкындырулар, яки алдыңа алып, бастырып куюлар... Бер елны кечкенә бала белән бәйле гыйбрәтле хәл булган иде. Яшь гаилә Чаллы – Сарман юлыннан Башкортостанга барган чакта, ана кеше күкрәк баласын ашатырга уйлый. Алар машинаны туктатып тормыйлар. Ана баласын автомобиль люлькасыннан алгач та, аларның алларына каршы яктан машина чыгып, бу гаиләнең машинасын бәрә. Нәтиҗәдә, алты айлык сабый һәлак була. Менә шундый хәлләрне мисал итеп китергәч тә, безнең халык янә акланырга: «Ә без монда гына барабыз бит», – дип бер үк әйберне кабатларга тотына. Алар юлда чакта бер кечкенә генә хата да кеше гомерен секунд эчендә кичектергесез үзгәртергә мөмкин икәне турында уйламыйлар, фаҗигале мисаллардан, башка кешеләрнең ялгышларыннан сабак алмыйлар.
– Ләкин сез барыбер профилактик эшчәнлекне йомшартмыйсыз, рейдларга чыгасыз, халык белән аралашуны дәвам итәсез.
– Шунсыз булмый ул. Аннары, без участок полициясе белән дә тыгыз эшлибез, алар ярдәме белән аварияләр, исерек килеш машинада йөрүчеләр күп булган урыннарны билгелибез. Анализ ясыйбыз. Соңыннан, шул участокларга рейдларга чыгабыз. Көз, яз, җәй айларында мәктәпләрдә ата-аналар, балалар өчен дә махсус әңгәмәләр оештырабыз. Сүз уңаеннан, мәктәптә укучы балалар катнашындагы күңелсезлекләр күзгә күренеп кимеде. Һәм бу әлбәттә, без башкарган эшнең нәтиҗәсе.
– Роберт Ренатович, кадрлар мәсьәләсе турында да сөйләшеп алыйк әле. Әлеге вакытта хезмәткәрләр белән тәэмин ителеш ничек? Эшче кадрларга кытлык кичермисезме? Хезмәтегездә нинди авырлыклар бар?
– Безнең б ер урынга хезмәткәр җитми иде. Күптән түгел генә ул урынга кеше таптык. Яшь кенә егетне эшкә алып, хәзерге вакытта ул бездә сынау үтеп һөнәрнең нечкәлекләренә төшенә. Аңа бар өметләребезне баглап торабыз инде. Киләчәк яшьләр кулында диләр бит. Кыенлыкларга килгәндә, бер генә эш тә җиңел түгел. Безнең хезмәт тә түземлекне, кеше белән аралаша белүне таләп итә. Мәсәлән, шул ук исерек машина йөртүченең барысы да туктарга кушканны тыңламый бит. Аны артыннан барып, куып тотарга, хезмәттәшлек итәргә күндерергә кирәк. Исерек килеш куркыныч тудыручы бу кешене башка машина йөртүчеләрдән һәм җәяүлеләрдән читтә тоту – фаҗига булдырмауның бик яхшы ысулы.
– Телевидениядән һәм социаль челтәрләрдән ЮХИДИ хезмәткәрләренең юлда булган һәм көтелмәгән хәлләргә тарыган водительләргә яки машинада булган пассажирларга булышлык иткәннәрен еш күргән бар. Сезнең тәҗрибәгездә мондый хәлләрнең булганы бармы?
– Үземнең эшләү дәверендә еш булмаса да, андый хәлләргә очраган булды. Мәсәлән, салкын кышларда машинасы ватылган, инде туңарга өлгергән автомобиль йортүчене җылы чәйләр эчереп, ярдәм чакыртканыбыз бар иде. Аллага шөкер, медицина ярдәме кирәк булган очракларга юлыкмадык анысы. Моның өчен бик сөенәм.
– Әңгәмәбез ахырында юлтранспорт хәрәкәтендә катнашучыларга ниләр әйтеп, нәрсәләр теләр идегез?
– Иң беренче чиратта машина йөртүчеләргә тизлек режимын бозмауларын сорар идем. Бу безнең иң авырткан урыныбыз. Юл йөрү кагыйдәләрен бозмыйча, исән-имин йөрсеннәр, башка водительләрнең, җәяүлеләрнең дә гомерен куркыныч астына куймасыннар иде. Бу яктан безнең халыкта машина йөртү культурасы юк, кызганычка каршы. Алар берсе алдына-берсе чыгалар, «бөке» вакытында юл кырыеннан башка машиналарны узып, тәртипсезләнәләр. Шул исәптән җәяүлеләргә дә юлда игътибарлы булырга кирәк. Елның караңгы тиз төшә торган вакытларында һәм гомумән караңгы вакытта юлда сак булсыннар. Юлга чыкмаксыннар иде. Аннары яктылыкны кайтартучы элементлар булган кием кию, юл йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтәү дә аларны күңелсез хәлләрдән саклап калачак. Иң мөһиме барыбыз да исән-сау булып, бер-беребезгә хөрмәт белән карыйк, гомеребезгә сакчыл мөнәсәбәттә булыйк. Бар т еләгем шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев