Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Районыбыз – хәйрия марафонында 

Тукай районында инвалидлар декадасы зур акция белән тәмамлана. «Энергетик» мәдәният йортында инвалидларга ярдәм фондына акча җыю буенча «Изгелек кыл» хәйрия марафоны уза.

Быел инвалидлар декадасы физик мөмкинлекләре чикле кешеләр белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр, мәдәни һәм спорт чаралары белән зур масштабта узды. Шулай итеп, Тукай районында бер генә инвалид да игътибардан читтә калмады. Әйе, алар дәүләттән гарантияле ярдәм алалар, шулай да җәмгыятьнең аларга йөз белән борылуы, кабул итүе мөһим. Декада барышында районда тагын бер башлангыч барлыкка килде. Район, хуҗалык, һәм оешма җитәкчеләре бүләкләр әзерләп инвалид балалар янына килделәр. Бу бер тапкыр гына ясала торган акция булмаячак. Күп җитәкчеләр инвалид балаларны шефлыкка алырга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәргә әзер. 
Иске Ерыклы авылында яшәүче 16 яшьлек Полина Протасова Мәләкәс авыл мәктәбе директоры Сәрия Шагалиеваны кочаклап алды. 
– Кызыбыз тумыштан аутизм авыруы белән чирли. Быел 9 сыйныфны тәмамлады, бүгенге көндә өйдә генә, – дип таныштырды Полинаның әнисе.
Кунак Полина белән уртак тел тиз тапты. Аңа спорт җиhазлары hәм күчтәнәчләр тапшырды. Кыз шундый җылы мөнәсәбәтне күреп ихлас cөенде, бу көнне аның йөзеннән рәхмәтле елмаю китмәде.
Шушы ук авылга тормыш иптәше Эльмира ханым һәм кече улы Камил белән район башлыгы Фаил Камаев та килде. Алар ике яшьлек Ясминә белән таныштылар. Олы кунакларның бүләк-күчтәнәчләренә кызчык шатланды. 
– Ясминәбез Даун синдромы белән туды. Шуның өстенә йөрәк авыруы да бар, операция кичерде. Күптән түгел генә йөри башлады. Сөйләшә, бик аралашучан кыз ул безнең, биергә ярата. Безнең белән намаз укый, «Аллаhы әкбәр» әйтә, – дип, сабыеның уңышлары белән уртаклашты Эльвира ханым. 
Күптән түгел Ясминәгә балалар бакчасына юллама да тәкъдим иткәннәр. Ләкин әти-әнисе бакчага йөрүне җәйгә калдырган. Хәзерге көндә Ясминә «Чудо-дети» реабилитация үзәгенә йөри. 
– Анда ул логопед, дефектолог, нейропсихолог белән шөгыльләнә. Ясминәгә кинетик ком ярдәмендә төрле фигуралар ясау ошый. Барысын да тиз үзләштерә, өйрәнә , хәтере яхшы, – диләр кызчык турында.
Камаевлар гаиләсе Ясминәгә кул моторикасын ныгыту җыентыгы, уенчыклар бүләк иттеләр. Бала бу бүләкләрне ошатты, кызыксынып карады hәм шунда ук уйный да башлады. 
– Җитәкчеләрнең мондый изге эш башкаруы – күркәм күренеш. Балаларны хөрмәт итеп, олылап килүләренә без рәхмәтлебез, – диделәр ата-аналар беравыздан. Шунысы да куанычлы, мондый элемтәләр алга таба да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев