Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Район суды яңа бинага күчте

Моңа кадәр Тукай районы суды коллегиясе шәһәрнең ГЭС бистәсендә урнашкан биш катлы йортның икенче катында кысан гына урында эшләп килде. Ниһаять, хөкемдарлар яңа бинага күчте. «Гадел хөкем йорты» 26 февраль көнне тантаналы рәвештә ачылды. 

Матур вакыйгада район башлыгы Фаил Камаев катнашты. Тукайлыларны котларга башкаладан ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев һәм ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов килгән иде. 
Ике катлы мәһабәт бина Тукай Яр буе урамында, «Энергетик» мәдәният йорты янәшәсендә урнашкан. Ак төстәге колонналар белән, пилястралар һәм кәрнизләр кебек декоратив элементлар кушып эшләнгән аксыл-көрән төстәге бина әйләнә-тирәдәге төзелеш фонында аерылып тора. 
Ачылу тантанасы тыйнак кына, артык бәйрәмнән башка, киңәшмә формасында узды. 
– Әлеге бина эчке яктан да, тышкы күренеше белән дә таң калдырды. Бу – республикада иң матур корылмаларның берсе, – дип, тәэсирләре белән уртаклашты ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев.
Югары суд рәисе Тукай районы хөкемдарларының эшчәнлеген югары бәяләде. «Гражданлык һәм жинаять эшләре буенча эш сыйфаты республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Биредә талантлы җитәкче һәм бердәм коллектив эшли», – диде ул.
Район башлыгы Фаил Камаев та бинаның искиткеч матур һәм уңайлы килеп чыкканын билгеләп үтте. «Архитектура элементлары кергән гүзәл йорт», – диде ул. Киләчәктә район прокуратурасы бинасын да шундый типта һәм район суды янәшәсендә төзү планнары белән уртаклашты.
Котлау сүзләреннән соң эшләрендә югары уңышларга ирешкән хөкем органы хезмәткәрләре бүләкләнде. Район суды рәисе Радик Зиннәтовка РФ Югары Суды каршындагы Суд департаментының II дәрәҗә күкрәк билгесе бирелде. Судья Ралиф Гайфуллин ТР Президентының Рәхмәт хатына, судья ярдәмчесе Альбина Файзуллина ТР Суд департаменты идарәсенең Мактау грамотасына, судья ярдәмчеләре Айгөл Дильмиева һәм суд администраторы Виталий Семенов Рәхмәт хатларына лаек булды. 
Бина эчендәге уңайлыкларга килгәндә, суд утырышлары өчен җиде зал җиһазландырылган. Конвой блогында ир-атлар, хатын-кызлар, балигъ булмаганнар өчен аерым камералар куелган. Бинада шулай ук присяжныйлар кабинеты, җинаять эшләрен, гражданлык эшләрен карау өчен махсус заллар бар. Шулай ук җәмәгать судьялары өчен ике зал җиһазландырылган. Болардан кала, балигъ булмаганнар, шаһитлар бүлмәләре бар. Матди дәлилләр, суд эшләре белән танышу һәм килештерү бүлмәләре каралган. Стеналар тавыш үткәрми. Суд бинасы сәламәтлеге чикле гражданнар өчен дә җиһазландырылган. 
Бина суд эше таләп итә торган тагын бер үзенчәлекне искә алып төзелгән. Монда ике якка ике ишек куелган. Нәтиҗәдә, суд утырышлары залына килүчеләр, дәгъвачылар һәм җавап бирүчеләр бер ишек аша, судьялар капма-каршы яктан керә. Бу төрле як вәкилләре кисешмәсен өчен шулай эшләнгән.
Бүгенге көндә район суды штаты 5 судьядан тора, барлыгы 21 хезмәткәр эшли. Узган ел биредә 150 җинаять эше каралган, шуларның 107се буенча хөкем карары чыгарылган, 122 зат хөкем ителгән. Шул ук чорда 1452 административ һәм гражданлык эше каралган.
Тукай районы судыннан тыш, бу бинага 1нче һәм 2нче санлы җәмәгать суды участоклары да күченде. Анда барлыгы 8 кеше эшли, шуларның икесе – судья. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев