«Район башлыгының яхшы эшләгәнен беләбез, шулай да үзен күрәсе килде»
Районда ел саен үтә торган авыл җыеннары старт алды. Беренче очрашулар Борды, Теләнче Тамак, Яңа Бүләк, Иске Дөреш, Күзкәй, Калмиядә узды. Җыеннарга халык күп йөри. Чөнки монда үзләрен борчыган барлык мәсьәләләрне күтәрү мөмкинлеге бар. Очрашулар 23 гыйнварга кадәр районның барлык авыл җирлекләрендә узачак. Кабул ителгән сораулар бергә туплана, аның берсе дә игътибарсыз калмый.
Халыктан да зур байлык юк бездә
Борды мәдәният йортында төрле хезмәтләр белгечләре халыкны алдан ук тыңлап, сорауларына җавап бирә башлады. Күренеп тора, бордылылар бу җыеннарның әһәмиятен аңлый, район җитәкчеләренең киләсен дә белә. «Район башлыгының яхшы эшләгәнен беләбез, шулай да үзен күрәсе килде», – диючеләр дә булды.
Авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделмәнова җирлекнең социаль-икътисадый үсешенә тукталды. Узган ел республика программасы буенча Бордының Үзәк урамында 6 млн сумга 650 метр асфальт юл салынган. Авылның мәдәният йорты ишегалдына асфальт түшәгәннәр. Бордыбаш авылында күптәннән көтелгән яна су башнясы урнаштырылган. Урам утларына да игътибар бар – 54 урында сакчыл лампа куелган. Үзара салым җыю программасында җирлекнең 100 процент халкы катнашкан. Жыелган акчага юллар ремонтланган, зират, чишмәләрне караганнар.
Әмма җирлектә хәл итәсе мәсьәләләр дә бар. Шуларның берсе – Бордыбаш һәм Җәйләү авылларында Интернет булмау. Тукай районының дистәдән артык авылында бу проблема бар. «Инде өч елга якын Интернет көтәбез. Без ай саен түләп торырга әзер, мәгез, кулланыгыз диюче генә һаман юк», – диделәр җыенда. Бу мәсьәлә быел – аналог телевидениесеннән цифрлыга күчкән елны аеруча актуаль. Бу сорауга «Таттелеком» вәкилләре колак салды. Район башлыгы Фаил Камаев әлеге ситуациядән чыгу юллары барлыгын әйтте. Эш «Таттелеком», «Электр челтәрләре» компанияләре һәм хакимият белән берлектә алып барыла.
Җирлекнең инвалидлар оешмасы рәисе Наҗия Хәлиуллова өлкән кешеләргә район үзәк дәваханәсенә бару кыенлыкларын күтәрде. Элегрәк Ит комбинаты тукталышыннан больницага кадәр 2нче санлы маршрут автобусы йөреп торган. Хәзер ул юк. Шуңа күрә урап йөрергә туры килә. Фаил Камаев әлеге мәсьәләне Чаллы җитәкчелегенә җиткерергә вәгъдә бирде, бу хәл итмәслек мәсьәлә түгел, диде.
Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлек башлыгы урынбасары Асия Вәлиуллина пенсия түләүдәге яңалыклар белән таныштырды. Шулай ук авыл ветераннар советы рәисе Вера Рамазанова үзләренең эшчәнлеге турында сөйләде.
Фаил Камаев авыл җирлеге башлыгының эшенә югары бәя бирде. Киләчәктә дә эшне болай оештырганда Борды җирлегенең социаль йөзе фәкать уңай якка үзгәрәчәк. Юллар тагы да яхшырачак, ял паркы төзеләчәк, эшче кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге дә монда барлыкка киләчәк. Район башлыгы шәхси һәм ярдәмче крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлегенә аерым тукталды. Залда утырган эшмәкәрләрнең һәркайсын танып, ул исеме белән эндәшә. Бу юлы да аларга хөкүмәт ярдәме турында искәртте. «Бу кешеләр безнең байлыгыбыз», – диде ул.
Футболны ике капкага уйныйлар
Интернет булмау мәсьәләсе Теләнче Тамак җирлегендә дә яңгырады. Монда «Таттелеком»ның база станциясе булуга карамастан, кесә телефоннары тотмый, дип зарландылар. «Таттелеком» вәкилләре бу мәсьәләгә ачыклык кертергә һәм чишү юлын табарга вәгъдә бирде.
Хәл итүне таләп иткән тагын бер сорау – тау ягы урамын су баса. Яз көне эрегән кар сулары шушы урамда яшәүчеләрнең базларына керә, юлдан үтеп булмый.
Кайберләүләр суның бәясеннән канәгать түгел. «Бездә ул Чаллыдан да күбрәк – 46,5 сум. Ни өчен шулай?». Мәгълүм булганча, авылларны су белән тәэмин итүче – «Татарстан коммуналь челтәрләрләре» предприятисе. Аның җитәкчесе Риф Миңнекәевнең әйтүенә караганда, суның бәясе быел ике сумга кимрәк. Әйтергә кирәк, бу саннар тарифлар буенча ТР Дәүләт комитетында кабул ителә. Аның күләменә предприятиенең чыгымнары, әйтик, хезмәт хакы фонды, транспорт һәм чистарту җайланмаларын карау чыгымнары йогынты ясый. Тукай районын Чаллы белән чагыштыру дөрес түгел, чөнки авыллар арасы ерак. Йортларда яшәүчеләр саны азрак.
Фаил Камаев кайчандыр район үзәге булган Теләнче Тамак җирлеге даими игътибар үзәгендә дип саный. Быел район ярдәме белән мәктәпнең актлар залы, авылның спорт залы ремонтланды. Казаклар авылына баручы юлны төзәтә башладылар, су челтәрләре алышынды. Гомумән, җирлекне төзекләндерү өчен узган ел 45 млн сумнан артык акча тотылды.
Фаил Камаев үзенең мәктәп бакчасы урынында Сабантуй мәйданы проектын тормышка ашыру планы белән уртаклашты. Ул авылга статус бирәчәк. Хакимиятнең планында клуб бинасына газ кертү, икенче елга капиталь төзекләндерү планлаштырыла.
Район башлыгы авыл халкына үзенең шелтәсен дә белдерде. «Юл кырыйларын чүп баскан, тукталыш павильонының чүптән арынганы юк. Авыл халкы санитар торышка игътибар бирми. Юкса, жыештыру эшләрен халык бергәләп тә башкара ала. Җирлекнең салым түләү буенча да күрсәткечләре мактанырлык түгел. Юкса, җир һәм мөлкәт салымы авыл җирлеге бюджетында кала һәм авылның ихтыяҗларына тотыла. Гел хакимияттән генә таләп итү дөрес түгел. Футболны ике капкага уйныйлар. Инициативаны үз кулыгызга алыгыз, активрак булыгыз», – диде ул.
Мәктәп төзеклеге – авылга икенче сулыш
Яңа Бүләк авыл җирлегенә 4 авыл hәм Ворошилов урманчылыгы керә. Бүгенге көндә биредә 282 хуҗалык, барлыгы 555 кеше яши.
Әлеге авыл җирлегенең җыенына район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров килде. Җитәкче халык белән ачыктан-ачык сөйләште. Узган ел авыл җирлегендә коммуналь чыгымнарны экономияләү хисабына мәдәният йорты hәм балалар бакчасы биналарын газга тоташтырдылар. Күктәк-Мирсәет авылында Бөек Ватан сугышында катнашучы авылдашлар истәлегенә һәйкәл төзелде. Иң сөенечлесе, быел Яңа Бүләк авылы мәктәбе капиталь ремонт программасына керде. Биредә 33 бала укый. Бу татарның мәшhүр җырчысы Илhам Шакировның туган авылын саклап калу өчен бер этәргеч булачак.
Җыенга килүчеләр үзләре дә динебезне hәм туган телебезне саклау турында, балаларыбызны уңай тәрбияләү турында сөйләштеләр. Авылның традициясе – халык арасында дуслык булырга тиеш. Су буйларына чүп-чар ташламаска, табигатьне сакларга кирәклеге турында теләкләр житкерелде. Залда яңгыраган мөрәҗатьләрнең берсе – авыл территориясендәге җир участокларының буш торуы. Район башлыгы урынбасары әйтүенчә, ул жирләр киләчәктә күп балалы гаиләләргә бирелергә мөмкин. Ул чагында авыл тагын да үсәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев